16+

“Апа, Алик үлде бит инде ул”, диде. Шул вакытта барысын да аңладым»

«Язга җиңү белән кайтабыз!» – Чаллы шәһәренең курку белмәс егете Алик Петров махсус хәрби операциягә шундый сүзләр белән китә.

“Апа, Алик үлде бит инде ул”, диде. Шул вакытта барысын да аңладым»

«Язга җиңү белән кайтабыз!» – Чаллы шәһәренең курку белмәс егете Алик Петров махсус хәрби операциягә шундый сүзләр белән китә.

Тик хыяллары өзелә. Җиде ай хәбәре булмый аның.

 

“Калып булмыймы соң?”

Улының гәүдәсе булса да кайтуына әнисе Фәнзилә апа мең шөкер кыла. 13 август көнне 34 яшьлек Аликны чаллылар, актанышлылар зурлап соңгы юлга озаткан.

 

Алик Петров 1990 елның 13 маенда Чаллыда туган. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәри лицейда электрик белгечлеген алып чыга. 18 яшь тулуын да түземсезлек белән көтә егет. Чөнки күңелендә күптән көткән хыялы бимазалый, бик тә десантчы булырга тели ул. Гәрчә, сәламәтлеге белән бәйле кайбер проблемалар булса да, үзен десант гаскәрләренә билгеләнүенә ирешә. 13 майда армия сафларында хезмәт итәргә китә.

 

– Мин үзем Актаныш районы Югары Яхшый авылыннан, – дип сүзен башлады хәрбинең әнисе Фәнзилә апа. – Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшим. 10 классны тәмамлагач, бер туганым бел­ән Чаллыга килеп төштек. 18 тулмаган кызлар, беркем эшкә алмый. Әни ягыннан киленебез Мария апа комсомол аша путевка алып бирде. Курслар бетердек. Шул рәвешле, 1976 елда КамАЗ заводына эшкә алдылар. Автопогрузчик–машина йөртүче булып урнаштым. Тулай торак бирделәр. Янә Мария апа ярдәм итте. Тулай торактагы бүлмәбез гөлләр белән тулды, авыл кызлары бит – бөтен дөньяны матурлык белән тутырасым килде. Безнең бүлмәне һәрчак үрнәк итеп күрсәтәләр иде.

 

Булачак тормыш иптәше Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Иван Петров белән очраклы танышулары ныклы гаилә коруга китерә. Парның бер-бер артлы уллары туа.

 

Фәнзилә апаның кече улы Алик махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башлангач, 2022 елның октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 2 тапкыр ялга өенә кайтып килә, тик быел 5 февраль көнне алгы сызыкка махсус бирем үтәгәндә, артиллерия утына тотылып, һәлак була. Август башында аны яу кырыннан алып чыгарга ирешәләр, 13 август көнне Аликның җәсәде туган ягына кайтып җитә.

 

– Мобилизациягә кадәр ул дусты белән транспорт өлкәсендә үз эшен ачкан иде. Октябрьдә повестка тапшырганнар да, миңа бу хакта хәбәр итте. Әниләргә хас булганча, күз яшем аша: “Калып булмыймы соң?” дип тә сорадым. Ә ул куркуны белми торган. «Әни, күпме егет шунда, читтә кала алмыйм, барам, борчылма. Язын җиңү белән кайтам мин», – диде. Кайтты ул, әмма яраланган иде... – дип сөйли күз яшьләре аша Фәнзилә апа.

 

“Әни, ул аңында, борчылма”

Алик бервакытта да зарланмый, хәтта якыннары посылка салырга кирәк дип талпынса да, туктата. “Бөтен әйберебез бар, берни кирәкми”, дип кырт кисә. Ә Фәнзилә апа төрле волонтер төркемнәргә кушыла, егетләргә аз гына ярдәмем тимәсме дип акчалар сала, әйберләр җыюда актив катнаша. "Авыр чакта бердәм булырга кирәк. Һәркемнең газизе шунда бит. Әлеге уртак кайгы һәркемне берләштерде", ди сабыр гына Фәнзилә апа.

 

Узган ел март аенда йөрәк авыруыннан тормыш иптәше Иван дәдәй кинәттән үлеп китә, шул вакытта Алик беренче тапкыр отпускка кайта.

– 10 майда улым яралана, – сөйләвен дәвам итә улын югалткан ана. – Уң аягының ике бармагы өзелгән, күзе яраланган була. Мин бу хакта белмәдем. Күзенең хрусталикларын алыштырдылар соңрак. Снаряд өстенә килеп баскан, аягында кышкы ботинка булганга, исән калган. Төгәлрәге, әтисе саклап калган аны. Килендәшем мәрхүм иремне төшендә күргән. Төше турында миң сөйләде: “Бөтен туганнар сезгә җыелганбыз. Иван да шунда, “кайткан” икән. Кочаклады, үпте дә: "Ашыгам, махсус хәрби операция зонасына киттем”, дигән мәрхүмкәем. Иван чыгып киткән, ә калганнар аның артыннан җыйнаулашып балконнан карап калган. Менә шул төштән соң, киленем Аликны сак булырга чакырды. Улым хезмәт иткән ротасындагы иптәшләре арасында өлкәне иде. Аларны кайгыртты. Якындагы шәһәргә барып азык-төлек алып кайткан. Ашарга әзерләргә дип йөргәндә, учак ягар өчен агач хәстәрләргә окоптан якындагы урманлыкка чыккан. Әмма чыгар алдыннан сизенепме, никтер, кышкы ботинкасын, обмундированиесен кигән, аптечкасын алган. Бер агач төбендә яшерелгән минага китереп баскан. Җәйге ботинка кигән булса, аягы өзелгән булыр иде. Ә улым яраланган көнне, нәкъ 10 май көнне көндезен мин сугыш тематикасына багышланган музыка тыңлап илереп еладым. Күңелем белән сизенгәнмендер. Соңрак олы улым килеп әйтте Аликның яралануы турында. “Әни, ул аңында, борчылма”, диде. Шунда ук Алик белән элемтәгә кереп телефон аша сөйләшеп алдык. Анда да тынычландырырга тырышты ул. Аннан соң Бурденко госпиталенә күчерделәр. Ничә операция кичергән ул.

 

Алик белән җай чыккан саен сөйләшеп тора Фәнзилә апа. Соңгы тапкыр 5 февральгә чаклы сөйләшкән булалар. «Әни, хәрби заданиегә керәбез, дип тә әйткән ул, «чыккач, хәбәр бирермен, бар да әйбәт булыр, борчылма, әни» дип кереп китә ул.

 

– «Улым, үзеңне сакла», – дидем. Аликны БМП машинасын йөртергә утыртканнар иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, аларның колоннасын артиллерия утка тоткан. Алик машинасыннан чыгып, яраланган килеш тә урманга таба шуышып барган. Күрәсең, күп кан югалтудан һәлак булгандыр, диделәр. Нәкъ 7 ай дигәндә табылды, шул вакыт хәбәрсез тордык. Мин инде елап, бөтен яшьләремне бетергән идем. Бу кайгыда бердәнбер шатлык кыйпылчыгы бар, ул да булса, аның туган җиребезгә иңдерелүе, – ди Фәнзилә апа.

 

Шул вакытта барысын да аңладым

Күңел белән улының үлеменә ышанмаса да, авыр кайгы белән килешергә туры килә Фәнзилә апага. Ә моңарчы улының җәсәде, аның әйберләре табылуы турында хәбәр итеп мәрхүм ире төшенә керә.

– Авылдагы өйнең бусагасын атлап ирем керде дә, тутырып күземә карап куйды. “Бәй, Иван, кайттыңмыни син”, дип аңа таба килә башлаган идем. Уянып киттем. Бераздан янәдән йокыга талдым. Бу вакытта икенче бер төшемдә ап-ак киемнән киенгән бер егет килде, йөзен танымадым. Ә ул исә: “Апа, Алик үлде бит инде ул”, диде. Шул вакытта барысын да аңладым. Әмма күңел көтә, чынбарлык белән килешәсем килми. Аликның зиратка кайтуына, кабере булганга Аллаһыга мең рәхмәтле мин, гәүдәсе булса да кайтуына сөенәм.

Алик әнисенең туган авылы Актаныш районы Югары Якшый авылында җирләнгән. Петровларның тирән кайгыларын уртаклашабыз. Батыр егетнең урыны оҗмахта булсын! Бу язма аның якты рухына дога булып барып ирешсен!

 

Фирая Моратова Фәнзилә апага багышлап шигырь язган.

Аны сезнең игьтибарыгызаг тәкъдим итәбез.

Күкләргә бәрелә киектәй

Яралы ананың җаннары.

Биектән атылып, сыена

Җирләргә - улкаен салган

Караңгы салкын гүрләргә.

 

Күкләргә сыенып, чарасыз,

Болытлар яшь коя, елыйлар.

Яңгырга чыланган җәйләрнең,

Җилләре орынып, йөрәкне

Әрнүле сагышка урыйлар.

 

Адашкан ук, саташкан күк, ник

Очасың туктаусыз ут коеп?

Бәһасез яшь гомерләрне

Һия аямый, мәңгегә кыеп,

Җаннарга яралар уеп…

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

8

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading