16+

"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..."

Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим.  Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар. 

"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..."

Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим.  Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар. 

– Мин лаеклы ялга чыккан елны мәрхүм әниемә 84 яшь тулган иде. Ныгытып авырый башлады, зиһене дә чуалды. Җыендым да авылга кайтып киттем. Алты бала үстек, берсен дә борчымадым. Әни бит безне үстергән, билгеле, аны кызлары карарга тиеш. Ә киленнәрнең үз әнисе бар. Шулай түгелмени? Кайсыбызга гына сыйса да борчылыр идем – кыен түгелме, иркен яшиме, кыскасы, ниләр генә уйламый бит күңел. Әле бит төпчек сеңлебез дә авыру җитмәсә, гомере буе әни тәрбиясендә яшәде. Радикка: “Әнинең озак яшәрлек рәте юк... Озак тормам, сеңлемне җитәкләп әйләнеп килермен”, – дигәнем хәтеремдә. Әни белән авыру сеңлем – Махрузаны үзебезгә дә алып килгән идек, сүз саен: “Үз өебезгә кайтарыгыз”, – дип теңкәгә тиделәр. Сабырлыклары төкәнгәч, авылга бергәләп кузгалдык, – ди Гөлнур ханым.

Шул кайтудан әнисе Фәүзия карчык гомернең бәрәкәтенә тиенеп, җиде еллап яши әле. Үзе исән чагында кызына соңгы васыятен дә ирештерә. 
– Хәйдәр исемле тәүфыйксыз энем бар иде, ул да, иң олы абыебыз да мәрхүм инде. “Махруза белән Хәйдәрне ташлама, авыр булса да, арысаң да авыр сүз әйтмә, какма! Мин аларны сиңа караганда да ныграк яратам”, – диде. Атна саен кайтып әнинең бөтен эшен без эшләдек югыйсә. Әни йөрәгенә бөтен бала да бертигез шул... – ди әңгәмәдәшем. 
...Тормыш кануннары еш кына күңел теләгенә каршы килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә ашкынса да, мәҗбүриләп авылда калдыралар. Кызык килеп чыга: иптәш кызы Рәсимә русча белми, тик Казанда туганнары бар, ә Гөлнур апаның русчасы ипле генә, мәгәр туганнары юк – берләшергә уйлыйлар. Күмәк хуҗалык кырларында имтиханнар арасында люцерна печәнен төяп йөргәндә рәис чакыртып ала. Эш әзерләгән! Ашханәгә пешекчеләр кирәк! Кызларның: “Без бит бәрәңге дә кыздыра белмибез”, – дигән сүзләрен колак очына да элми. Өйрәтерләр! Уку теләгенең дә сырты кабара. Җайлыйлар – шобага тотарга куша. Кемгә чыга шул кышын укырга китә. Аннан чиратлашалар. 

– Элек урак чорында 100әр студент, завод эшчеләрен эшкә кайтаралар иде. Кырга барып та ашатабыз, ашханәдә дә, көненә әллә ничә мәртәбә казан аса идек. Бәхетемә Радик хәрби хезмәттән кайтып төште. Техникум бетергән егет, төзүче. Озак йөрми генә өйләнештек. Радикның институтка керәсе иде дигән сүзе белән Казанга чыгып киттек. Мине пешекчелеккә укырга кертте, үзе РТИ заводына эшкә урнашты да институтта читтән торып укыды. Инженер, цех мөдире булып эшләде. Ике бала үстердек. Фатирны заманча төзекләндереп, йорт җиһазларын яңарткач кына, тапкан малларыбызның рәхәтен күреп яшәр чакта, ирексездән авыл ягына каерылдым. Радик атна саен кайтып йөрде. Ул бит күрше авыл егете генә, икебезнең дә тамырларыбыз бер туфрактан, – ди Гөлнур ханым. – Мин инде дингә басып килә идем. Улым тугызынчы сыйныфта укыганда мәчеткә йөри башлады. Соңрак ул ташлады, ә мин менә берегеп киттем. 
Иске йортта кабат тормыш тернәкләнә. Нигезләрне ныгыталар, йорт диварларын тышлыйлар, су кертәләр, хәтта бәдрәфне дә өйгә үк көйлиләр. Кабаттан авыл кызына әйләнүенең дүртенче кышына кергәндә өйләре янып китә.

– Гыйнварның 11е иде – иремнең туган көне. Ялга туры килде. Арылгандырмы, ястү намазын укыгач, ятуга йоклап киткәнмен. Башка көннәрне әни төне буе йоклый алмыйча борчыла иде, Аллаһының әмере белән ул да ястыгына баш төртүгә сүнгән... Төн үзәгендә телефон шалтырый. Күрше егете! “Гөлнур апа, янасыз бит, чыгыгыз инде”, – ди. Утны кабызырга үрелдем – ут юк. Ышанмыйм әле. Алай да әни белән Махрузага яңарак киемнәр киерткәнмен, кыш бит – яңа мамык шәлләренә кадәр бәйләткәнмен, өй документларын җыеп сумкама салганмын. Күршеләрнең сабырлыгы бетеп ишек каккач кына, ашыкмыйча атлап чыктык – үзем берсен дә хәтерләмим. Янган өйгә шаккатып карап торгач, бертуган сеңлем Фәйрүзәгә шалтыратканмын. “Кайгырма. Янабыз... Әле янып бетмәдек”, – дим икән. Шуннан карда тәгәри-тәгәри еларга керешкәнмен. Үзем ачыргаланам кычкырам, ди. Мине күршеләргә кертеп салганнар, фельдшер килеп укол ясаган. Туганнар кайтып җиткән. Минем кан басымым бик күтәрелгән. “Хастахәнәгә бармыйча булмый...” – дигәч, ризалаштым. Киенеп чыккач: “Бу йорт ник янды соң?” – дип кабат сораганмын әле... – дип үткәннәрне искә төшерә әңгәмәдәшем.

Ут күршеләрнең мунчасыннан үрли. Тик ул мунчаны алар, күршеләреннән үзләренә сатып алган була. 
– Илгиз күршебез шул мунчасын җиткергәч, өч тапкыр гына кереп калды, мунчасында үлгән иде. Өен дә, каралтыларын да сүтеп алып киттеләр, мунчасы калды. Өр-яңа дип, сатасыларын белгәч, үзебез алдык... Безнең каралтыларга терәп диярлек эшләнгән иде ул. Күршеләр күргәннәр – беренче булып шул мунча яна башлаган. Ут чыбыклары буйлап ялкын безнең каралтыларга күчкән. Анда шыплап печән тулган иде, бер дигәнче өйгә дә сикергән, – ди Гөлнур ханым.
Хастаханәдән чыккач, кайтыр нигез кирәк. Туфан ага Миңнуллинның бертуган энесе – Альберт әфәнде Курамьял кияве. Хатыны Зөлфиянең әнисенә дип җиткергән йортына, авылны яратканга, лаеклы ялга чыккач, күченеп кайтыр исәбе булса да, нияте тоткарланган, ә йорт инде еллар буш торган. Бәлага тарыган гаиләне шул коткара.

– Зөлфия шалтыратты. “Безнең өйне ачып керегез, бөтен нәрсә бар – киемме, савыт-сабамы, тотыгыз”, – диде. Рәхмәт аңа. Күрше-тирә авыллардан да, үзебезнекеләр дә күп ярдәм итте, бүгенгәчә минем кибеттән ярма да сатып алганым юк, изгелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди әңгәмәдәшем. – Авылдашларым шул өйне ачып кергәннәр, юганнар, утын, газын тоташтырганнар. Хастаханәдән мин шул өйгә кайтып кердем.
Вакытлыча торган өйне сатып алырга да җай чыга. Хуҗалары сатам дигәч, куаналар гына. 
– Әни авырайгач, Радик та авылга күченде. Шәһәрдән бик авырлык белән куптардым мин аны. Хәзер үзе дә сөенә. Бер генә үкенеч бар, йорт алырга кузгалгач, кибетле авылны сайлыйсы калган да... Курамьялны яраттык шул, табигате бик матур. Без дә ташлап китсәк, нигез рәнҗер иде. Янган йорт урынына җимеш агачлары утырттык. Язларын шау чәчәккә күмелә ул, – ди Гөлнур ханым.
Әле бит Махруза сеңлесе бар, чит авылны ул үз итәр идеме?! Соңгы елларда сеңлесенең саулыгы да ару гына.

– Тугач та еламаган ул. Кимчелекле булып үссә дә мәктәптә тырышып укыды. 8нче сыйныфны бетергәндә: “4 кенә сыйныф белеме бар”, — дигән белешмә язып бирделәр. Акча саный белә, эш рәтенә әни өйрәткән. Үзеннән калып та тормыш итәсе бар дигәндер инде мәрхүмә. Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала идек, аны төне буе эзләүләр... “Тагын ашамый башлады, ишегалдында җырлап утыра, елап та ала...” – дип хәбәр сала иде әни. Хастаханәгә илтергә кызганабыз. Бу халәте үтмәсме, ди идек. Ахыр чиктә барыбер алып барабыз да. Берсендә: “Ник вакытында алып килмисез? Әллә аның үзенә рәхәт, дип беләсезме? Монда килгәч, ике көннән күзләре ачыла, тынычланып китәләр бит”, – диде табиб. Ерак туганыбыз диндә иде. Бер чынаяк суга 100 “Йәсин” белән 70 “Табәрәк” сүрәсен укып, шуны Махруза сеңлемә эчергән. Менә шуннан соң ник бер мәртәбә пристубы кабатлансын, – ди Гөлнур ханым.
Эшкә дә иренми Махруза апа, чүп утарга дисәң кулларына күз иярми, әнисе өйрәткән догаларны да кычкырып укый! Радик абый белән дә бик дуслар, йортка кайткан бала-чагаларга да ягымлы. Кулына кергән бар сәдаканы балаларны куандырырга дип җыеп кую да зирәклек эше. Нишлисең инде, кемнеңдер бәхетенә кемдер сәбәпче. 

– Авылга сагынып кайтмыйбыз без, авылда яшибез! Шуңа сөенәм, – ди Гөлнур ханым. – Иртән кошлар тавышын тыңлап хозурланам, кичке һавалар да җанга рәхәт. Шәһәрдәге мөлкәтне балаларга бүлеп бирдек, шушыннан кузгалыр уебыз да юк. Инде тыныч күңел белән, авыл хозурында яшәп кинәнергә исәп!

Язмага реакция белдерегез

13

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading