16+

Бәреп үтерәселәрем килде

Ирем белән дүрт ел бергә яшибез. Күптән түгел аның сөяркәсе барлыгын һәм аларның бер ел очрашуларын белдем.

Бәреп үтерәселәрем килде

Ирем белән дүрт ел бергә яшибез. Күптән түгел аның сөяркәсе барлыгын һәм аларның бер ел очрашуларын белдем.

Башта сөйләмәгән булды да, аннары елый-елый сөйләп бирде. Дөресен генә әйткәндә, аның сөйләгәннәреннән шок хәлендә калдым. Сөйләмәгән булса, яхшырак булыр иде...

Янәсе, мин аның хыялындагы кеше түгел, миңа өйләнгәне өчен үкенеп туя алмый. Ә теге сөяркәсе дөньядагы иң яхшы кеше булып чыкты. Бәреп үтерәселәрем килде. Шул ук вакытта ул балабызны үлеп яратуын, аннан башка яши алмавын әйтте. Менә шул сүзләре гаиләне таркатмаска сәбәпче булды да инде.

Күңелдәге авыр хис белән яши алмагач, психологка бардым. Ул ял итеп кайтырга киңәш итте. Диңгезгә бардым, әмма ялның ярдәмен тоймадым. Йөрәгем тулы ачу, үпкә хисе...

Түшәктә үземне дәртле хатын дип уйлый идем. Ләкин иремә секс кына аз булган, аңа романтика кирәк икән. Хәзер ярты ел инде мәхәббәт белән шөгыльләнгән юк. Безнең арада салкынлык, ул да мине теләми, минем дә аның белән якынлык кыласым килми. Әмма бик авыр. Миңа, чынлап та, интим җитми. Кайвакыт беренче очраган кешегә биреләсем килә. Ләкин гомердә дә андый адымга бармаячакмын. Инде нишләргә?

Айсылу Солтанова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

4

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading