16+

"Без күргән җәфаны алар күрмәсен дибез"

Яшьлек – кеше гомеренең язы. Яшьлекнең иң гүзәл гамәле ул – туй. Ап-ак күлмәк кигән кәләш, гашыйк булудан һәм гаилә өчен җаваплылык тоюдан бераз башын югалткан кияү. Икесе дә бик матурлар. “Сөбханаллаһ, күз тимәсен!” – дип карарлык. 

"Без күргән җәфаны алар күрмәсен дибез"

Яшьлек – кеше гомеренең язы. Яшьлекнең иң гүзәл гамәле ул – туй. Ап-ак күлмәк кигән кәләш, гашыйк булудан һәм гаилә өчен җаваплылык тоюдан бераз башын югалткан кияү. Икесе дә бик матурлар. “Сөбханаллаһ, күз тимәсен!” – дип карарлык. 

Яшәүнең иң матур күренеше шул туйдыр һәм сабый авазыдыр әле ул. Туйга кадәр дә, бер-берсен табышкан яшьләр дә бик матур. Алар бәхетле булуның серен белгән шикелле, нур чәчеп торалар. Ләкин үзем ул яшь парларга сокланып карасам да, артык мөкиббән китмим. Тормыш сынауларын шулай җитәкләшеп, уңышлы уза алырмы соң әле алар? Каршы искән җилләрдә, сикәләтәләргә абынып, икесе ике сукмактан китмәсме? 

Болай диеп уйлавым да юкка гына түгел шул. Статистика дигәннәре минем курку шик-шөбһәләремне куәтләп, арттырып тора. Гомергә бергә булырга дип антлар бирешеп, туган-тумачалары алдында никахларын теркәгән яшьләрнең мәхәббәтләре, кызганыч, бик азга гына җитә. Аерылучылар санының көннән-көн артуы шуны исбатлый. (Ә бу яралы язмышлар, киселгән өметләр, челпәрәмә килгән хыяллар, иң аянычлысы – ятим балалар да бит әле). 

Ә менә инде ашын ашаган, яшен яшәгән, ләкин тормыш көзләренә җитәкләшеп барып ятучы әби белән бабайга соклануым да, хөрмәтем дә чиксез. Еш кына аларны очратып, танышып китәм. Күптән түгел генә тагын шундый – мәхәббәтләрен саклап кала алган гаҗәеп пар белән таныштым. Оркыя апа белән Айрат абзый Әбраровлар Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә яшиләр. Гаилә стажлары алты дистә елдан да артып киткән. 

Язмыш аларны алдан ук бер-берсенә пар итеп яралткан. Икесе дә 1937 елда туган. Егет – февральдә, кыз июньдә. Икесе дә тау ягыннан. Егет Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил, ә кыз Буа районы Вольностан авылыннан. Икесе дә сугыш чоры баласы. Аның бөтен михнәтләрен: ачлыгын да, ялангачлыгын да үзләренең ябык җилкәләрендә татыганнар. 

Оркыяның апаның әтисен сугышка яу кырына җибәрмиләр, хезмәт армиясендә Казанда калдыралар. Әтиләре: “Гаиләмнән башка яшәмим”, – дип берсеннән-берсе кечкенә алты баланы да, аларның әниләрен – яраткан хатынын да башкалага алып килә. Беркем дә көтеп тормый монда, шулай да әти кеше тырыш була. Җир алып, шунда йорт төзиләр. Балчыктан, салам кушып. Яланаяк изеп-таптап, аннары аларны махсус станнарга салып, киптереп, стена өяләр. “Үз өемдә – үз көем”, – дип сөенеп яшәп ятканда якты дөньяларда 47 ел гына торып калып, әмма алты балага гомер бүләк итеп, 1950 елда әтиләре вафат була. Тормышының иң кара көне дип хәтерли Оркыя апа бу мәлләрне. 

Өйләре ишелгән көн дә хәтер йомгагының кара төсенә манылган. Балчык кирпеч озакка түзми. Көннәрдән, төгәлрәге, төннәрдән бер төнне стенасы ишелеп төшә. Дүрт балалы тол хатын йорт-җирсез дә кала. Дөрес, бу чакта ул өйдә булмый, авылга киткән була. Дүрт бала йокыларыннан торып утырып нишләргә дә белмиләр. Олы апалары булдыра алган кадәр юата үзләрен. Әниләре бик акыллы һәм сабыр хатын була. Кайткач: “Борчылмагыз, берәр нәрсә уйлап табарбыз!” – дип үзен дә, балаларын да тынычландыра. Башта бераз таныш-белешләрдә яшәп торалар. Аннары Дөбъяз ягыннан искерәк бура алып кайтып, шуны сипләп, өй итеп салып бетерәләр, яши башлыйлар. 

Ә көннәрдән бер көнне күршеләрендә бер егет күренә башлый. Туганарында фатирда тора икән. Исеме Айрат. Эшли дә, читтән торып укый да. Оркыяның әнисе әлеге күршеләрдән шундый мәгълүмат алып чыга. Кызының тормыш башлар чагы җитеп килә бит, бер дә егетләр дип атлыгып тормый. Аннары сугыштан соңгы еллар, асыллары яу кырларында ятып калган. Әнисе киңәшен тотып, кыз да юк сәбәпне бар итеп күршеләргә керә. Элек бит күршеләр бик дус яшәгән: тоз булмаса да, он бетсә дә, бер-берсенә кергән. Оркыя да йомышка кергәч, егетне күрә, ошата да. Ләкин татар кызлары ул чорда: “Ошаттым, яратам!” – дип егет муенына асылына алмый бит инде.

Тик язмышка рәхмәт: егет тә, үзе сөйкемле, үзе оялчан-тыйнак бу кызны бер күрүдә ошатып кала. Аннары инде туры килгән саен очрашу юлын эзли. Күршедә генә торалар бит. Юллары да, күзләре дә еш очраша. Кыз егетне сыный. Егет – кызны. Икесе дә бу сынау вакытын уңышлы узалар. “Моның белән тормыш итеп була!” – дип нәтиҗә ясый кыз да, егет тә.

Каенана белән каената да: “Улым, сиңа ошаса, безгә ошый. Сиңа тормыш итәсе...” – дип, акыллы киңәшләрен бирә. Уртак фикергә килгәч, никах укыталар. Туган-тумачаны сөендереп, туй итәләр. Кыз-кәләш туйга күлмәк тектерә. Аннары шуны киеп күпмедер вакыттан соң ЗАГСка барып язылышалар. Җитәкләшеп җәяү баралар да, ир белән хатын дигән таныклыкны тотып, трамвайга утырып кайталар. 1962 елның июне була бу. Каенана белән каенатасына да сөйкемле сөяк булып күренә Оркыя. Гомер буе дус-тату яшиләр. 

Өйләнгән егет яшь хатынын туганнарына алып кайта алмый бит инде, башка бер фатир эзләп табалар. Шартлары әлләни булмый анысы – эштән кайткач мич ягарга кирәк. Шулай да яшьлек бит – мәхәббәт җылыта. Бу вакытта инде алар ир баланың әти-әнисе булалар. Икенче сменадагы эштән соң балага сөткә чират торып үтә яшь атаның вакытлары. Аннары су җылытып тимер ваннада малайны “мунча” кертәләр. Ләкин зараланмыйлар. Уллары тупырдап үсеп килә бит. “Бөтен кеше шулай яши. Заманасы шундый. Әле болай яши алмаганнар да күп бит”, – дип үз-үзләрен юатып гомер итәләр. Булганына шөкер итеп, булмаганын өмет итеп яшиләр, дип алар хакында әйткәннәрдер ул. Биргәнемә риза булсагыз, тагын да яхшырагын өеп биермен дигән бит Аллаһы Тәгалә.

Әбраровларга да шулай була. Казан уртасында ике бүлмәле кооператив фатир бирәләр эштән. Хрущевка рәхмәт укый-укый шунда гомер сөрәләр. 
Оркыя Казан музыка кораллары фабрикасында эшли. Пианиноларның көйлеме юкмы икәнлекләрен тикшерә. Музыка белеме булмаса, бер нота танымаса да, ул тикшергән-көйләгән “Казан” пианиноларының даны еракка тарала. Дүрт елдан соң гаиләдә тагын бер малай туа. Бала бик елак булганга, эштән китәргә туры килә Оркыя апага. Ә инде уллары бераз үскәч, яслегә йөртә башлач, пешекчелеккә укый. Ризыкларын “бисмилла” әйтеп пешерә мишәр кызы. Шуңа “Тасма” ашханәсендә бик яраталар үзен. Егерме ел гомерен шулай тәмле ризык пешереп, кешеләр тукландырып үткәрә ул. Хезмәт хакы әлләни булмаса да, тамагы тук, баш өстендә – түбә. 

Оркыясын күргәнче Айрат абзый ил алдындагы бурычын да, үтәгән, армия хезмәтеннән дә кайткан була инде. Казанда авиация техникумында укып йөргәндә: “Кемнең очасы килә?” – дип сорыйлар.

– Минем! – ди кыю егет. Ул чорда егетләрнең барысының да очучы гына түгел, космонавт буласы килгән заман бит ул. Гагарин галәмгә юл салган, күк серләре ачыла торган вакыт. Очасы килгәннәрне Җаекка укырга җибәрәләр, курсант итеп. Ләкин сәламәтлеген инә күзеннән үткәрә торгач, ниндидер кимчелек табалар. Очарга рөхсәт итимиләр. Ә менә солдатка алалар. Өч ел хезмәт итә. Армиядән соң кабат техникумда укый. Техникум тәмамлаган Айрат абый технолог булып 16нчы заводта эшли башлый. Ул да егерме еллап хезмәт куя үз заводында. Заманалар үзгәреп, җитәкчеләр алмашынгач башка зарарлы цехка китәргә туры килә, аннары аны да ябалар. Лаеклы ялга “Оргсинтез”дан чыга Айрат абзый. Сизгәнсездер, алар икесе дә эштән куркмыйча, аннан ямь-тәм табып яши белүчеләр. 

 – Оркыяны күргәч тә башымнан каршылыклы уйлар үтте, – дип беренче танышкан көннәрен искә ала Айрат абзый. – Кыз чибәр, сылу. Каратырга көчем җитәр микән, дип борчылдым. Аннары төрле юлларын эзләдем. Үземнән дә әйбәтрәк булырга тырыштым. Зәңгәр чәчәк яратканын белгәч, очрашуга алып килә идем.
– Хәтта авылдан да зәңгәр чәчәк җыеп алып килә идең бит, – дип елмая Оркыя апа. – Ә инде озаграк торсаң, хат язып, конверт эченә чәчәк сала идең. 

– Әйе, үкенмәслек итеп бик яхшы яшәдек. Бер-беребезгә: “Карлыгачым, күгәрченем!” - дип эндәшеп, – ди карчыгының сүзен җөпләп Айрат абзый. 
 Үкенмәслек яшәдек дисә дә, үкенечләре бар икән. “Кыз алып кайтасы калган...” – ди алар икесе беравыздан. 
– Кыз кирәк, бик кирәк гаиләгә. Әгәр дә кабат гомер бирсәләр, холкымны үзгәртер идем. Алайса бик кайнар канлы, кызу идем. Рәхмәт инде Оркыяма, сабыр булды, түзде. Нәчәлникнең (ә мин техник бюроны җитәкләдем!) кечкенәсе дә, зурысы да, эштә гиләсен оныта инде ул. Башкача булмый. Иртә китә, соң гына җыелышлар үткәреп, тәмам арып-алҗып кына кайта. Шул чагында хатының түзмәсә, йә инде көнләшсә бик авыр буладыр. Мине Ходай саклады. Тормыш оясын туздыру бик тиз. Оркыяма да, шундый кыз табып үстергән әбигә – аның әнисенә дә рәхмәтлемен. Ул бик зирәк хатын иде. Ул безгә башта ук: “Кунакка аерым-сурым йөрмәгез, килсәгез икәү бергә, килмәсәгез берегез дә!” – дип законны каты итеп куйды, – ди Айрат абый.

– Бәхетле булуның сере нәрсәдә? – дим икесенең дә төсләре уңа башласа да, нурларын югалтмаган күзләренә карап. 
– Бер береңне аңлап-санлап яшәүдә, – дигән җавап ишетәм.
Улларына да шушы хакыйкатьне сеңдерергә тырышып үстерәләр. Киленнәргә дә фатиха итеп шуны әйтәләр. “Бездән үрнәк алып яшәгез!” – ди алар улларының туйларында. Ләкин язмышның үз борылышлары, үз ялгышлары. Олы уллары 18 ел бергә яшәгәннән соң хатыны белән аералыша. Бик авыр кичерәләр моны өлкән Әбраровлвр. “Ничек инде, алай була?!” – дип башларына сыймый. 

Улларының бәхет ишеге ачылырга булган икән бу аерылу. Бу чакта алар Осиново бистәсендә йорт алып, шунда бергә яши башлаган булалар. Күршедә генә берсеннән-берсе чибәр-сылу ике кыз яши. Рәмзия белән Наил кызлары. Зөлфиясе бигрәк эшчән. Кулы тию белән бакчадагы гөлләре чәчәк ата. Менә шул кызны улларына хатын итеп тоемлый өлкәннәр һәм ялгышмыйлар. Бүген алар күрше генә йортта кирәк чакта бергә, кирәк вакытта аерым гөрләтеп яшәп яталар. Тырыш хезмәт белән. 

– Бәхетнең тагын бер сере, – дип елмая Айрат абзый, – нәкъ җырдагыча үзе килгәне түгел, эзләп тапканы кадерле аның, көч куеп сакланганы. Хәзер күп кенә яшьләр әзергә-бәзер. Хәер, моңа алар түгел, без өлкәннәр гаепле. Без күргән җәфаны алар күрмәсен дибез. Ә аларның күбесе моның кадерен белми. “Атай малы катай”, – дип борынгылар белми әйтмәгән инде. Менә шул картлар сүзен онытабыз шул, – ди Айрат абзый, тирән көрсенеп.
Гаиләдә тәлинкә ватылмый, тавыш чыкмый тормый бит инде ул. Үпкәләшкән-ачуланышкан чакларда ничек дуслашасыз? – дип чираттагы соравымны бирәм. 

– Андый чаклар була, билгеле, һәм алар бик авыр, хәтта чирли башлыйм. Шунда бабай, яныма килеп: “Хәлең ничек, карчык? Әйдә тор чәй эчәбез!” – дип елмайса, барысы да онытыла. Ярый әле, без икебез пар канатлы дип сөенеп, тагын да матуррак итеп, һәр мизгелнең кадерен белеп яши башлыйбыз.
– Мәхәббәт диләр, бармы соң ул? – дип сорыйм бер кеше гомерен бергә яшәгән бу сөйкемле әби белән бабайдан.

– Ничек инде булмасын?! Бар! Мәчеткә намазга киткәч тә кайтканын көтеп арып бетәм. Ялгыз гына чәй дә эчәсем килми. Тәме юк, – ди Оркыя апа. 
Шулай күпләргә үрнәк булып, чөкердәшеп тагын күп еллар бергә пар канатларын кагып, тормыштан тәм табып яшәсен иде алар, дип чыктым капкаларыннан. Язмамны укыган укучым да шулай дигәндер. 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading