Әй, бу тормыш дигәннәре. Күпме сынау, газаплар... Ничек кенә булмасын, түзә кеше, сынам дигәндә сыгылып кала, беттем дигәндә генә өмет чаткылары кабына, яшәү дәрте уяна. Ләкин бертуктамый өелгән авыр сынауларга нык йөрәк тә чыдамыйдыр, күрәсең. Ни дисәң дә, кеше күңеле тимердән түгел ләбаса.
Сәрияне күптән күргәнем юк иде. Бу юлы авылга кайткач, аның туганы белән очраштык. Танышымның да хәлләрен сораштым. Ишеткәннәрдән өнсез калдым. Хәер, гаҗәпләнәсе дә юк. Язмыш җитәрлек газаплады Сәрияне, бу авырлыклардан аның шул хәлдә калганына гаҗәпләнәсе дә түгел...
Сәрия гаиләдә бәхетле бала булып үсте. Көтеп алынган бердәнбер баланы әтисе дә, әнисе дә иркәләп, назлап кына тордылар.Иркә җүләр, дисәләр дә, бик акыллы, итагатьле, сабыр кыз иде Сәрия. Беркайчан да масаймады - тәкәбберләнмәде. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Хисапчы булып эшкә урнашты. Эшендә бер егет белән танышып, очраша башладылар. Бер ел дигәндә өйләнешергә булдылар. Сәрия миңа да кайбер киңәшләр сорап шалтыратты: нинди туй күлмәге килешер икән, фата матурракмы, әллә диадемамы... Кыскасы, ак күлмәк шкафта эленеп тора, балдаклар алынган, кафе белән туй мәҗлесе турында сөйләшенгән, чакыру открыткалары өләшенгән. Тик... туйга киләсе кунаклар бәйрәм табыны урынына Сәриянең әти-әнисен соңгы юлга озатты. Туйның ни сәбәпле булмавын ишеткәч, бер мәл аңламый тордым. Әтисенең әнисеннән көнләшкәне турында әйткәне бар иде Сәриянең. Шуңа да гел: «Булачак ирем генә көнче булмаса ярар иде, андый белән яшәве бик авыр, мин әни кебек түзә алмам», - дия иде. Тәгаен генә нәрсә булганын берәү дә белми, тик Сәриянең әтисе кемнәндер, имеш, хатыны аңа хыянәт итә икән, дип ишетеп, бик усалланып кайткан да өйдә тавыш куптарган. Фатирда ялгызы гына булган хатын ниләр әйткәндер, әмма котырынган, көнләшүдән күзләре томаланган ире аңа пычак белән кадап, үзе асылынып үлгән.
Сәрия бик авыр кичерде бу югалтуларны, әтисе белән әнисе бер көндә юк булсыннар әле... Җитмәсә, шундый бәхетле туй көне җиткәндә генә. Туй булмады, ак күлмәк киелмәде, ярты еллап узгач, кайгылар азрак басылгач, Сәрия егете белән никах укытып, икесе генә язылышып кайттылар.
Ике ел яшәгәннән соң, әнисенең бертуган апасы дөнья куйды. Кинәт кузгалган йөрәк өянәгеннән бик тиз үлеп китте ул. Апасы әнисе урынына калган иде Сәрия өчен. Аның үлемен дә бик авыр кичерде кыз. Әле ярый терәге - ире бар. Ниһаять, шактый гына хастаханәдә дәваланганнан соң, балага да узды Сәрия. Бу аның өчен яңа тормыш иде бугай. Сәрия элекке хәленә кайткандай тоелды, йөзендә елмаю чаткылары күбрәк күренә башлады. Башыннан кичкән кайгы-борчулар да артта калды, алга таба аның тормышында бар да яхшы булыр, борчу-мәшәкатьләр урап узар... Әмма, язмыштан узмыш юк, күрәсең. Өч айлык авырлы чагында юл һәлакәтенә очрады Сәрияләр. Шөкер, исән-саулар, дөрес, ире, тезеннән аягын сындырып берничә ай хастаханәдә ятты, Сәриягә дә көчле дарулар эчәргә туры килде. Баштарак, карындагы бала белән бар да яхшы, дигән табиблар соңгы УЗИда баланың сәламәт туасына шикләнә башладылар. Ләкин Сәрия, ничек кенә булмасын, баланы төшертмим, табам, дип сүзендә нык торды. Баланы ярып алдылар. Тупырдап торган ир-бала туды: Сәриянең сөенгәннәре, барлык туганнары белән шатлыгын уртаклашты ул. Тик бер айлап вакыт уздымы икән, хәлен белергә дип шалтыраткан идем, Сәриянең телефонын ире алды. «Аны психик авырулар хастаханәсенә салырга туры килде. Бала табып өйгә кайткач, Сәрия әллә өзлекте, температурасы бик югары иде. Аннары бөтенләй саташа башлады. Әле дә аңына килә калмый». Бала тапканнан соңгы депрессия нәтиҗәсендә Сәриянең психикасы какшаган дигән нәтиҗәгә килгән табиблар. Хәзер бер айлык сабый да хастаханәдә. Ялгыз калган ир, үзем юләрләнмәсәм генә ярый инде, дип елый. Драма әсәре язсаң да бер кеше башына шуның кадәр газап өеп булмастыр, валлаһи. Сәрияне ник язмыш шуның кадәр сыный икән, ник Ходай шулкадәр газаплар җибәрә?Акылына килеп, нарасыен сөеп, ире белән тату, тыныч яшәргә язсын иде аңа, бердәнберләре белән бәхетле булырга аның да хакы бар бит...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар