16+

Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез... (Булган хәл)

...Ул минем гомер сукмагында кинәт пәйда булды. Мәхәббәтне шулкадәр сиздерми килер дип һич кенә дә уйламаган идем.

Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез...   (Булган хәл)

...Ул минем гомер сукмагында кинәт пәйда булды. Мәхәббәтне шулкадәр сиздерми килер дип һич кенә дә уйламаган идем.

 ...Тугызынчы сыйныфта укып йөрим. Әниемнең икетуганын солдат хезмәтенә озатабыз. Яшьләр бераз “җылынып” алгач саф һавага чыктылар. Ниндидер бер илаһи көч мине ишек ягына күз төшерергә мәҗбүр итте. Бер егет миңа текәлгән дә   карап тик тора. Әллә ничек, шушы сихри карашлары өстемә моң-дәрт бөркегән кебек булды. Шулай да үземне тиз генә кулга алып, юк эшемне бар итеп, нидер эшләргә тотындым. Ул арада теге егет: ”Карале, Салават, нинди чибәр сеңелкәшең бар икән. Нигә мине аның белән таныштырмадың?” - дип абыемны шелтәләп алды. Яныма килеп исемемне сорады. Мин дәшмәгәч, үзе берничә исем кабатлады. ”Гөлшатмы?” дигәч мин көлеп җибәрдем. Исәр димә инде! Чын исемеңне әйтсәң, ни була?! Тора-бара үз исемем Рәүфә онытыла төшеп,  хәтта туганнар да  Гөлшат дип йөртә башлады...

Илшат (ул үзен шулай таныштырды) мине биергә чакырды. Аякларым үзеннән-үзе аның артыннан атлады. Куллары белән билемнән алып, әкрен генә вальс әйләнгәндә колагыма: ”Син кайда үстең? Мин сине ник элегрәк күрмәдем?” - дип пышылдады. Гаҗәп, аның белән миңа һич кенә дә уңайсыз түгел. Әллә кайчандагы танышлар шикелле сөйләшеп киттек. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Ул уйнаган көйгә биегәндә дә күзләремнән бәхет чаткыларын яшермәдем. Миңа әллә кайчан күз атып йөргән күрше егете сабырсызланып: ”Кызый, кара аны!” - дип янап китсә дә, уйлап та бирмәдем.

Ул, кулларына гармунын алып, әкрен генә “Беренче мәхәббәт”не уйнады. Чая телле егетләр төрттереп тә әйтеп карадылар, ләкин ул берсенә дә колак салмады. Абыем белән хушлашканда: ”Туганыңны бер күрүдә яраттым. Рөхсәтең булса, син кайтканчы өйләнешеп тә куярбыз әле”, - диде елмаеп. Йөк машинасына төялешеп, абыемны солдатка озаттык. Ә  “ул” кичә генә солдат хезмәтен тутырып кайткан икән. Әйтәм аны, солдат киемендә иде. Ул минем күз алдымда машина арбасында гармун тартып барган солдат сыны булып мәңгелеккә калды...

”Хуш, Биккенә, сау бул инде,
Каршы тауларың белән,
Шул тауларда күп йөрдем,
Сөйгән ярларым белән... дигән җыры колагымда чыңлый.

Төскә-башка бик үк чибәр булмасам да, ошатучылар юк түгел иде. Авыл аралары ерак булса да, Илшат белән еш очраштык. Ул инде авыл хуҗалыгы техникумында укый. Мин, әле балалыктан чыгып җитмәгән кыз бала, аның назлы карашыннан исерәм. Серле күзләре белән миңа бакканда, оялып, күзләремне читкә яшерә идем. Уй-хыяллар матур иде безнең. Икебез дә авылда гомер итәсе. Мин аның бары мине  генә шашып сөйгәненә ышандым. Ул мине  җил-яңгыр тидертми генә йөртте. Киләчәгемнең дә шундый сөеп-сөелеп туймаслык булып үтәчәгенә ышанып, канатланып йөрдем. Укуымны гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап, педучилищега укырга кердем. Диплом алгач, өйләнешергә сүз куештык. Авылда үзебезгә яшәргә урын сайладык. Илшатның картәтисенең буш нигезенә тукталдык. Анда бары сиреньнәр генә үсә иде. Хәзер алар зиратта да чәчәк ата... Мәңге бергә булырга дип вәгъдәләр бирешкән сөйгәнем каберенә мин үз кулларым белән утырттым. Ят күзләрдән кача-поса гына. Ни өчен? Кем безне мәңгелеккә аерды? Илшат үзе исән чакта кавыша алмадык. Ни өчен? Кем гаепле? Шушы сораулар минем йөрәгемне телгәли...                             

Ул кешеләргә ышана иде. Техникумдагы курсташы  Наиләнең ярым елап сөйләгән сүзләренә дә ышанган. Имеш, укуында Илшатның ярдәменә мохтаҗ, имеш, кайбер фәннәрдән ярдәм итсен. Әмма Наиләнең аның муенына елан булып уралачагын Илшат сизмәгән. Астыртын, хәйләкәр, колхоз рәисенең кызы, тирә-юнь авылларда кулдан-кулга йөри торгач, егетнең асылын эләктерә. Егет башта бик бирешергә уйламый. Ләкин рәис әти дә катыша башлагач, бөгелеп төшә. Имеш, Наиләнең баласы булачак... Илшаттан.

Диплом яклагач, Илшат яшь гаиләсе белән район үзәгеннән ерак кына авылга эшкә кайта. Монда яшьләр күп. Ләкин берсе дә колхоз эшенә чыгарга  атлыгып тормый. Яшьтән үк гаделлекне яраткан, эчкерсез Илшатны бригадир итеп куялар. Билгеле ул кул астында эшләүчеләрдән намуслы хезмәт таләп итә. Дөреслекне күзгә карап әйткән яшь белгечне  күпләр өнәп бетерми.

Наилә дә эшләми генә ашарга өйрәнеп үскән.   Иренә гел каршы килеп тора. Бер кич эзмәвердәй егетләр Илшатны өеннән чакырып чыгаралар. Хәлдән тайганчы кыйныйлар. Бу кыйналу ай саен кабатланып тора. ”Акылга утыртабыз без сине, эш таләп итмә,” - дип яныйлар. Хатыны күреп-белеп тора, ләкин якламый, бернинди адым ясамый. Колхоз рәисе дә, киявен канат астына алырга ашыкмый. Эшнең иң күп чагында ул, тән әрнүләренә тешен кысып, эшкә чыга. Наиләсе аны юату түгел, юньләп ашарга да әзерләми. Тәнендәге яралары янына йөрәгенә яра өстәлеп тора. Наилә янында күптәннән бер олы гына урындагы агай бөтерелгәнен дә аңа җиткерәләр. Күрше авылда яшәгән ата-анасы йортына да шушы агай үз машинасына утыртып алып бара икән. Институтка укырга кергәч, хатыны Илшатны сессиягә елмаеп озата. Ире аның хәйләкәр хыялларын белми. Илшатны Уфада абыем очрата. ”Салават, эчем тулы ут яна. Белмим, нигә? Әле соңгы имтиханны биреп чыктым. Икенче курс тәмам. Бер дә шатланасы   килми, нигәдер йөрәк януына түзәрлек түгел,” - ди. Соңгы тапкыр күзләренә туры карап хушлаша...

...Аның үле гәүдәсен туган авылына кайтарып җирлиләр. Табиблар: ”Каты кыйналудан эчке әгъзаләре җәрәхәтләнгән, кан сауган,” - дип диагноз куйдылар.
  Мин аның  язмышы белән кызыксынмаска тырыштым. Ул башкалар куенында. Шуңа да үземә антлар биреп, читкә киттем. Югары уку йортын тәмамлап, чираттагы отпуск алып әниемнәргә кайткач кына ишеттем аның якты дөньяларда юклыгын. Язган хатларын укып, фоторәсемнәрен карап аңа эндәштем. Аны исән дип хис итәр өчен шулай эшләдем... Мәңгелек мәхәббәтемне ул үзе белән алып китте. Җыры калды. ”Зәңгәр күлмәк”. Беренче очрашуда өстемдәге зәңгәр күлмәккә ишарәләп җырлаган иде... ”Яшьли сөйгән ярлар барыбер ятка кала, яр сөйсәгез өзелеп сөймәгез !...” 

Үземне яраткан кешегә кияүгә чыгып, балалар үстердем. Төрле чак булды. Күңел халәтемне җиңеп, аек баштан дөнья көттем. Ирем беренче мәхәббәтем хакында белмәде. Иң мөһиме мин аңа саф килеш чыктым. Безнең татар халкы шушы изге гадәтне хөрмәтли. Олы улыма аның төсе итеп исемен куштым.

Шактый еллар узгач, аның туган ягына кайтып килдек. Зиратка да бардык. Каберендә күп еллар элек мин утырткан сиренем үсеп киткән. Рәшәткә аша Илшатым миңа сынап карый төсле.  Рәсемен минем белән беренче тапкыр очрашканда төшкәнен куйганнар. Солдат киемендәге Илшатым – җанымның яртысы, мөлдерәмә тулы күзләремнән нидер эзли. ”Син һаман элеккечә”диюеме. Әйе, яшьлек елларында сине очратмаган булсам, бу кадәр көчле ихтыярлы була алмас идем. Мин балаларым күзенә туры карыйм, чөнки хыянәт итмәдем. Ә хатының Наилә, безнең гөлчәчәктәй сөю гөлебезне явызларча таптап үтте. Синең кабер ташың суынмас борын ятлар кочагында иркәләнде. Сине 23 яшеңдә гүргә керткән теге кара йөрәкле адәм актыгы белән типтереп яшәде. Теге баласы аңардан булган икән.  Шул чакта өйләнешсәләр, ни булган. Шуларны уйлап, әрнеп елаган чакларым аз булмады!

Мин йокы алмаган айлы төннәрдә зәңгәр күккә багам. Синең сының чагылып китәр төсле. Сиңа дип атап язган хатларым (җибәрә алмасам да!) күпме җыелды. Мин тагын кичләрен утырып хатлар язам. Хыялымда гына булса да, очрашып сөйләшәм синең белән. Иң беренче иреннәремне тибрәндереп серле сүзләр әйткән көннәрдәге татлы сагыш җаныма тынгы бирми. Башымны горур тотып гомер итсәм дә, эчем тулы сагыш булды. Гармун тавышын тыныч кына тыңлый алмадым. Гүя, ул безнең вакытсыз өзелгән кайнар сөюебезне юксынып  елый. Яшь олыгая барган саен, ешрак искә төшә яшьлектә сөйгән  яр!

Әнисә Ягфәрова.
Башкортстан. 
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

12

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берэугэ дэ сойли алмый калган серлэрне эле ярый интернет битлэре бар язарга,укырга,искэ тошерегэ...эх диясе генэ

    Мөһим

    loading