16+

«Командир алга бармаса, солдат яу кырына кермәячәк»

Илнар Гататуллин Әлки районы Иске Алпарда туып үскән, мәктәпне тәмамлап хәрби уку йортына кергән. Иңнәрендә погон йөртүенә дә 21 ел була икән.

«Командир алга бармаса, солдат яу кырына кермәячәк»

Илнар Гататуллин Әлки районы Иске Алпарда туып үскән, мәктәпне тәмамлап хәрби уку йортына кергән. Иңнәрендә погон йөртүенә дә 21 ел була икән.

Казан югары танк-команда училищесын тәмамлаган Илнарны бүленеш буенча Свердловск өлкәсенә юллыйлар. Күп еллар биредәге хәрби частьта хезмәт итә. Башта взвод белән, соңрак мотоукчылар полкында рота белән командалык итә. Әлеге хәрби частьта әле яңа гына армия дигән олы тормыш юлына баскан солдатлар укыту узган, хәрби хезмәтнең беренче дәресләрен алганнар, аннары алга таба хезмәт итү өчен хәрби частьләргә бүленгәннәр. Махсус хәрби операция башлану белән күп нәрсә үзгәрә. Подполковник Илнар Гатауллинга өлешчә мобилизациягә эләккән хәрбиләрне әзерләү бурычы йөкләнә. 

- Махсус хәрби операциягә чакырылган ир-атларның күбесе армия шулпасының тәмен күптән онытып бетергәннәр, дип әйтимме соң. Араларында хезмәт итмәгән егетләр дә бар иде. Андыйларга тырышып өйрәнергә туры килде. Нәтиҗәдә, алар үз көчләренә ышана торган, ныклы ихтыярлы, әзерлекле хәрбиләр булып чыкты, – ди Илнар. 

Ә берничә айдан соң хәрбинең үзен дә хәрби операция үтүче җирлеккә җибәрәләр. 
– АКШ, Төркия, Израиль тарафыннан агрессиягә, һөҗүмгә дучар булган сириялеләргә безнең илебез ярдәм күрсәтә. Россия Сирия Республикасын яклау йөкләмәсен үз өстенә алды. Ул төбәккә дә даими рәвештә безнең хәрбиләрне җибәрәләр. Әлбәттә, анда Донецк һәм Лугансктагы кебек көчле бәрелешләр юк, әмма кешеләрнең иминлеге өчен куркыныч хәрби бәрелешләр еш күзәтелә, – ди хәрби. 

Сириядә подполковник Илнар Гатауллин 10 ай хезмәт иткән. Кайтуының беренче көнендә үк җитәкчелек: «Әзер бул, приказ көт, теләсә кайсы көнне махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкбез», – дип кисәтеп куя. Әти-әнисе янында, туган йортында офицер бары тик бер төн генә куна да, бөтен кирәк-яракны җыеп «кайнар нокта»га китәргә дигән боерык ала. "Әгәр син хәрби кеше икәнсең, димәк, үз илеңнең яклаучысы. Әхлакый яктан без барысына да әзер. Кайнар ноктага җибәрелүем турындагы хәбәргә үтәргә тиешле бурычым кебек карадым", – ди Илнар. 

Бер ел дәвамында хәрби ир махсус хәрби операциядә катнашу өчен иреклеләрне әзерли. Шуннан соң аны башта Луганскка, аннары Донецкка җибәрәләр.

– Без үз подразделениеләребез яулап алган территорияне сакларга, каршы як кулына янәдән күчүгә юл куймаска тиеш идек, – ди Илнар үз бурычлары турында сөйләп. – Көннән-көн яу кырында яңа технологияләр кулланыла. Бүген күбесенчә дроннар, пилотсыз очу аппаратлары кулланыла. Хәрбиләрне моның өчен махсус өйрәтәләр. Мобилизацияләнгән егетләрнең тәҗрибәсе тупланды. Кайбер очракларда хәтта үз киңәшләрен дә бирәләр. Шулай да күп нәрсә командирлар кулында. Командир алга бармаса, солдат яу кырына кермәячәк. Мин дә танкта беренче булып яуга ташландым һәм без бергәләп куелган бурычларны үтәдек. Беренче чиратта безнең максатыбыз кул астындагы хәрбиләрнең гомерен саклап калу. 

Илнар кыска гына ял вакытында хатыны Әлфинур һәм кызы Динә белән әти-әнисе янына кайтып килгән. Хәрбинең тормыш иптәше үзе дә хәрби частьтә хезмәт итә, хәрби-сәяси әзерлек һәм мәгълүмат бирү буенча инструктор вазыйфаларын башкара, хезмәткә чакырылган солдатларга бу юнәлештә лекцияләр укый. 

Подполковник Гатауллин күпсанлы бүләкләргә ия. Сириядә хезмәт итү чорында аңа I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале, шулай ук Донецк һәм Луганскта йөкләмәләрне үтәгәне өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы»га һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләре тапшырылган аңа. Хәзер исә ул хәрби частьтә үз вазыйфаи бурычларын үтәүгә кереште. Ә киләчәктә карьерасын дәвам итү өчен М.Ф. Фрунзе исемендәге Мәскәү Хәрби Академиясенә җибәреләчәк. Уңышлар аңа. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading