16+

«Красивая, молодая, но жаль, у тебя порча, у тебя все плохо...»

«Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы!»- дигәнме әле берәү.

«Красивая, молодая, но жаль, у тебя порча, у тебя все плохо...»

«Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы!»- дигәнме әле берәү.

Безнең кебек артык тәвәккәлләргә шулай гына түгел икән шул, күрсәтә икән күрмәгәнеңне!

"Яшьрәк вакытта, көчтә чакта тырышып калыйк", - дип, 30 еллык агач өйне сүтеп, шул ук урынга өй салырга планлаштырдык. Янгарак, кырыйга чыгып салырга урын юк. Көздән нигезен ясап калдырдык, язга чыгуга эшкә тотынып, бер җәйдә өлгертеп, яши башларга исәп. Эх, хәзерге акылларыбыз булса! "Быелга өегезне эчтә калдырып, стена өеп, түбәсен ябып кына карасагыз ничек булыр икән? - диючеләр булды булуын. Кая инде кирегә уйлау, бер хәл ителгән бит, бетте-китте.

Стена өеп, түбәсен япсаң, эчтә калган өйне сүтүе бик авыр була, имеш. Шул сүз җитә калды, эшләп чыга алабызмы, яши алырлык дәрәҗәгә җиткереп буламы - анда эш юк. "Май башында көннәр җылытуга сүтәбез, йокларга тезмә, гараж бар, көннәр җылыткач, әллә ни авырлык булырга тиеш түгел!" Булды, хәл ителде.

2004 елның мае. Без көткәнчә, беренче атна искиткеч җылы булды. Бәйрәм тирәсендә җыелышып, 8-9 ы, 2 көн эчендә өйне сүттек. Агач бурага чәпәп салган 3 кә 4 зурлыгындагы таш кухня гына утырып калды. Аның да бер як стенасы юк. Шул кухняда элеккеге зур мич, ашау өстәле, плитә, аның янында эш өстәле, юыну урыны, бер ишеге газ миче булган котельняга чыга. Безнең иң зур таянычыбыз шулар. Газ кертәсе юк, ашарга пешерергә плитә бар, су килеп тора. Ярты эш эшләнгән кебек.

1-2 көн тезмәдә (мишәрләрдә сайгак) кундык. Яз, кышкы печән бетеп бара, тегеннән дә җил өрә, моннан да җил өрә, әзрәк эчкә пошаман йөгерә: нишләп бетәргә! Артка юл юк, өй юк, сүтелгән. Үч иткәндәй, без өй сүткәннең өченче көненнән китте яңгыр, китте җил-давыл, китте салкын. Олы малайга 8 яшь, кечкенәсенә яңа 2 тулган - үзебез ничек тә түзәрбез, балаларны кая куярга? (Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын, аларны Гөлнәфис апа белән Фәния алып китте. Җәй буе шунда тордылар).

Менә башланды “романтика”, шалаш тормышы. Балалар кешедә, икәү генә, көне буе эшләп, кич җиткәндә, җеп өзәргә рәте калмаган "егет белән кыз", җылырак урын эзләп, тегендә кунып карыйбыз, монда кунып карыйбыз.  Яшәрсең шалашта, мәхәббәт җылыта дип кенә шундый салкында. Шалашта түгел гараждагы машина эчендә дә эзләп таба сине салкын. Үзебез катлы- катлы киенгән, катлы-катлы юрганнар белән ябынып, бер-беребезне юата- юата, икенче көнгә һава торышының яхшырганын тели-тели, арыганлык үзенекен итә, салкын булса да йоклата. Ә һава торышы үзгәрмәде, май беткәнче шундый булды, үзәккә үтте. Май ае, уку елы бетмәгән, без бит әле эшкә дә йөрибез. Хәзер уйласам да, акылыма сыймый. Берәр атна шулай иза чиккәннән соң, күрше Дания апа түзмәде:
- Балалар, болай булмый, катып үләсез, бер йокы бүлмәсен бушаттым, шунда керегез йокларга, - дип, безне үзләренә сыендырды. 2 атна кунарга аларга кердек (дога булып барсын). Шул арада теге утырып калган кухняның булмаган стенасын, вак-төякләр, чаршаулар белән каплап, шунда бер карават куйдык, көзгә кадәр шулай яшәдек. Безнең нужаланганны аңлап, Шәткедән әти белән әни, абый-апайлар ничек булыша алсалар шулай булышты. Ашамлык өзелмәде, ит-май килеп торды, әтием килеп, атна буена ут системасын эшләде, аның артыннан абыем, 10 көн ишегалдында үз машинасында йоклап, җылылык кертеп, оялдын өеп китте, бөтен ишек- тәрәзәләрне ясап китерде, алар булышмаса, бер җәйдә өйгә керүне уйларга да юк иде, (Аллаһы тәгалә, җан биргәнгә җүн бирермен, дигән бит, нәкъ шул булды инде бу-бөтен изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын). Шулай итеп, караңгы салкын көз җиткәндә, без (кап-кара стена, бүлмәләр бүлмәгән, ләкин җылылык бар, ут яна) яңа өйдә яңабаштан тормыш башладык. Менә шулай да итә икән ул тәвәккәллек!

Авырлыктан да бигрәк, бер көн бик кызык булып истә калган. 9 июнь - минем туган көн, 30 яшь. Чувашиядән килгән ике шабашник стена өя (алар да иске келәттә куна). Туган көн хөрмәтенә иртәнге ашта ук сыйлап чыгардым боларны. Әй, күңелләре булды. Обедта матур сөйләп, юбилей белән котладылар да, тагын юмартландым. Берзаман кирпеч ташырга чыксам да, чәй чыгарсам да, ишегалдына тавык-чебеш янына чыксам да, өстән: "Апа, юбилеең белән", "Апа, туган көнең белән!", "Апа, теге төнлә туган бигрәк шәп!" - дигән котлау-мактаулар ява миңа. Эш рәте бетте, бәйрәм булгач бәйрәм инде! Кемнең шундый 30 яшьлек юбилее булгандыр, белмим, минем бу юбилей иң үзенчәлеклесе булып истә калды.

Юләрлекнең иң биек ноктасына әйләнгән тәвәккәллек турында сүзем. Тәвәккәл сүзен яхшы сыйфат буларак әйтәбез, ә бу очрак - тиле тәвәккәллек.

1997 елның ноябре. Туйга чакыру килеп төште. Минем якташым, Фәниснең курсташы - Раиф өйләнә. Бик якын дустыбыз, безнең туйда шаһит. Ничек тә барырга!
Көннәр шактый салкынайтты. "Паром туктаган, боз ката башлаган", -дигән хәбәр ишетелде, башта уйлар өермәсе. Әле бит туй гына түгел, 26 сы - җомга туй булса, 27 се – шимбә Питрәч Җизнинең туган көне дә, юбилей - 30 яшь.
26 ноябрь. Кичтән сөйләшенгәнчә, 3 яшьлек малаебыз дәү әнисе белән кала, кышкы юлда ни булмас?

Һаман да шул чегән сумкасы. Кирәкле киемнәрне, Казандагы абыйларга дигән күчтәнәчләрне төяп, чыктык юлга. Кама буена кадәр Чаллыга баручы машина белән барабыз (шуның белән Чаллыга барып, Чаллыдан Казанга автобус белән барсаң ни була - аннары Айзирәк белән Фәнис булмый). Камага җиттек, төштек машинадан, машина безне көтеп тормый, үз эше, китте үз юлы белән.   Килеп бастык яр буена. Уңга карыйбыз - бер кеше юк, сулга карыйбыз - бер кеше юк, күз күреме җирдә җан әсәре юк. Ап-ак Кама өсте дә, без - ике тиле. Әле алай гына да түгел, хәтта бер кеше эзе генә дә юк бит, ичмасам. Торабыз күзгә-күз карашып, Шүрәле белән Былтыр кебек.

Озак торырга вакыт юк, обед җитә, тәвәккәлләдек. Сумканың ике колагыннан тоттык, сумка уртада, икебез янәшә килсәк, бозга авыр буласын аңлыйбыз, атлыйбыз. Әзрәк атлыйбыз да артка карыйбыз, артка карасаң да - юк, алга карасаң да – юк. Каманың яртысына җиткәндә, боз астыннан килгән тавышларны белсәгез, хәзер дә бала йоннарым кабара. Кире борылыр идек, алда да ярты юл, артта да ярты юл. Дәшми генә һаман алга "шуышабыз". Бер-беребезгә курыкканны сиздермибез, көлгән булабыз, җыен килде-китте сөйләшкән булабыз, үзебез атлыйбыз да атлыйбыз. Инде икенче яр яхшы ук күренә башлады, яр буенда 2-3 кеше селкенә кебек, эчкә җылылар кереп китте, кызулыйбыз, тизрәк ярга җитәсе килә. Ә боз астында, әйтерсең лә, үгезләр үкерә. Якынлашабыз, күңелләр күтәрелә башлады, астан ишетелгән тавышка да артык ис китми, ияләндек. Шулай итеп, 1 сәгать чамасы булганда, Саескан тавы ярына аяк бастык. Ә ул ярдагы 3 кеше, без чыгып җитмичә, бозга кермәде. Бөтен кеше безнең кебек юләр түгел бит инде. "Сез чыкканны көтәбез, шикләнәбез, керсәк буламы?" диләр. "Була-була, безнең эздән ерак китмәгез!" - дигәч, кереп киттеләр.

Туйда булдык, юбилейда булдык, теләкләргә ирештек. Ял көне кайтырга чыктык. Юл тагын шул бит. Ләкин инде куркыныч түгел, боз өсте кеше белән чуп-чуар. Шулай булмый ни, сукмак салынган, эз бар, атла да атла.

"Балагызны да уйламадыгызмы?" - диючеләр дә булыр, уйлаганбыздыр инде, яшьлек юләрлеге көчлерәк булган. Искә төшкән саен иремә дә:

– Ярар миңа 23 яшь, сиңа бит 29 иде инде, әзрәк акыл керергә вакыт булгандыр бит! - дим.
Җавабы кыска:

– Син "әйдә" дигәч, ничек "юк" диим?!

Юләр тәвәккәл өстенә, мин әле артык беркатлы да. Әнием кечерәк вакытта ук: "5 бала арасында син иң беркатлысы, әзрәк аңлырак бул, кешеләргә шуның кадәр ышану ярамый!" - дия иде. Ләкин аңа карап мин үзгәрмәдем, гомер буе шул беркатлы дивана булып яшәдем.

Кешене бит һәрвакыт үзеңнән чыгып бәялисең. Син эшли алмаган явызлык, начарлыкны башкалар да эшли алмыйдыр кебек. Менә шул кешеләргә булган ышаныч күп тапкырлар терсәкне тешләр дәрәҗәгә җиткерде - тешләп булмады. Үзе якын, ләкин тешләп булмый.

Иң беренче бик каты алдануым студент елларында ук булды. 1 курста укыйм. Кышкы сессияне яхшы тәмамладым, ул вакыт өчен матур гына стипендия алам. Язгы җылы матур май ае. Атна башы, әле авылдан килдек кенә. Айлык стипендияне алып, тулысы белән сумкага тыгып, кесәдә әти-әни биреп җибәргән акча да бар, туздырырга өлгермәгән, дәресләр бетүгә, киттем үзебез яраткан ЦУМ кибетенә. Ул заманда өсте-өстенә кибетләр, сату үзәкләре, базарлар юк. Бер колхоз базары, һәм без белгән, бөтен әйбере булган шул бер ЦУМ кибете. Хыялым - бер матур күлмәк алу (матур киенергә кечкенәдән яраттым). ЦУМ тирәсен (күпләр хәтерлидер) чегәннәр басып алган. (Һәм күп тә иде бит алар ул заманнарда). Тукталышта троллейбустан төшәргә өлгермәдем - чорнап алдылар.

– Красивая, молодая, но жаль, у тебя порча, у тебя все плохо.... - тегесе дә, монысы. Тезә генә сары тешләрен ялтыратып берсе. Сүзгә икенчесе кушыла:
– У тебя в кармане деньги, ты сейчась отдашь их нам, мы с тебя порчу снимаем, потом вернем деньги....

Ишеткәнем дә бар: "Чегәннәр янына туктарга ярамый, алар күз буа, тизрәк китү ягын карарга кирәк!" - дигәнне. Кая анда китү. Түгәрәккә әйләндереп алдылар, эткәли-төрткәли башладылар. "Болар каян белә икән минем кесәдә акча бар икәнне, бозыкны бетерәбез, аннары кире кайтарабыз, диләр. Ярар, стипендия күлмәккә җитә, монысын бирим инде", - дим. Кесәдә булганны чыгарып салдым. Болар тагын да ныграк ябыштылар:

– Сумкаңда акчаң күбрәк, барысын да бирәсең, аннары нәкъ ике сәгатьтән соң шушы урынга киләсең, без сине көтеп торабыз, акчаңны кире кайтарабыз, - диләр. Түгәрәк эченнән чыгарга юк, башта бер генә уй: "Сумкада акча бар икәнен дә, хәтта күбрәк икәнне дә беләләр, бирми китсәң, әллә нинди начарлыклар да эшләрләр, бирим", - дип сумка төбенә яхшылап салынган стипендия дә чыгып бетте. Мине "чистарткач", болар алга таба узды, түгәрәк өзелде. Ярык тагарак алдында басып калган карчык кебек берүзем басып калдым. ЦУМ га керүдән бер мәгънә дә юк: кесәдә дә, сумкада да җилләр уйный...

(дәвамы киләсе язмада).

Айзирәк Мисалова

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading