16+

«Күпме кешене үлем тырнагыннан йолып калган егет бит ул»

Килене Светлананың: «Әни, Илшат киткән», – дигән сүзенә каршы Резедә апа уйга калды. Ананың йөрәге урыныннан купкандай булды.

«Күпме кешене үлем тырнагыннан йолып калган егет бит ул»

Килене Светлананың: «Әни, Илшат киткән», – дигән сүзенә каршы Резедә апа уйга калды. Ананың йөрәге урыныннан купкандай булды.

«Бу ялгыштыр…»

– Ничек?..

Калганын ишетмәде ул. Күз алдын караңгылык басты. Йөзе ап-ак булды. Иреннәре дерелди башлады, куллары калтыранды. Күпме ут-су кичкән, ничәмә-ничә кешенең гомерен саклап калган улларының бу дөньяда юклыгы белән беркемнең дә килешәсе килмәде.

Арча район үзәгеннән Түбән Пошалым авылына чаклы юлны ничек үтүләрен дә сизмәгән Светлана. Юк, бу ялгыштыр, булмас, йә шаярту гынадыр, дип тәкрарлады йөрәген тоткан яшь хатын. Тыела алмыйча үкси башлады.

– 1988 елда Түбән Пошалымга кияүгә чыктым, – дип сүзен башлады Резедә апа Саматова. – Урта Пошалымнан үзем. 1989 елда беренче балабыз Илшат туды. 5 елдан соң Гөлшат, аннан соң 3нчесе Илүзә дөньяга килде. Мин Түбән Пошалым клубында эшләдем, аннан соң җирле хуҗалыкка күчтем. Сәламәтлегем чикле сәбәпле, инвалидлык рәсмиләштердем. 6 ел өйдә генә утырам. Ирем Илһам 43 ел шофер булып эшли. Аңа 61 яшь. «Кырлай» агрофирмасының басу-кырларын иңли. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы дипломнары, мактау кәгазьләре бар. Каенана-каенаталар белән дус-тату, бик әйбәт яшәдек без. Алар гүр иясе булганга 15-17 елдыр.

Саматовларның олы уллары Илшат тыныч, акыллы, сабыр бала булып үсә. Биш яшендә йөгертеп китап укый белә.

– Каенсеңлем берара безнең белән яшәп алды. Аның ике баласы мәктәптә белем ала иде, Илшат та үртәлепме укуга тартылды. Үзлегеннән. уку теләге көчле иде анда. Беренче сыйныфта иптәшләре хәреф өйрәнсә, Илшат китап укып, хикәяләрнең эчтәлеген сөйләде. Математиканы да яхшы белде. Әйтерсең, мәктәпкә читтән торып укып кергән сыман. Аның янында бер тапкыр да дәрес хәзерләп утырмадык. Ходайдан бирелгән сәләттер инде, – ди хәрбинең әнисе.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ягъни 2004 елда Илшат Арча педагогия көллиятенең информатика һәм башлангыч сыйныф укытучысы бүлегенә укырга керә. Яратып белем ала егет. 2008дә армиягә чакырыла.

– Ирем ягыннан икетуганы Илнар Саматов белән бергә мәктәптә укыды, аннан соң педагогия көллиятенә укырга керделәр, бергә армиягә киттеләр, Армиядән соң улым берара телефон салонында эшләп алды да, 2012 елдан электротоварлар сату кибетендә консультант булып эшли башлады. Кеше белән аралашырга яратты. Эшен яратты. Кеше мөрәҗәгать итә икән, ул аңа һәр техника буенча тәфсилләп аңлата, һәркем белән уртак тел таба белә иде. Саттым да бетте генә түгел. Арча районында Саматов Илшат дисәгез, бөтен кеше белә. Менә шул сату өлкәсендә эшләгәнгә инде. Әле компьютер төзәтергә йөрде кешеләргә. Каршы килә торган гадәте юк иде, – дип истәлекләре белән уртаклаша Резедә апа.

“Тиздән безнекеләргә дә киләчәк повестка”

Туганнары Илшатның сәләтен күреп, югары уку йортына кер дип үгетләп тә карыйлар, әмма, күрәсең, уй-хыяллары башка була егетнең. 2012 елда Арча кызы Светлана белән таныша алар. Тиздән гөрләтеп туй үткәрәләр.

– Башка милләт вәкиле булса да, мин аны татар кызларына да алыштырмас идем. Бик әйбәт, татарча белә. Үз кызыбыз кебек кабул иттек. Безнең белән гел киңәшләшеп тора, бәхетебез булды аннан, Арчаның үзеннән ипотекага фатир алдылар. 2020 елның гыйнварында исә оныгыбыз Сафия туды. 2022 елда мобилизация игълан ителгәч, күңелем сизеп ирем Илһамга: “Тиздән безнекеләргә дә киләчәк повестка”, дип әйтеп куйдым. 23 сентябрь көнне авыл җирлеге башлыгы килде. ишегалдында йөри идем. Өч Пошалымга өч егет киттеләр. Берсе – улыбыз, икенчесе – туганыбыз Илнар. Өченчесе башка Пошалымнан, – ди Резедә апа.

26 сентябрь көнне егетләрне ЭКСПОга алып китәләр. Биредә алар 1 ай хәрби әзерлек үтә. Аннан соң Ростовка, 1 ноябрьдә Сватово ягына күчерәләр.

– Илшат медбрат булып хезмәт итте. Яу кырында ниләр булганын сөйләмәде, махсус хәрби операция зонасына китеп бер ай узгач кына хәбәргә чыкты. 2022 елның 25 ноябрендә шалтыратты. Кайларда икәнен әйтми иде. ”Әни, без передовойга кереп китәбез. Борчылма, яме”, дия иде. Берәр, икешәр атна, бер ай хәбәре булмаган чаклар да булды. Нишлисең, түзәсең. Кайчак шалтырата да: “Ялга чыктык әле”, дип кыскача гына әйтә. Төрле вакытлар булды. Әни йөрәге ничек түзгәндер, сезнең алдыгызда тыныч кына бу хакта сөйләп утырам. Әмма бу югалтуны ничек күтәрергә икәнен әле дә аңламыйм, – ди курку белмәс хәрбинең әнисе.

«Ник болар барысы да төш түгел?!»

Күпме яралыларга ярдәм иткән, гомерләре кыл өстендә булган егетләрне үлем тырнагыннан йолып калган. Илшат ике тапкыр туган ягында, якыннары янында ялда була. Әлеге сөенечле көннәрнең һәр мизгелен сагынып искә ала аның якыннары.

– 2023 елның 21 маенда ике атна ял итте. 4 июньдә кире китте. Шул ук елның 9 декабрендә тагын кайтты. 2024 елның 1 гыйнварында кире китте. 3гыйнвар көнне алгы сызыкка керткәннәр. Ул вакытта алар Сватово юнәлешендә иде, соңрак Кременной бистәсенә күчергәннәр. Нәкъ биредә улымны каршы якның пулясы тоткан. Күпме кешенең гомерен саклап калган улымны коткарып кала алмаганнар. Арчадан волонтер Илнур Яруллин ярдәме белән юллап Илшатны тиз алып кайттык. 15 августта кичке 10нчы яртыда килде кара хәбәр. Шул ук көнне кичке 8дә киленемә улымның гомере өзелүе турында әйткәннәр, ул безгә килеп әйтте. «Йә, Аллам, ник болар барысы да төш түгел?! – дип, әрнеп сыкрандым. Янымдагы кешеләрнең юату сүзләрен гүя ишетмәдем. Шундый изге җанлы, акыллы, сөлектәй ир-егетнең үлү хәбәренә беркемнең дә ышанасы килмәде.25 август көнне улыбызны Түбән Пошалым авылындагы зиратка җирләдек.

Илшатның үлеме алдыннан гына, әтисенең төшенә Резедә апаның күптән мәрхүм булган әти-әнисе керә.

– Әти-әнием үлгәненә 32 ел, алардан 25 яшьтә калдым. Ирем сөйләвенчә, әни өстәл башында дога кылып утыра икән. Ул вакытта кодагый чирли иде, ул үләренә дип юрадым. Ә әни оныгына дип дога кылып утырган икән. 15е көнне көндез кодагыйны җирләдек, кичен улымның үле хәбәре килде. Кызымның бер иптәш кызына Илшат белән кодагыегыз икәүләшеп китеп баралар иде дигән төш кергән. Үзем генә калгач, телефонымны һаман ачып карыйм да, бәлкем Илшат язгандыр дим. Зиратка баргач аның янында бик озаклап басып торам. Юк, сеңлем, ни генә әйтсәләр дә, ышана алмыйм. Гәүдәсе тулы кайтты, әтисе, сеңлесе, хатыны карады. Мин карый алмадым. 14 сентябрьдә туган көне Илшатның, аңа 35 яшь тулган булыр иде. 40ы 4 октябрьгә туры килә дип санап куйган идем. Авыл халкына ярдәме, безнең балаларыбызны үз балалары сыман күреп, хәл-әхвәлләрен белешкәннәре өчен аерым бер рәхмәт. Әле дә минем хәлемне белешеп торалар.

Илшат Саматовка “Батырлык өчен” дигән орден биреләчәк икән. Рәсми рәвештә әле ул бирелмәгән, таныклыгы кайткач тапшырылачак дигәннәр.

– Ротасындагы егетләр абыемны “Учитель” дигән позывной белән атап йөрткәннәр. Аның үлеме турында башка ротада хезмәт итүче икетуганыбыз Илнар абый рация аша белгән. Ни кызганыч, Илшат абыйны җирләргә кайта алмады. Шуңа бик нык кайгырды инде, бертуганнар шикелле иде бит алар. Илнар абый әле дә хезмәтен дәвам итә. Инде бер ел ялга кайтканы юк. Исән-имин кайта күрсен иде, – дип уртаклашты безнең белән Илшатның бертуган сеңлесе Илүзә.

Хәсрәттән иң яхшы дәва – вакыт, диләр. Көннәр үтәр, ә күңел тынычлыгы килерме. Илшат үзен чын хәрби, чын солдат буларак күрсәткән. Үз илен, үз Ватанын саклап һәлак булган. Дөреслек хакына, иптәшләренең гомерен саклап калу хакына яу кырында башын салган. Шуңа күрә без аның истәлеген кадерләп сакларга тиеш

Диләрә Гарәфиева бәете

Бисмилла дип башлыйм әле,

Ильшатым бәетләрен!

Белмәдем бит гомерләрнең

Тиз бетәчәген.

Әни бәгърем, син елама

Авыртмасын йөрәгең!

Син еламый, тыныч торсаң

Миндә тыныч йоклармын!

Матурымны сез какмагыз,

Кызымны - яратыгыз!

Әтиең бик көчле иде, диеп,

Сез аны юатыгыз!

Сеңлемнәрдә еламасын,

Беләләр бит, мин батыр!

Әнибезнең хәлен белеп,

Кайтып йөрсеннәр һәр көн!

15 август көнне,

Салдым горур башымны!

Сәламем дип алыгызчы

Шушы бәет-шигыремне!

Тынычлансын дөньялары,

Минем бүләгем - кызым!

Мәңгелек юрган ябынып,

Бәеттемне тәмам иттем!
 

Илшат туганы Илнар белән

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

10

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading