16+

Ничекләр итеп чыдадым икән?

Ничекләр итеп чыдадым икән?

Ничекләр итеп чыдадым икән?

Ничекләр итеп чыдадым икән?

Бертуган сеңлең якын-тирәдә яшәсә зур бәхет инде ул! Әле янәшәдә булса тагын да шәбрәк. Раилә апа белән Наҗия апаның бергәлегенә күңелдән сокланып йөри идем. Берсе бакчага килмәсә озак итеп телефоннан сөйләшкәннәре колакка керә. Бер тамырдан үскән гөлләр ул апа-сеңел дип юкка гына җырламыйлар шул. Дуслыкларына күз тимәсен дидем дә сүз катырга ниятләдем. Янәсе, язмышлары ничек аермаган соң аларны? Ялгышканмын! Ничек кенә аерган әле! Бары тик, мең кайгыдан соң, соңгы елларда гына кушылган ул сукмаклар. Нәсел-нисәбен барлап, күргәннәре турында сөйләшкәндә җан тетрәрлек хәлләрне искә алдылар алар. 

Әсирлектән исән котылып
Ерак елларга китеп барлаганда гына кеше язмышының асылын ачып була. Кемнәрен кайларга илтми бит ул тәкъдир карабы! Рәилә апа белән Наҗия апаларның әтиләре  - Гыйсмулла абый Әхтәмов, Мамадыш районы Норма авылында хәлле гаиләдә үсә. Үсмер егетне, әти-әниләре белән бергә, репрессияләп Себергә сөрәләр. Тулы тормышларыннан, туган якларыннан аерылып күпләрне куалар ул якларга. Гаилә Магнитогорск янәшәсендәге  Агаповка дигән бистәгә барып урнаша. Тимер җитештерү комбинатында бил бөгеп еллары уза.

Гыйсмуллага Смоленск шәһәрендәге дусты хат яза, кил әле безнең якларга, кунак булырсың, ди. Егет җәйге ялында, суык Себердән Украина якларына китә. Шул көннәрдә каһәр суккан сугыш башлана! Гарасаттан шашып калган шәһәр халыкының яртысын нимесләр әсир итеп алалар. Алар арасында татар егете Гыйсмулла да була.

- Әти-әниемне тәрбияләп яшәдем, соңгы юлга да үзем озаттым. Шуңа күрә әти белән әнинең истәлекләрен күбрәк беләмдер дип уйлыйм, - ди Наҗия апа. - Әтинең әсирлектә күргән газаплары турында сөйләгәннәреннән чәчләр үрә торырлык иде. Әсирлеккә төшүгә җәяүләп 150 чакрым куып барганнар аларны. Кемдер шунда егылып үлгән, кемдер качарга маташканда дошман утына эләккән. “Концлагерьда утырганда берәм-берәм алып чыгып китәләр иде, ул ирләрнең берсе дә әйләнеп кайтмады. Тимер рәшәткә белән әйләндереп алган ишегалдында ай буе аягүрә тоттылар, утырырга да ярамады. Күпләр чыдамады – җан бирде”, - ди торган иде. Бер төнне әтине дә алып чыгып киткәннәр. Үтерергә алып баралар дип уйлаган инде. Ә аны, нык гәүдәсе, озын буена караптыр инде, нимесларга хезмәт итәргә куйганнар. Чәч алучы булып торган әти. Бер нимес аңа үткен пәке бүләк иткән һәм кем булып эшләве язылган кәгазь дә биргән. Менә шул язуны күрсәткәч икенче юлы атмый калдырганнар. Әти өч тапкыр кача! Өчесендә дә тоталар, бичараны. Беренчесендә атарга алып барганда машинадан сикереп төшә дә урман эченә йөгерә. Ә анда авыл кешеләре ат җигеп каядыр баралар икән. Шуларның арбасына утыра әти, янәсе ул да алар белән. Әти ул рәхимле бәндәләрнең йортында хәлләнә. Ләкин, әлеге авылны да нимесләр басып ала. Әтине тагын лагерьгә алып китәләр. Бер иптәше белән чираттагы качуы Днепр елгасы аша чыкканда була. Бәкедә кер чайкаучы бер хатын кычкыра, анда бармагыз, батасыз, боз нык түгел әле, ди. “Батып үлсәм яхшырак булыр!” – дип уйлый әти. Качып котылдык дигәндә генә янә чолганышта кала. Этаплап йөртә торгач Италиягә кадәр җитәләр - әти җиңүне шул илдә, әсир сыйфатында каршылый. Бик каты тикшерүләр узгач, тырышып эшләгәч кенә, бер елдан өенә кайтып төшә ул. Бөтен туганнарын шаккатырып кайта! Аны берәү дә исәндер дип уйламый бит инде. Шәхси кәгазьләрен ясатып тыныч кына яши башлый. Шунда әнине очрата да инде.

Гайшә атлы чибәр кыз
Лаеш ягындагы Курманаково дигән гаҗәп матур авылда әти-әнисе канаты үскәндә гаиләгә бәхетсезлек килә. Сәвиткә каршы сүз әйткәнсең дигән яла ягып Гайшәнең әтисен Казан төрмәсенә алып китәләр. Шуннан кайтмый гаилә башлыгы – авылга соңгы сүзләре генә килеп җитә. “Балаларым, хатыным ничек яшәр?” – дигән ул. Тауар ташый торган поезда, хайваннар сыйфатына төшерелгән кешеләрне Магнитогорскка хәтле куалар. Кемне кая алып китәләр, ә Гайшә әнисе белән  Агаповка дигән бистәгә урнаша. Урнашалар дип ярты елын чатыр корып яшиләр әле. Туңалар, ачыгалар. Бераздан җир идәнле өйгә күченәләр...
- Әни сөйли иде, - ди Наҗия апа, -  Лаештагы авылда өебез су буенда, шундый матур иде. Безне куып чыгардылар да бер хәерче гаиләне керттеләр. Ә безгә аларның өендә торырга куштылар. Аннары Себергә үк сөрделәр, ди иде. Әни 13 яшендә эшли башлаган.

Олылар белән бергә ком карьерында йөргән. Кыш көне бозланып каткан чабата бавын чишә алмагач учак тирәсенә аякны тыгып утырып тора идем, пар күтәрелә иде, дип тә әйткәне булды. Әнинең әнисе авыр эштән, ачлыктан шунда вафат була. Гаҗәп кеше иде әни! Уңган, булган, чиста-пөхтә. Соңгы көннәренә кадәр шундый башлы, акыллы булып яшәде. Андый әниләр сирәк буладыр. Әнинең тагын ике абыйсы да гаиләләре белән шул тирәдә яшиләр. Тырышып эшләгәннәре өчен Габдулла исемле өйләнмәгән абыйсы белән икесенә ирекле дигән язу бирәләр. Димәк, алар кайда тели – шунда яши ала дигән сүз. Башта абыйсы китә Казанга, аннары әни кузгала. Юлда әнинең агач чемоданын урлыйлар. Алмашка дигән соңгы күлмәк-ыштаныннан да колак кага ул. Тире эшкәртү фабрикасына урнашып әйбәт кенә эшли башлаганда сугыш чыга. Әнине хезмәт армиясенә алалар – окоплар казый, урман кисә, иң авыр эшләрне башкара. Төннәрен Кремль каланчасында каравыл тора – утлары сүнмәгән тәрәзәләрне бинокль аша күзәтә.

Элек светофорлар булмаган бит, әни, флагын тотып урам чатларында юл хәрәкәтен көйләүче булып та эшләгән әле! Сугыш беткәч, яллар алып кире Агаповкага ир туганнарына кунакка кайткан. Әни бервакыт ит алырга дип базарга килә. Ә ит сатучы егет әти булып чыга. Әнине бер күрүдә ошата, ычкындырасы килми. Әтинең әйткән сүзе була,  үзем сыман авырлыклар күргән сабыр кызга өйләнер идем, ди. Әниебез нәкъ туры килә инде. Әти әнине Казанга җибәрми инде. Үз хуҗалыклары белән тормыш итәргә тотыналар. Мөҗип исемле абыебыз 1947 елда дөньяга килгән, аннары Раилә, төпчеге – мин. 

Казан дип ашкынулар
- Үсмер чакта абыйга ияреп Казанга кунакка бардым мин, - ди Раилә апа да сүзгә кушылып, – Гашыйк булдым шул шәһәргә! Җан тартуына кан тартуы кушылу шулдыр инде – ата-бабаларның туган җире бит! Әти-әнигә әйтә килдем, мин Казанга китәм, шунда укыйм, дидем. Мәктәптән соң ук чыгып китәргә туры килмәде шул Казанга. Магнитогорскида тегүче һөнәренә укыдым, бер ел ательеда эшләдем. Даруханәдә кассир булып эшләргә туры килде. Менә шул вакытта, медицина буенча китәм дип, кәгазьләремне даруханә хезмәткәрләре әзерли торган уку йортына тапшырдым.  Казаннан туганыбыз кайтты. Әйдә дип Татарстанга әйди башлады. Шул сүз җитте – уку йортыннан шәхси кәгазьләремне алдым да киттем Казанга.

Тегү йортына урнашып эшли дә башладым. Абыйларда яшәдем. Ә аның Фәрит исемле дусты бар икән. Сеңлең белән таныштыр дип аптыраткан абыйны. Күрештек. Яшьлек бит, бер-беребезне ошаттык. Бер елдан өйләнешеп тә куйдык. Әни мине кире кайтыр дип көтсә дә шул рәвешле Казанда калдым. Радик исемле бер ул үстердек. Хәзер оныкларым белән юанып яшим, исән-сау булсыннар дип телим. Иремнең гомере озын булмады – 59 яшендә йөрәк чиреннән үлеп китте. Аны сагынып уза елларым. Бик яхшы кеше иде, мәрхүм, урыны җәннәттә булсын. Әни Фәритне шундый ярата иде, төннәр буе Казан турында сөйләшеп утыралар иде. Әни туган ягын сагынып гомер итте.

...Раилә апа яшь килеш туган ягыннан чыгып китә дә үз казанында кайнап яши. Туганнарының, әти-әнисенең хәлен белеп ел саен Себергә кайталар алар. Наҗия апага язмыш таягының юан башы эләгә. Әти-әниләрен җирләү бер хәл, анысы аша барыбыз да уза. Ләкин, аңа сынауның яманы килә - җаныннан да кадерле булган баласын җир куенына сала. 

Булма матур – бу бәхетле
Сөйкемле ханымнар белән язмышларны барлауның иң авыр өлешенә килеп терәлдек. Наҗия апа, бөтен көчен җыеп бәян итте үзе турында. Серләрен берәү белән дә бүлешмичә гомер кырын узып баручы олы йөрәкле кеше итеп күрдем мин аны. Иң мөһиме – сабыр һәм чыдам. Әңгәмә барышында, үзенә-үзе аптырап, җавапсыз сорауны берничә тапкыр кабатлады, ничекләр итеп чыдадым икән, диде.

- Мин әти-әни яныннан ерак китмәдем. Әнигә табынып яшәдем дисәм дә дөрес булыр. Мәктәптән соң җылыту системасы операторы булып эшкә кердем һәм анда 20 ел эшләдем. Калган хезмәт юлым комбинатта кладовщица булып узды. Читтән торып уку йорты да тәмамладым. Болары эш турында...Ә менә шәхси тормышым уңышлы булмады. Әти-әни,  татар булсын сайлаган ярың, дип кисәтеп үстерделәр. Үзебездән ерак тормаган Рафик исемле егет белән гаилә кордык. Бер елдан Асия исемле кызыбыз туды. Ирем тормышка яраксыз, холыксыз бер адәм булып чыкты. Мин аны һаман төзәлер, акылга утырыр, әйбәт итеп яши башларбыз дип көттем. Ләкин, өметләрем акланмады, ул котырынуын дәвам итте. Җанашым Асияне табарга 20 көн калганда да мылтык күтәреп куып йөртте ул мине! Милиция килде. “Утыртабыз! Гариза яз! Әзрәк сабак алыр!” – диделәр.

Минем аркада җәфа чигәр дип котым очты. Яклап калдым. Юньләп эшләмәде, гаилә дип тә, бала дип тә тырышмады. 11 елдан соң, чыдарлыгым калмагач, аерылыштым. Алимент алмадым, торган урыныбызны бүлмәдем. Кызымны җитәкләдем дә әти-әни йортына кайтып кердем. Безнең әни йортта хуҗабикә булып яшәде. Зур хуҗалыкны үзе алып барды, әти табучы булды. Рафикның мәгънәсезлегенә алар шаккаталар иде. Аерылып кайтканыма бер сүз әйтмәделәр, киресенчә сөенделәр генә. Чөнки, тынгысыз тормышым белән аларны да аптыратып бетергән идем, ахрысы. Кызымны кызгандым, болай барса балачагын матур итеп искә алырлыгы калмый, дидем.

Ә Рафик бүтән өйләнмәде. Вакытлы эшләргә кереп, эчеп йөрде дә үлеп китте. Мин бөтен гомеремне әниләргә һәм балама багышладым. Ник иртәрәк аерылмадым икән дип шундый үкендем. Әниебез безне кул эшләренә дә, хуҗалыкны алып барырга да өйрәтте. Үзе тегә, бәйли, сүтә, бик оста пешерә - кыскасы бер дигән хуҗабикә иде. Әти кырысрак - әни аңа да җайлаша белде. 

“Ирне ир иткән дә, җир иткән дә - хатын”, - диләр. Гайшә апа, Гыйсмулла абый белән кулга-кул тотынып тормыш алып бара. Иркәе агач остасы – йортка нинди җиһаз кирәк – һәммәсен икесе бергәләп ясыйлар. Шкаф, урындык, өстәлләр нык агачтан эшләнгәнгә күрә үз гомерләренә җитә яза. Хезмәт белән тәрбияли алар ул-кызларын. Уллары Мөҗип тә эш сөеп, татар кызына өйләнеп бер дигән итеп яши. Наҗия апа, әйбәт эшләгәнгә күрә эшләгән урыннан ике тапкыр фатир ала. Әти-әнисен өзелеп яраткан, алар өчен җан аткан ханым, көн саен, бер дә калмыйча эшеннән туры  алар янына йөгерә. Әнисенә нинди мөнәсәбәттә булса – баласы шуны күреп үсә. Асия дә әнисе белән аерылмас дуслар - серләре килешә, бөтенесен аңа сөйли. Әниле-кызлы култыклашып урамнардан узганда борылып карыйлар – апалы-сеңелле сыман күренәләр. Ир дип әйтми, алар турында уйламый да Наҗия ханым – кызы аның өчен күңел тәрәзәсендәге якты кояш була. Шулай итеп еллар уза. 

- Әни бирешә башлады. Авыруы көчәйгәч мин күбрәк аларда булдым. Әнием биш вакыт намазын калдырмады, диварларга тотынып тәһарәт алырга чыга иде. Әни, интекмә, ятып кына тор дигәч, әй кызым, теге дөньяда җавап бирәсем бар, ди иде. Үз кулларымда өзелде әни. Мин аны да, әтине дә хәстәхәнәләргә салып җәфаламадым, үзем тәрбияләдем. Каты авырганда еламаска теләп тешләремне кыса идем - шундый якын, кадерле кешеләремә ярдәм итә алмавыма гаҗизләнә идем. Әни 86 яшен тутырып вафат булды. Әтигә йөзгә җитәргә 3 ел калды. Әти, ике метрга якын озынлыкта булса да гомер буе төз гәүдәле булып калды. Таяк белән йөргәндә дә аркасын туп-туры тота иде. Генерал дип калалар иде әти артыннан - ди Наҗия апа. 

Кызым өчен генә яшәдем

Асия, кечкенәдән рәсем ясарга ярата. Гаҗәп хыялый, матур күңелле итеп үстерә Наҗия апа баласын. Көнчелек, хөсетлек, саранлык сыман сыйфатлар аларның гаиләсенә ят була. Сәүдә хезмәте буенча махсус уку йорты тәмамлый Асия. Дөньяның авыр вакытында үз һөнәре буенча эш табылмагач әнисе эшли торган комбинатка бизәүче-рәссам булып урнаша. Якты йөзле чибәркәйне анда озак тотмыйлар – эре берләшмә башлыгының затлы бүлмәсенә сәркәтип итеп алалар. Асия бик яратып башкара ул хезмәтне. Кеше белән уртак тел таба белә, акыллы, сабыр була.

- Асия Дәнис исемле егет белән танышты. Ул шул берләшмәдә утчы булып эшли иде. Өйләнештеләр. Асия ирен читтән торып югары уку йортына керергә үгетләде.  Иренә сызымнарын сызып, конспектларын язып бирде. Рухы көчле булды кызымның, яшәешнең бөтен кануннарын аңлап үзе җигелеп тартты. Кияү аның нык аркасы артында рәхәтләнеп яши бирде. Әйбәт тордылар, анысын әйтер хәлем юк. Артур исемле уллары тугач түбәм күккә тиде, менә ул бәхет дидем, сабыйны яратып туймадым. Инде кызым гына түгел, оныгым да яшәү мәгънәсенә әйләнде. Ул арада әни вафат булды. Әни үлгән көнне миңа 50 яшь тулды. Әллә нинди туры килүләр бар, шаккатмалы бит, бер карасаң. Олы яшьтәге әтинең ялгызын калдырып булмасын аңлап мин кире әти янына кайттым. Ә фатирымны Асия белән Дәнискә бирдем. Ике арадагы юлга тузан төшмәде – алар миңа килде, мин аларга бардым. Көн саен диярлек күрешеп яшәдек. Кызымның иң якын дусты мин идем, киңәш-табыш итеп яшәдек, - ди Наҗия апа.

...Тормышны ярата Асия. Яшәешнең вак-төяк борчулары вакытында да елмаерга көч таба. Йокысыннан уянуга әнисенә шалтыратып хәерле иртә теләгәч тә көн дәвамында берничә тапкыр җыя әле ул кадерде саннарны. Чираттагысында әйтә, әни, безнең эштә гриппка каршы дару кадыйлар, нишлим икән, ди. Андыйны күпләр читләп уза, Асия белән Наҗия апаны бер тапкыр да салкын тиюгә каршы дарулар алганы булмый. Асия, хезмәттәшләреннән калышмый – дару кадата. Ике көннән, Дәнис белән икесе туган көн мәҗлесенә баралар. Матур гына утырганда Асия әллә нишләп китә - тораташ ката һәм аңсызланып егыла. Тартышу чире сыман нәрсә булып ала да уза. Ләкин, куркып калган ире ашыгыч ярдәм чакырта. Икенче көнне кыз табибка күренә. Шул даруның тәэсиредер, алай да тикшеренеп карагыз әле, ди җирле табиб. Чир кабатлана! Хафага төшкән Асия баш миенә МРТ ясата. Куркыныч нәтиҗә ясый табиб – баш миендә шеш үсеп ята икән...

- Аяз көнне яшен суккан сыман булды, дигән сүзнең асылын аңладым мин ул мәлдә! Катып калдым, елый да алмадым. Алма сыман балама шундый чир ябышсын әле! Бармаган табиб калмады! – ди Наҗия апа. – Мәскәүдәге бер мәгълүм клиниканың атаклы профессорына чиратка язылдык. Менә шунда Дәнис белән китте кызым. Мине алмадылар. Алар барып кергәндә профессор операциядә булган, озак көтәргә, дигәннәр һәм башкасын тәкъдим иткәннәр. Табиб Асиядән барысын да сорашкан. “Балаң бармы?” – дип сораган. “Бар!”- дигән кызым. “Менә балаңны үстер, рәхәтләнеп алга таба яшә!” – дигән дә - вәссәләм. Үзем булсам теге профессорга алып керә идем кызымны! Ул сүзләргә ышанып борылып кайтмый идем. Дәнис ияреп йөрүче генә булды шул, кыю адымнарны Асия ясады. Тагын да белешә торгач Свердловск клиникасында операциягә алынабыз дип ниятләделәр. Акчалар җыйдык. Асиянең эшеннән күп ярдәм иттеләр. Иртәгә китәсе дигән көнне Асия киреләнде. “Бармыйм да, ясатмыйм да!” – дип кырт кисте. Нәрсәгә алай итте – анысын әйтмәде дә. Аптырагач дәвалый торган бер хатынны таптык без. Бик тә ышанып озак йөрдек аның янына. Ләкин, хәерле булмады шул аның дәвалары. Көткән могҗиза килмәде.

...Баш авыртулары көчәйгән вакытларда да сер бирми Асия. Әнисенә дә сиздерми, иренә дә артыгын әйтми. Машина йөртә! Өянәге киләсен сизсә юл читенә чыгып читен мәлләрен уздыра да кабат кузгала. Яңа машина алалар, әмма ул машинада йөри алмый инде Асия. Тагын шунысы бар, ниндидер җирсү биләп ала кызны – Казанга китеп яшисе килә. Кунакка барган араларда элек тә ашкынып кайта ул башкаладан. “Әни!  Казанда рәхәт сыман тоела!” – ди. Наҗия апа, бердәнбер баласының теләген кайчан да булса үтим дип күңеленнән сүз бирә! Тормышка ашмый кала шул Асиякәйнең якты хыяллары...

Шашармын дигән идем
- Асия чирләсә дә эшкә йөрде, бер көн дә калдырмады. Беркөнне Артур авырып китте. Бала бит әле, көзге кырау да тия торган вакытлары. Асия улы белән дәвалану көннәре алды, - дип дәвам итте ул. – Берничә көннән Артур терелде. Асия, гомер булмаганны, эшкә барасым килми, әни дип куйды. Ә иртән кулым авырта дип сыгылып төште. Кулы катып калган, сызлапмы-сызлый. Нинди сабыр балам авырта дигәч курыктым. Нишләргә дә белмәдем. Әллә буыннан чыктымы икән дип уйлап табибка бардык. Юк инде, ул шул чирнең соңгы билгеләре булган. Кызымны төне буе керфегемне дә какмыйча карап чыктым.

Сулыймы, селкенәме дип утка төшеп таң аттырдым. Иртәнгә әйбәтләнеп киткән сыман тоелды, инде Дәнис аларны өйләренә алырга килде. Шунда да, хәле читенлеген сиздермәс өчен, машина эченә кергәч җыр куеп, иңбашларын көйгә сикертеп елмайды әле ул. Баламның кояш сыман карашын соңгы күрәмдер дип уйламадым. 

...Әле бит йортта Гыйсмулла абый бар. Асиянең чирләп китүен аңа әйтмиләр. Дөнья күргән, әҗәл лагерьларын узган картның күңеле сизә. “Безнең Асия авырый мәллә?” – дип сорый. Анда да әйтми Наҗия апа, әтисен борчырга теләми. Карт, сарайга чыгып китә. Бераздан такталар күтәреп керә.

- Әти!? Нәрсәгә алып кердең ул такталарны?! – дип ярсып сорый Наҗия апа.
Чөнки белә - әнисе исән чакта ук ләхет такталарын әзерләп куйдылар. Әтисенә дип...

- Ничек акылдан язмадым, ничекләр итеп чыдадым икән мин?! – ди Наҗия апа сулкылдап. - Әти нидер сизенеп барлаган бит ул такталарны. Төнлә белән телефон шалтырады. Сискәнеп төймәгә бастым. “Тиз кил!” -  дип кычкырды Дәнис миңа. Җәяүләп чаптым, ул вакытта машиналар юк инде, без бит шәһәр эчендә яшәмәдек. Авыр сулап ята иде, җанашым. Сөйләшмәде инде, сүзләр әйтмәде. Үз кулларымда җан бирде. Шашармын дигән идем – Аллаһ акылымны саклап калды. 34 яшендә иде минем балам. Бөтен халыкның исе китте, аптырадылар. Чөнки, без кызымның авыруы турында кешегә сиздермәдек. Чир турында сөйләп йөрү эш түгел бит инде, терелер дип ышандык. Асиямне җирләшергә бөтен бистә күтәрелде, мин күбесен аңышмадым да. Инде ничә ел узды, ә мин кызымны һаман кайтыр дип көтәм. Әле дә ышанмыйм аның юклыгына.

Әле сынаулар бетмәгән икән
...Наҗия апа, йөз яшенә якынлашучы әтисен чын күңеленнән тәрбия кылуын онытмыйк. Гомеренең соңгы аена кергән картның тамагыннан ризык түгел, бер йотым су да үтми башлый. “Кадерле кешең күзеңә карап ятсын - ә син ярдәм итә алмыйсың! Әтине кызганудан утырып елый идем. Авыр мәлләр күп булды язмышымда. Әнигә әйттем дә әле бервакыт, әни, нигә таптың соң син мине, дидем. Андый сүз әйтергә ярамый, югыйсә. Әти дә көз үлде. 97 яшен тутырып китте. Агаповкада бик матур мөселман зиратында яталар безнекеләр. Каберләрен карап торам, чәчәкләр утырттым, сукмагына таш плитәләр җәйдем. Барысы белән дә сөйләшеп кайтам. Безнең Мөҗип абыебыз да иртә китте бит – 55 яшендә баш миенә кан савып үлде. Әти-әни янына көн саен диярлек килеп йөри иде абый. Ул көнне дә ашыккан, әнине күрәм дип кабаланып машинасын юган. Шул килеш җан биргән. Раилә апаның ире Фәрит җизни дә иртә китте. Әллә нинди язмышлар бездә.

...Шул еллардан бирле бөтен яңгырлар Наҗия апаның җанына ява. Җылына алганы да юктыр дияр идек – аның  җегет булып җитешкән яраткан оныгы - Артуры бар. Ул бала олы юанычына әверелә. Асия вафатыннын соң, Наҗия апа киявенә әйтә, фатирда күпме кирәк – шулай яшә, ди. Алай гына булып чыкмый шул. Дәнис, хатыны үлеменнән соң ярты ел узгач ук өйләнеп куя. Артур дәү әнисе белән әтисе арасында йөри башлый. Әнисеннән 10 яшендә калган малайга сайлау хокукы бирәләр, кем белән телисең – шуның белән кал, диләр. Малай башта әтисенә елышып карый. “Ана – казна, ата – җизнә”, – дип белеп әйтәләр! Әтисе Артурны Магнитогорскига атналык мәктәпкә үк илтеп урнаштыра. Наҗия апа Дәнискә елый-елый ялвара, тилмертмә баланы, әле әнисез калганына кайгыра, инде өеннән, иптәшләреннән аерасың, ди.

Кыскасы, бер ел шул мәктәптә укыгач, сагынуга чыдый алмыйча, Артур дәү әнисе янына яшәргә үз теләге белән килә. Кемнеңдер дәвамчысы булу – шул кемнеңдернең тормышка ашмаган хыялларын үтәргә этәрә. Гайшә апа гомер буе Казан дип ашкынган, урамнарынна узар идем, дигән. Асия дә Казан дип хыялланган. Раилә апа гына яшьлектәге теләгенә ирешкән – күп еллар башкалада яши. Инде шушы хәлләрдән соң, апалы-сеңелле бер карарга киләләр алар. Мөл-мөлкәтне сатарга да Казаннан фатир юнәтерә кирәк! Әти-әнисеннән калган иске йорт елдан-елга җиргә сеңә, кар көрисе, мунчага ягарга утын кайгыртасы – үз хуҗалыгы белән гомер итүчегә эш җитәрлек, ә егәр кими бара.

Тәвәккәлләп олы сәфәргә кузгалалар алар. Артурга да туганнары белән яхшырак булыр. Раилә апаның Раушан исемле оныгы белән яшьтәшләр, дуслык җепләре ныгыр! Фатир сатып алганнан соң озак кына итеп, җиренә җиткереп төзекләндерү эшләре алып баралар. Инде булды дигәч, ике айдан янә башка торак карарга кирәк, оныгыма кысан булмасын, дигән уй бимазалый Наҗия апаны. Тагын күченәләр, тагын төзекләндерү. Ахырдан, Казан тирәсендәге бистәдән алалар фатирны! Өченче тапкыр кылынган килешүдән һәммәсе разый. Оныгы машинада дәү әнисен кирәк җиренә алып бара, туганнар белән дә рәхәтләнеп йөрешәләр. Тормыш үз көенә дәвам итә.

Билгеле, Дәнис турына сорамый булмый. Ничек яшәп ята икән?

- Шул хатыны белән бала үстерәләр, яшиләр, - ди Наҗия апа моңсу гына. Ул хатынны киявем элек тә белеп йөргән, диючеләр күп булды. Мин үзем дә, фатирымны ачкычым белән ачып кергән чакларымда ят кеше исләрен сизенә идем. Яшәсеннәр, исән-сау булсыннар. Артурга, әллә нигә бер булса да булышып куя әтисе. Алар аралашалар, санакчелтәр битендә берничә җөмлә белән хәл белешүне аралашу дип атап булса, билгеле. Артур автотранспорт техникумында укый, Раушан белән икесе бергә белем алалар. Артурның күзләренә генә карап торам. Ул бәхетле булса – мин риза! Башка берни дә кирәкми. Үзем турында уйлаганым да юк! Әнинең туган ягына барып килдек! Сагынып-саргайган авылының урамнарында, әни теләгәнчә яланаяк басып тордык. Тыныч йокласынныр. Без аларга догачы булып яшәргә тырышырбыз. Дәнис кенә килми Асия янына.

...Аларның язмышын тыңлагач сокланып та куйдым. Нигәме? Әллә кайда, урыс арасында яшәсәләр дә татарлыкларны онытмаганнары өчен! Барысы да үз динебездәге кешеләр белән тормыш корганнар, булдыра алганча яшәгәннәр. Әңгәмә вакытында бер урыс сүзе кыстырмый сөйләштеләр! Иң мөһиме - җирсү хисе аларны ата-бабаларының туфрагына кайтарган. Бер гасыр аша булса да.

Фәридә Ибраһим. Казан.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading