16+

Аягында да, кулларында да бармаклары юк, ләкин...

Яшел Үзән егете, гаҗәеп оста пианист Алексей Романов белән күптән очрашасым килеп йөри иде. Аның әнисе Луиза Левачкова белән тәрбиягә бала алган гаиләләр төркемендә аралашабыз. Инде менә кунакка килергә рөхсәт сорадым. Рәхмәт, берсүзсез риза булды.

Аягында да, кулларында да бармаклары юк, ләкин...

Яшел Үзән егете, гаҗәеп оста пианист Алексей Романов белән күптән очрашасым килеп йөри иде. Аның әнисе Луиза Левачкова белән тәрбиягә бала алган гаиләләр төркемендә аралашабыз. Инде менә кунакка килергә рөхсәт сорадым. Рәхмәт, берсүзсез риза булды.

Алексейга да рәхмәт – ризалашты. Өстәвенә, ул махсус минем өчен генә уйнады да әле. Ә мин суларга да онытып, күкнең җиденче катына ашып, әсәрләнеп тыңлап утырдым. Могҗиза дими ни дисең? Музыка мәктәбенә алганда баланың бармаклары озын булырга тиеш, диләр. Ә монда алар бөтенләй юк. Ә бәгырьләрне айкый торган көй-моң бар. Әйтерсең лә, пианино үзе уйный. Юк, пианино гына түгел, гүя, бөтен бер оркестр моң өләшә.

 “Куллары таныштырды”
 Луиза белән Владимир үзләренең ике улларын үстергән булалар инде. Әни булу, кемгәдер ярдәм итәсе килү теләге кимемәгән Луиза ханым кабат бала сөю хакында хыяллана башлый. Иреннән фатиха алып балалар йорты ишеген ачып керә ул. Үзенең мөмкинлекләрен кабат сынап карыйсы килә. Ишектән керә-керешкә үк: “Кайсы балага ярдәм кичекмәстән кирәк?” – дип сорый. Һәм аны хәзерге авыр тормышыннан туеп, балалар йортына үз аягы белән килгән Илья белән таныштыралар. 11 яшьлек үсмер үсеш дәрәҗәсе буенча бик нык артта калган була. Сеңелләренең тамагын туйдырыр өчен, төзелештә эшләргә туры килә аңа. Аны үзләренең җылы ояларына ала гаилә һәм тәрбияләп үстерә. Ә хәзер Илья үзе дә ике кыз әтисе. Бүген Казанда белем алучы Руслан да бу гаиләгә рәхмәтле.

Ләкин барысын да гаиләгә алып булмый бит. Ә ярдәм итәсе килә. Шуңа да махсус фонд ачып балалар йортларындагыларга ярдәм итә башлый Луиза. Шулай ятимнәргә бәйрәм ясап йөргәндә Луиза биш яшьлек Алексей белән таныша. Дөресрәге, башта кулларын күрә. Луизаның ярдәм фонды балалар йортына Яңа ел күтәнәчләре китерә. Сабыйлар барысы да бүләккә сузылалар. Биш яшьлек Алексей да башкалардан калышмаска теләп, үрелә. “Куллар урманы” арасында берәүнең бармаксыз кулларын күреп Кыш бабай да катып кала. Аның үзенең дә сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән баласы була. Ә Луиза кызганмый, күңеле белән бу сабыйга үзенең ярдәме кирәклеген тоя һәм күчтәнәчләрен дә күп итеп аңа бирә.

“Хәерлегә булсын!”
Күрү белән ярата ул аны, үз гаиләләренә аласы, күкрәгенә кысып юатасы, тормышның ачы җилләреннән саклыйсы килә Луизаның. Ләкин малайны бер гаилә үзләренә алырга дип документлар әзерләп йөри торган була инде. “Хәерлегә булсын!” – ди Луиза, ә үзе Алексейны күз уңыннан югалтмый. Аны тәрбиягә алган гаилә белән танышып-дуслашып китеп, аларга барып йөри башлый. Ә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш бабай булып киенеп, бүләкләр китерә.
Шулай берничә ел үтә. Аннары кабат балалар йортына килгәч, таныш кулларны күреп ала Луиза ханым. Тәрбиягә алган гаилә ниндидер сәбәпләр белән Алексейны кабат балалар йортына кайтарган була. Күңелендә бу малайны үзенеке итү теләге тагын да көчәя.

 Төнге тәвәкәллек

Ике тапкыр өлкәннәр хыянәтен татыган (беренчесе үз әнисе куркып калдырып киткән, икенчесе тәрбиягә алган гаиләнең түземлеге җитмәгән) Алесейның тормышка ышанычы югалмаган, шөкер.
 – Нәрсә генә булса да, барысы да яхшыга гына. Биш минуттан нәрсә буласын белмисең бит , – ди 21 яшьлек бар дөньяны шаккатырган, “Тормышка мәхәббәт” Халыкара премиясе лауреаты булган (ул аны Таиландка барып алган!) бу талантлы егет, өлкәннәрчә фикер йөртеп. Әйе, күпләр бу фикергә килә, тик чәчләр чалара башлагач кына.

Луиза Алексейның язмышын белгәч тә башта үзләренә кунакка чакыра башлый. Бу сөйкемле малай гаиләнең бөтен кешесенең йөрәген эретә. Шунда диңгезче ире һәм улы Денис: “Нигә син баланың күңелен кузгатып кунакка гына чакырасың? Әйдә, алыйк та кайтыйк. Безнеке булсын!” – диләр.
Луиза күңелендә дә әлеге фикер күптән туган булса да, тәвәккәллеге җитеп бетмиме, сәгате сукмаган буламы? Ә бер төнне иртәнге өчтә Алексей язмышы белән борчылып (әле тагын тәрбиягә алган ике малай да бар бит) күзенә йокы керми шактый уйланып ята да, кулына телефонын алып, Алексейга шалтырата. Һәм аны үзләренә алырга теләүләрен әйтә. Ул да йокламаган икән. Трубканы тиз ала һәм хәбәрне ишеткәч тә: “Урра!” – дип шәрран яра. Башкаларның йоклап ятулары турында да онытып җибәрә хәтта. Луиза әнисен ул үзе дә бер күрүдә ошаткан һәм бик тә аның улы буласы килгән була шул.

Мәхәббәт дигән могҗиза
Сизгер күңелле Луиза Алексейның көй-моңга битараф булмавын тоеп ала. Хәер, балалар йортында ук музыка җитәкчесе Рәйсә Наил кызы моңа игътибар иткән була. Левачковлар гаиләсенә килгәч Алексейга музыка белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыралар. Синтезатор сатып алып, телләренә кибеттәге товар бәясен язып куя торган кәгазьләр була бит, шуларга хәрефләр белән ноталар язып ябыштыралар. Шулай акрынлап көй туа башлый. Бик зәгыйфь була ул башта, тик нидер килеп чыкканнын күреп, Алексей тагын да тырышыбрак уйнарга омтыла. Ләкин синтезатор телләре бармаклары булмаган бу малайны тыңларга ашыкмый.
Ул арада Луиза каты авырып, урын өстенә егыла, суык тидереп умырткасы авырта башлый. Һәр хәрәкәтне бик каты сызланулар белән генә башкарырга туры килә. Әниләре авыргач, гаиләнең кояшы болыт артына керә.

Алексей да бик борчыла, әнисен югалтудан куркып, моңсуланып-боегып кала. Ләкин яраткан шөгылен ташламый. Тагын да тырышыбрак, үҗәтләнебрәк уйный. һәм менә могҗиза – күңелләрне әсир итәрлек көйләр яңгырата башлый. Әйтерсең лә, бу тырыш талантлы малай белән уртак тел табып, музыка коралы үзенең шундый кире булуына үкенеп, ялгышын төзәтергә һәм иң моңлы көйләрен бүләк итәргә уйлый. Шунда тагын бер могҗиза була – бу моңлы көй тылсымы Луиза ханымны аякка бастыра. Күбрәк ишеткән саен көннән-көн ныграк савыга башлый. Табиблар үзләре дә аптырашта кала. Ә бит катлаулы операцияләр ясатырга кирәк, дигән булалар. Әйе, дөньяда мәхәббәт дигән зур могҗиза да бар шул.

Остара төшкәч, төрле кичәләрдә уйный Алексей. Көннәрдән бер көнне бу талантлы егет турында “Ла примавера” оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовка да ишетелә һәм аны үзендә оркестрда уйнарга чакыра. “Бик каушадым, – ди Алексей, – ләкин әниемнең ягымлы карашы көч бирде”.
Менә шушы концертны берәү (аның кем икәнен моңа кадәр белмиләр) видеога төшереп, интернетка куя. Һәм төн чыкканчы Алексей Романов миллионерга әйләнә.

Юк, акча сумнары белән түгел, ә караулар һәм лайклар, халык мәхәббәте буенча. Иртә белән ул йокыдан танылган булып уяна. Кайлардан гына кемнәр генә шалтыратмый. Мәскәү телевидениесеннән дә чакыру озак көттерми. Башта бармый, кумиры Ник Вучич белән бергә дигәч кенә ризалаша. Ике аяксыз һәм ике кулсыз дөньяга килеп тә яшәү ямен тапкан Ник Алексейга чын күңеленнән соклана, башын ия. “Сиңа әле миңа караганда да авыррак туры килгән”, – ди, ятим үсүен белгәч.

Питердагы концерттан соң әнисен пәрдә артына чакырып: “Сезгә ни кирәк?” – дип сорыйлар. Кирәк әйбер шактый булса да, Луиза ханым протезларны сайлый. Алексейның куллары гына түгел, аяклары да кимчелекле. Уң аягында дүрт бармак кына, икенчесендә бармаклар бөтенләй юк. Алексейны протезлары булган, ләкин алар авыр, җайсыз, аягын авырттырган. Ярдәм итә алмаганга җаны әрнегән әнисе мөмкинлектән файдаланып калырга уйлаган.

Океан артына – протез артыннан
Икенче көнне үк, Питердан кайтып та тормыйча, әниле-уллы Америкага очалар. Яңа протез артыннан.
Өч ай буе ясыйлар аны. Алексейның иске протезын күргәч Америка табиблары: “Моның белән ничек йөрдең?” – дип шакката. Алексей Америкадан бу дөньяда әйбәт кешеләрнең күбрәк булуына ныграк инанып кайта.

Бер белмәгән кешеләрнең аңа ярдәм итәргә тырышуларын күрү егетнең көчен, ышаныч арттыра.
18 сәгать буе самолетта очып, арып-талып Мәскәүгә кайтсалар, аны тагын кумиры Ник көтеп торганын әйтәләр. Кабат очрашалар. Ике легенда аралашып бер-берләренең йөрәгенә яшәү уты өсти.

Алексейга ярдәм итүчеләр шактый. “Плюс җиде” хәйрия оешмасы егетнең ике хыялын тормышка ашырган. Беренчесе цифрлы фортепьяно. Аңа сөенеп туялмый егет, рухланып көйләр дә чыгара башлаган. Билегеле инде, беренче иҗат җимеше әнисенә багышланган – “Луиза” дип аталган. Фондның икенче бүләге – дүрт аяклы дусты Доберман токымлы эт – Черри.

Яшел Үзән егетенең легендар Ник белән өченче очрашуы Казанда булды. Алексей анда барысын да шаккатырып уйнаган. Бу чарага мин дә балаларыма билет алган идем. Алар барып кайткач та кич буе Ник турында гына түгел, Алексей турында да сөйләделәр. Аңа күбрәк тә сокланганнар иде. Ул бит –  үзебезнеке, шушы җирдән, шушы туфрактан.

Алексей үзен гайре табигый дип санамый. Элек шорты кияргә оялган булса, хәзер Ник Вуйчич белән очрашулардан соң уңайсызланмый. “Үзеңне ничек бар шулай яратырга кирәк, – ди ул. Ә беренче тапкыр бу сүзләрне шәфкатьле әнисеннән ишеткән булган һәм бүген аларны тормышта авыр хәлдә калганнарга да, балалар йортларында яшәүчеләр янына барып та еш кабатлый.

Татлы хыяллы өмет
 Алексей планнары турында сөйләргә яратмый. Ләкин әнисеннән аның тиздән кинода актер булып уйнаячагын белдем. Һәм уңышлар теләдем. Әйе, бу ихтияр көче нык егетне алда бары тик уңышлар, бәхет кенә көтеп торырга тиеш.

Алексей ятим бала булгач, аңа тиздән дәүләт фатир да бирер диеп көтәләр. Әлегә үзләре яшәп торган бишенче каттагысына менеп йөри. Анда лифт юк, шулай да түзә, сынатмый. Авырлыкларның вакытлыча гына булуын язмыш аңа бик күп тапкыр күрсәтте бит инде. Сынмаган-сыгылмаганнарга бүләге дә бар аның, язмышның. Үзен яратучы, хөрмәт итүче кызны да тапкан инде ул. Туйларына чакырырмын, диде. Бирсен Ходай!

Тагын бер хыялы бар Алексейның: Ник Вуйчич Ватаны Австралиягә бару. Бәлки, игелекле берәү бу хакта ишетер дә, аны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Гомере тоташ могҗизалардан тора бит, әнә, монысына да ышаныйк.

Яшел Үзән шәһәре.

Фотолар гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading