16+

Хатынына туй көнендә үк хыянәт итте

Өйләнгәнче үк аның өчен сөйкемсез сөяккә әверелгән хатыны Зөһрә, моны инде әлбәттә белми дә калды: бу вакытта иске йола буенча аны туйдан “урлап” киткән иделәр.

Хатынына туй көнендә үк хыянәт итте

Өйләнгәнче үк аның өчен сөйкемсез сөяккә әверелгән хатыны Зөһрә, моны инде әлбәттә белми дә калды: бу вакытта иске йола буенча аны туйдан “урлап” киткән иделәр.

Яңа табадан төшкән кияү яшь хатынын эзлисе урынга ресторанның караңгы бүлмәсендә башта Зөһрәнең дусты Алисәне капшады, аннан гына килен ягыннан кунаклар Зөһрәне качырган ял бүлмәсенә килде.

 Алыш-биреш башкарганнан соң яшьләр шаулаша-шаулаша кунаклар янына залга чыктылар, туй дәвам итте. Радикның гына бер дә елмаясы килми иде. Түр башына үзләренең урынына атлаганда, хатынының беләген нык кына кысып “Алай бик качасың килсә, бар, өеңә кайтып кит, эзләп азапланмам!”, - дип ысылдады. Зөһрә җиңүче кыяфәт белән, иренә карап елмаеп кына куйды, авырлы булып кылануы аңа ышаныч өсти иде. 

Радик район үзәгендә үсте, югары белем алгач та, хезмәт юлын шундагы төзелеш оешмасында дәвам итте. Яшь белгечкә җитәкчелек зур өметләр багълады, Зөһрәнең әтисе Әмир егеттә калган хезмәткәрләренә җитеп бетмәгән җаваплылык хисен тоемлады. Чыннан да, Радик катлаулы проектларга да алынып, аларны җиренә җиткереп башкара иде. Аның ярдәме белән Әмирнең төзелеш фирмасы күпмиллионлык контрактлар төзеде, йокламаса йокламады Радик, ләкин җитәкчелекнең ышанычын казанды. Биредә эшләвенә 3 ел дигәндә, ул инде кул астында 12 белгеч булган бүлекне җитәкли иде. Алисәне шушы бүлеккә ярдәмче итеп билгеләгәч тә, алда ниләр буласын белмәде шул Әмир. Кызы Зөһрәнең якын дусты иде ул, төзелеш өлкәсе буенча югары уку йорты тәмамлап, эш эзли иде.

Алисә Радикның кул астында эшли башлады, яшьләр арасында гыйшык-мыйшык кабынып китте. Зөһрә дә әтисе фирмасында эшләүче дусты янына кергәләп йөри торгач, Радик белән танышты. Алисә Зөһрәгә егет белән ике арада мәхәббәт булуына омлады, чөнки Зөһрәнең Радик белән кыйланып сөйләшүе аңа ошамый иде. Ахирәтләр арасында үсмер чордан ук урнашкан кагыйдә бар иде: бер-берсенең егетләренә күз салмаска. Әлеге шартны шушы көнгәчә үтәп килгән дуслар Радик барлыкка килгәч әллә нишләделәр: икесе дә яшь егетнең башын әйләндерергә керештеләр. 

Өйдә чәй табыны артында утырганда Зөһрә әтисе авызыннан Радик турында күп мәртәбә мактау сүзләре ишетте, Әмир кызына шундый кияү булса каршы түгеллеген дә киная белән сиздерде. Җилбәзәгрәк Зөһрә исә әтисенең эшендә ешрак күренә башлады. Алисәнең дусты белән берничә мәртәбә ачыктан-ачык сөйләшүе нәтиҗә бирмәде, ахыр чиктә Радик кемне сайлый, шуныкы була, дигән фикергә килделәр. 

Менә шуннан Радик өчен күңелле көннәр башланды! Ике кыз да чибәр, берсе хуҗаның кызы, берсе үз кулы астында эшли. Икесе дә Радикка игътибар күрсәтәләр: Зөһрә аңа тәмле ризык ташыса, Алисәсе эшендә бөтен күрсәтмәләрен үтәргә әзер. Баштарак Алисә белән җылынып киткән аралар, Зөһрә файдасына борылып куйды, җитәкче дә сүз арасында кызы белән аралашуын хуплавын һәм алай-болай гаилә корырга уйласа үзенең уң кулы итәчәген сиздерде. Зөһрәнең әлеге өстенлеген Алисә дә сизеп алды, Радик та хуҗа кызы ягына авыша башлаган иде. Тышкы яктан дустанә мөнәсәбәт сакласа да, Алисәнең эчендә әллә нинди мәкерле планнары бар иде. Зөһрә белән элеккечә аралаша бирделәр, тик ике кызның берсе дә элеккечә чын күңелдән ачылып сөйләшми иде. Радик Алисә өчен мул тормыш чыганагы булса, Зөһрә өчен ул бары тик әти-әнисенең үзен гел контрольда тотуыннан котылу чарасы иде.  Радикка кияүгә чыккан очракта да, үзенең иркен тормыш рәвешен дәвам итәсенә ышана иде кыз. 

Көннәр үтә торды, Радик Зөһрә белән ешрак күрешә башлады. Алисә күптән уйлап куйган планын чынга ашыру өстендә эшләде: Радикка барып ирешерлек итеп, башка хезмәттәшләренә үзенең Радикны ничек яратуын, егетне Зөһрә белән күргәч йөрәгенә авыр булуын сөйләде. Әлбәттә бу сүзләр Радикка да килеп иреште. Яшь җитәкче горурлыгын кая куярга белмәде: менә бит, алмадай ике кыз ул дип үлеп тора! Зөһрә белән барып чыкмаган очракта, Алисә бар. Барып чыкса да, Алисә белән шаярып алырга каршы түгел ул. Ә нәрсә, кыз үзе кочакка керергә атлыгып тора бит.  Тик әлегә Радик аны бик якын җибәрми, Зөһрәне ияләштереп бетерәсе бар. Зөһрә – югары хезмәт хакы белән яңа эш урыны дигән сүз. Бу мәхәббәт өчпочмагында һәркем бер-берсен үз файдасына алдарга тырыша иде. 

Көннәрдән бер көнне Алисә Радикны җитди сөйләшүгә чакырды. Зөһрә белән танышуларына кадәр егеткә гашыйк булганын, хәзер бик газаплануын, ләкин егеткә бәхет кенә теләвен тәфсилләп сөйләгәннән соң, Алисә Радикка Зөһрәдән килгән “Мин теләсә кайсы егетне карата алам, Радик та минеке булачак, әйдә бәхәсләшәбез? Ике ай эчендә ул минеке булачак” дигән хәбәрне укытты. Кызларны үз кубызыма биетәм, дип уйлаган Радикның гоурлыгына нык тиде бу хәбәр.

Хәзер Зөһрә аңа ул кадәр матур кебек тоелмый башлады. Берничә елдан үз көче белән җитәкче урынбасары булачагына ышана иде ул. Радик йодрыкларын кысып куйды. Бу вакытта гөнаһсыз кыяфәт чыгарып аңа карап утыручы Алисә үзе аткан укның дөрес кадалуын аңлады: егет Зөһрә белән бүтән аралашмаячак иде. Кыз актерлык осталыгын күрсәтүен дәвам итте: Радикка елый-елый Зөһрәне бик якын итүен, бертуганы кебек күрүен, бу сөйләшүне белсә аралары бозылачагын, аңа бу хакта әйтмәвен үтенде. Радик кызның риясызлыгына ышанып, Зөһрәгә сөйләмәскә сүз бирде. Тик ул әле үзенең Алисәнең уенында бер курчак кына икәнен аңламый иде.

Зөһрә күпме тырышса да, Радик белән ник аралары суынуын аңлый алмады. Егет аңлатып тормый гына очрашудан кача башлады. Аның каравы дустының авызы ерылды, егет аны кинога чакырган иде. Читтән генә бу хәлләрне күзәткән Әмир дә аптырады, ул инде Радикны үз гаилә әгъзасы итеп кузаллый иде. 
Алисәнең эше җайлашты, Радик белән көн дә күрешәләр, кызны яллап торучы фатирыннан иртән эшкә машина белән кереп ала, кайтарып куя. Ул бик сак булды, Радикка бирелергә ашыкмады, вакытны сузды, Зөһрә ягыннан һаман берәр этлек көтте. 

Радик күптән түгел генә өч бүлмәле яңа фатирга күченеп, хезмәттәшләрен өй туена чакырды. Әлбәттә, җитәкчесе Әмир белән аның кызы да килделәр. Ләкин Радик җитәкчесенең кызына күтәрелеп тә карамады. Зөһрә бик игътибарлы иде, егетнең үз-үзен тотышыннан, Алисәгә вакыт-вакыт ач караш ташлавыннан алар арасында әлегә берни дә булмавын аңлады. Ничек тә булса Алисәне  Радикның өй туе мәҗлесеннән тизрәк озатырга кирәк иде. Әтисен аш бүмәсенә чакырып, Радик белән дуслашасы килүен аңлатты, Алисәгә берәр эш кушуын үтенде. Алисә Радик бүлегеннән китеп, вакытлыча Әмирнең ярдәмчесе вазифасын башкара иде, шуңа да кызга эш йөкләү авыр булмады. Җитәкче ата кызының башында ни икәнен әлбәттә белми иде. Хуҗасы кушкан йөкләмәнең ким дигәндә 3 сәгатькә сузыласын аңлап, Алисә табынны ташлап офиска китте. Берникадәр вакыттан аның янына Әмир дә килде, алар эшкә чумдылар, ничек кенә таерга тырышса да, эшнең ахыры күренмәде. 

Ә бу вакытта Зөһрә Радикны исертеп йокы бүлмәсенә кертеп салды, әле генә Алисә белән гөрләшкән егетнең өендә Зөһрә хуҗа булып йөргәнгә кунаклар шаккатты, ләкин сүз әйтмәде. Хезмәттәшләрен ашыктырып озаткач, кыз йокы бүлмәсенең пәрдәләрен ябып, Радик янына юрган астына кереп ятты. Нәкъ ул исәпләгәнчә, йокы аралаш исерек Радик, янында яткан Зөһрәне Алисә дип уйлап, үз эшен башкарды. Канәгать елмаеп, Радик янында Зөһрә йокыга талды.

Иртән Радик янында җәелеп йоклап ятучы Зөһрәне күреп шаккатты. Егет кичәге кичне искә төшерде. Кызны дер селкетеп уятып фахишәлектә гаепләде. Ләкин кызның җавабы әзер иде: “Әтигә син көчләдең дип әйтәм!”. Радик фатирының зал ягына куелган яшерен камераларын карап, үзен махсус эчертүләрен күреп оясыннан уятып чыгарган аю сыман үкерде, Зөһрәгә киемнәрен җыеп әкрен генә чыгып китүдән башка чара калмады.  

Шушы көннән Радик хуҗа кызын бөтенләй күралмаска әйләнде, Алисә белән аралары якынайганнан-якынайды. Өй туендагы хәлне кызга ишеттерделәр, ләкин Алисә Радик каршында белмәгәнгә сабышты, эш уеннан узып, ике дус арасындагы ярыш җитди төсмерләр ала башлаган иде. Алисәгә берничек тә җиңелергә ярамый, ул “сугышта нинди корал да ярый” дигән гыйбарәне истә тотып булса кирәк, Зөһрәнең өй туендагы кыланмышын да вакытлыча эчкә йотты, дәшмәде. 
Ә уеннан уймак чыннан да чыкты, Зөһрә берәр айдан Радикка әтисе каршында үзенең авырлы икәнен җиткерде. Таныш хатыныннан алган йөклелек турындагы язу үзенекен итте: Зөһрә сөенеченнән нишләргә дә белмәде: бердән, ул Алисәнең борынына чиертте, икенчедән әти-әнисеннән ерак иркен тормышны күзаллады. Бала табу якын киләчәктә аның тормыш планнарына кертелмәгән иде, ул әле яшь, башта үзе өчен яшәргә кирәк. Алисә дустының алдавын белсә дә, Радикка берничек тә дәлилли алмады. 

Шулай итеп, күпме генә карышса да, өметле белгеч Радикны бөктеләр: җитәкчесе кызы Зөһрә белән туй көне билгеләнде. Әмир егетнең кәефсез йөрүен һәм мәҗлескә теләр-теләмәс кенә әзерләнүен туй алды дулкынлануына юрады. Кызының ул уйлаганча әйбәт егеткә кияүгә чыгуы һәм үзенең тиздән бабай булуы аны бәхетле итте. Зөһрә исә, үзенең җиңүе белән мактанасы килеп, туйга Алисәне дә чакырды. Алисә үчле, бик үчле иде. Килен ягыннан килгән кунак егетләргә дә кәләшне урлау йоласын ул исләренә төшерде. Тәнәфес вакытында Зөһрәне ял бүлмәсенә качырдылар, Алисә туй бүләге тапшыру хәйләсе белән Радикны караңгы бүлмәгә чакырды. Алисәдән теләгәнен ала алмый калган Радик кызның үзенә сарылуына каршы килмәде. Туй бүләге шушы иде, кияү егетне намусы борчымады. Ләкин Алисәнең “бүләге” моның белән генә бетмәгән булып чыкты: кәләшне “сатып алып” түргә кереп утыргач, кунаклар урнашкан өстәлләрнең каршы ягындагы зур экран кабынды. Алисә әле генә Радик белән гыйшык уены уйнаган караңгы бүлмәдән чыккач туйга кереп тормады. Мәҗлес алып баручыга яшьләргә видеокотлау дип бирелгән һәм зур экранда ачылган видеоязмада Радик белән Алисәнең бүгенге очрашулары иде... Аны Алисә телефонын алдан көйләп куеп төшергән иде. 

Зөһрә хурлыктан нишләргә дә белмәде, туй шушы урында өзелде. Әмир кызды, аңа кунаклар каршында оят иде, кызының барын да сөйләп бирүдән башка чарасы калмады. Радикны Зөһрәгә якын да җибәрмәделәр, берничә көннән аны аздан гына хатыны булмый калган кызның әтисе эштән дә куды. Ике куян артыннан куып берсен дә тота алмаган Радик, ниһаять, үзенең мәкерле уенда курчак кына булганын аңлап алды. 
Кызлар икесе дә җиңелде...

Айгөл Имамиева, Мәскәү. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading