Ләкин аңарчы, өйгә кайтканчы, табиб юлында йөрергә туры килә Гөлнарга. Баланың аягы зәгыйфь, җитмәсә, авырлыгы да алты килога да тартмый – күкрәк баласы кебек кенә. Ә бит инде ул 10 айлык була бу чакта. Тәҗрибәле доктор озак карап торганнан соң вакытның узганын әйтә , бик соң килгәнсез, шулай да нәрсә дә булса эшләп була дип өметләндерә. Ләкин башта: “Моңарчы кайда йөрдегез? Балагызны бөтенләй аяксыз калдыра язгансыз бит, әни кеше!” – дип каты гына ачулана. Гөлнара күз яшьләрен йотып, дәшми. Ярдәм итәргә алынган шәфкать туташы баланың аныкы түгеллеген әйткәч, доктор гафу үтенә, сабый аягына гипс салып җибәрә.
Менделеевскида мондый белгечләр юк, шуңа да Гөлнарага кызын алып атнага өч тапкыр Алабугага йөрергә туры килә. Кызчык бит үсә, аягы да үсә. Шуңа гипсны да, махсус аяк киемен дә бик еш алмаштырырга туры килә.
Ул аяк киеме белән кызганыч хәлләр дә була урамда йөргәндә. Сәбәбен белмәгән кешеләр: “Әнисе үзенә матур туфлилар алып кигән, кызын җайсыз аяк киеме белән йөртә”, – дип гаепләп карап китәләр, туктап әйтергә дә күп сорамыйлар. Андый вакытларда Гөлнарага тагын күз яшьләрен эчкә йотарга туры килә.
“Сиңа мондый бала нигә кирәк?!”
Малаем туса, Альфред кушам, ди. Альфред Робертович була. Ә үзе Роберт Альфредович. “Кем генә булса да, исән-сау дөньяга килсен дә, тигез канатлы булып, әти-әнисен сөендереп үссен!” – ди Гөлнара. Без дә шул теләктә. Иң мөһиме – ятимлек ачысын татымасын!
“Гөмбәнең дә әнисе бар!”
Балалар әти-әниләренә бик рәхмәтле. Беркөнне урманда йөргәндә Карина: "Әни!" - дип кычкырып җибәргән. "Ни булды, кызым?" – дип борчылып янына барса, кызы куш гөмбә тапкан икән.
– Кара әле, әниле-кызлы бит болар! – дип фотога да төшергән. - Гөмбәнең дә әнисе бар, ул бәхетле. Минем дә әнием бар, мин дә бәхетле, – дип кысып-кысып кочаклаган әнисен. Шул чагында Гөлнара уйлап куйган. Әгәр дә 2008 елда тәвәкәлли алмыйча, йә куркып калып, бу сабыйны алмаган булса, язмышлары ничегрәк булыр иде икән? Бәлки, кызны тагын берәр игелекле шәфкатьле җан үзенеке итәр иде. Тик Гөлнара бүгенгедәй бәхетле була алмас иде ул чакта.
Җылыга елан ияләшә, диләр. Барлык җан ияләренә кирәк ул җылы да, наз да. Шуңа да инде Таһировлар өендә биш песи баласы һәм дүрт эт яши. Песи баласының берсен кышкы салкын көнне Карина күтәреп кайткан. Ныклап карасалар, аның да аягы тумыштан зәгыйфь икән. "Әнием, урамда калдырмыйк инде, миңа охшаган бит ул..." - дигән кызы, әнисенең күзләренә карап.
– Барыбызга да урын җитә, – ди Гөлнара. Үз өйләре белән яшиләр бит. Тик менә әлегә газ гына кертелмәгән. Кертергә иде инде аны. Тормыш кырыслыклары, гаделсезлекләре белән бу дөньяда музей экспонаты булырлык бу ханымның күңелен суытмаска иде.
Гөлнара Таһирова үзләренең районында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын да җитәкли. Бик күпләргә җылы сүзе, акыллы киңәше һәм үзенең үрнәге белән ярдәм итә. Районда да бик хөрмәтле ханым.
Гөлнара шатлыгы белән дә уртаклашты. Каринага Россия бүләген тапшырганнар: ГТО значогының көмешен биргәннәр. Бронзасы булган инде. Ә мин шунда “Гөлнараның үзенә значокның гына түгел, медаль йә орденның алтынын бирергә кирәк!” – дип уйлап куйдым.
Комментарийлар