16+

«Шикәр комын 100 сумга сатып ал әле. Кибеткә кереп бер чәкүшкә генә алып чыгыйм»

Әбиләрне ак яулыгын бәйләп, һәрчак изге теләк теләп, аркадан сөеп калганына күнеккәнбез.

«Шикәр комын 100 сумга сатып ал әле. Кибеткә кереп бер чәкүшкә генә алып чыгыйм»

Әбиләрне ак яулыгын бәйләп, һәрчак изге теләк теләп, аркадан сөеп калганына күнеккәнбез.

Алар догасына ышанабыз, алар биргән киңәшләргә таянабыз, алар салган сукмак буйлап алга атлыйбыз.

 Гел хөрмәттә, хасияттә генә яшәтәсе килә өлкәннәрне. Тик, һәрчакта да алай барып чыкмый икән шул. Кемдер җәмгыятьне гаепләр... Ә бәлки үзләре кайчандыр хаталангандыр, бәлки тирә-юньдәгеләр гаепледер. Тик, гаеплене эзләр сәгать түгел. Әбинең бүгенгесе кызганыч, өметсез киләчәге тетрәндерә...

Табигатьтә ап-ак карлар яуды. Ак мамык сарган җир йөзендә бары тик ак хисләр, ак ниятләр янәшәсендә генә яшисе килә. Күңелне җәрәхәтли торган вакыйгаларны табигать-Анабыз гына яшереп бетерә алмый шул. Кеше үзе теләмәгәч...

Чатнама суык көндә өстенә юка гына куртка кигән, башына инде уңып төсен югалткан шәл бәйләгән әбине очраттым. Әлегә кадәр бер генә тапкыр да күземә чалынганы юк иде. Бу юлы да игътибар итмәскә тырышсам да, туп-туры миңа таба килеп, әби сүз башлады:
– Кызым, эчем дә, башым да бик авырта, зинһар өчен булыш әле!

“Ашыгыч ярдәм” чакыртыргамы, өенә кайтарыргамы, нишләргә соң дигән уйлар белән карашымны аңа төбәдем. Әбинең сүз дәшкәнне, хәлен сораганны көтәр чамасы юк:

– Менә шушы шикәр комын 100 сумга сатып ал әле, балам. Кибеткә кереп бер чәкүшкә генә алып чыгыйм әле. Юкса, яшәрлегем, хәтта суларлыгым калмады, – дип, кулындагы пакетны миңа сузды әби. 

Ә аның кулында өч килограмм шикәр комы иде. Әле яңа гына Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күчтәнәч буларак тапшырылган шикәр комы.
Чарасызлык алдында калдым. Әби бит кемнеңдер кадерлесе. Кайчандыр шушы калтыраган куллары белән балаларын тибрәткәндер, дерелдәп торган иреннәре белән сабыйларын назлагандыр. Куенының, кочагының җылысы да безнең әниләрнеке кебек бернигә дә алмаштырмас булгандыр. Ә бүген аның үз дөньясы, максатлары һәм омтылышлары. 
Кулымны кесәмә бер тыктым, бер алдым. 

– Әби, шикәр комыңны өеңә кайтарып куй да, тәмләп чәй эч. Менә сиңа 100 сум сәдака булсын, – диясем бик килде. Ләкин түр башында ак яулыгын бәйләп изге догаларын кылып, өйдә терәк булып утырыр яшьтәге әбигә исерткечләр эчәр өчен акча сузарга йөрәгем каршы килде.
Аның үз сүзе:
– Ал инде, кызым, ал, шәфкатеңнән ташлама инде. 
– Юк, әби, мин андый шикәр комын авызыма каба алмыйм. Сезне дә шешә тоткан хәлдә күрәсем килми, – дип, тизрәк китү җаен карадым. 
Әбием акрын гына машиналар тезелгән рәт буенча кабат сатулашырга китте. Юл буе уйлап һәм уйланып кайттым. Дөрес эшләдемме мин? Бәлки, чыннан да, аны кемгәдер сатып җибәргәнче, акча бирергә кирәк булгандыр. Акыл һәм уйлар каршылыгы тынгы бирми. Әгәр шундый чиккә җиткән икән, ул аны бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса аннан соңгы көнгә барыбер сатып җибәрәчәк, ул пакетны шешәгә алмаштырачак бит инде. 

Ташландык кыяфәт, әллә кайдан аңкылып торган исләр, мескенләнү ир-атларны да бизәми. Матурлык үрнәге булып торган хатын-кызларга, бигрәк тә аналарга урам буйлап йөрерлек хәлгә төшү оят та, хурлык та. Шуңа күрә дә бик кызганасы килсә дә, салкын йөрәк белән эш итәргә туры килде. 

Район әллә ни зур түгел. Бүген күреп белмәгән кеше белән икенче көнне очрашасың, кызыксынасың, сорашасың. Әбине дә тиз генә оныта алмадым. Кем икәнен, нинди тормышта яшәвен беләсем килде. Соңыннан ишетүемчә, әби өч ир бала үстергән. Бер уллары вафат булган. Икесе калада яши. Бүген алар ире белән көн күрәләр икән. Пенсия акчасы килгән көннәрдә бәхетле һәм канәгать кыяфәт чыгарып йөрсәләр дә, саклап, кирәгенә генә тотмагач, ай арасы озак үтә шул.

Балалары башта кайткалап йөрсә дә, һаман да бер үк күренеш белән очрашудан туеп инде аралашмас булганнар. Тәмле ризык исе аңкып тормаган, балачакның җылы хатирәләрен сакламаган йортка кемнең кайтасы килсен соң? Бик кадерле, бик хасиятле булып, җылы мөнәсәбәтләр урнаштырып яшисе иде дә бит!

 Әбинең калтыранган кулларының учына акча салучы табылыр. Шикәр комына да ия чыгар. Тик моның белән гомер көзенең бусагасын атлап баручы өлкәннәрнең хәле җиңеләерме соң? Алар бит, тамак ялгарга түгел, ә баш төзәтергә дип акча эзли, кеше күзенә карый. Ә чит юлга тайпылган сукмаклардан атлаучы кешеләрнең күп вакыт тормышы аяныч һәм үкенечле тәмамлана. 

Кадерле булып, тапкан һәм баккан балаларның соңгы сулышкача барлыгын тоеп яшәүләргә ни җитә. Әниләренә кул селтәүче балаларда да гаеп юк түгел. Әбине акларга теләмәсәм дә, әни – әни инде ул. Исән чакта кадерләрен белсәк иде.

Ләйлә Искәндәрова. 
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading