16+

«Соңгы күрешүебез шул булды. Ана күңеле сизгәндер мөгаен...»

Мин аңа карыйм да, тирән уйга калам...

«Соңгы күрешүебез шул булды. Ана күңеле сизгәндер мөгаен...»

Мин аңа карыйм да, тирән уйга калам...

Бирсә бирә икән Аллаһы Тәгалә адәм баласына сынавын да, шул авырлыкларны күтәрә алырлык сабырлыкны да кызганмыйча бүлә икән...  98 яшен тутырган ак әби белән күз карашым очрашкач "Татар хатыны ниләр күрми?" дигән уйлар биләп ала. Ә ул яшь кызлар кебек әле тыйнак кына көлеп ала, әле буразна-буразна булып сузылган җыерчыклы битләреннән күз яшьләрен сөртә! Аллаһы Тәгалә бәхетен дә, хәсрәтен дә кызганмаган Зөлхия әбиебездән. Соңгысы бигрәк тә: әтисез үскән балачак еллары дисеңме, сугыш елларында тимер трактор артында узган яшьлек еллары... беркайчан да "әти" сүзен әйтә алмаган кечкенә кызчык тормышка чыгып, 6 балага гомер биргән ананың балалар югалту хәсрәте дисеңме, тормыш терәге - ирен югалту.... тик бу сынаулар аны сынатмый, киресенчә көчле рухлы итә.... 

Ирем ягыннан карт әбиебез Зөлхия әби Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында 1926 елда дөняга килгән. Әнисе Хәеркамал белән әтисе Заһирның мәхәббәт җимеше булып туса да, аларның сөю-назларына төренеп үсү насыйп булмый сабыйга. Кечкенә Зөлхиягә бер яшьтә җиде ай булганда әтисе авырып китә, озак та тормый кечкенә кызчыкны ятим итеп бу дөньядан китеп тә бара. Зөя күперен төзегәндә Заһир үпкәсенә салкын тидергән була. "Әти" сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган сабый, әтисен фоторәсем һәм әнисенең сөйләүләре буенча гына күзаллый. Әтисе авырый башлагач та, балага чир йокмасын дип куркып, Зөлхияне кулына да ала алмыйча китеп барган ата кеше. "Эх! Туйганчы сөя, туйганчы ярата алмадым кызымны." – дия торган булган әтисе. Тол калгач Хәеркамал кайната белән кайнана йортыннан үз нигезенә кайтып китә. Анда да колач җәеп каршы алмыйлар бала белән ананы. Әти-әнисеннән кала, абыйсының гаиләсе белән бер түбә астында яшәргә туры килә аларга. 

- Берниичә тапкыр димләп карасалар да, икенче тапкыр кияүгә чыкмады әни. Әтигә тугры булып яшәде, - ди Зөлхия әби. - Аннары кияүгә чыгу турында уйларга да вакыты да ул түгел иде бит. Көн-төн эштә. Ул миңа әни дә, әти дә булды. Ул булганда ятимлек хисен тоймадым мин. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач гына дөнья авырлыклары авылның һәр йортына бәреп керде. Бер-бер артлы авылдан ирләр фронтка китә торды. Ә без яшь кызларның колхоз эшеннән башыбыз чыкмады. Сугыш кырында ирләр корал тотып дошманга каршы көрәшсә, без дә тылда көрәштек. Сугыш башланган көндә балалыктан чыктык, телисеңме-юкмы без олыгаерга мәҗбүр булдык. Тормыш йөген тарту, хатын-кыз, карт-корыга, безгә калды. Бервакыт Кайбыч урманында окоп казырга авылдагы һәр йорттан кеше җыя башладылар. Әнкәй белән безгә да чират җитте. Бу кызыгыз бик яшь күренә, дип мине окоп казырга алмадылар. Ябык булганмындыр инде. Кызганганнардыр. Авылга кире кайтып киттем. Ә әни окоп казып калды. Тик бер михнәттән арындым дип уйласам да, мине икенчесе сагалап торган икән. Албаба тимер юл станциясенә арба белән ком ташырга җибәрделәр. Җиңел булмады билгеле. Көне буе арба тартып, кулларымның хәле калмас иде. Кич кунарга фатирларга кайта идек. Бер фатирда 10 кеше. Киемнәрне киптерү, юыну дисеңме - үзе бер газап. Мондагы эш бетеп өлгермәде, урман кисәргә Лаешка җибәрделәр. Ничек түзгән, ничек чыдаган дим. Уйласам, ул арганлыкларны хәзер дә кул иңбашлары тойгандай була, - ди Зөлхия әбиебез сугыш елларын искә алып.

Авылга кайтып төшсә, колхоз рәисе аны күрше Норлат авылына тракторга укырга җибәрә. Юк дип әйтеп булмый, хәер, сораучы да булмаган алардан. Нурания исемле кыз белән алты ай укыганнан соң, бер тәҗрибәсез көе басуга эшкә чыгып китә батыр кыз. Биш ел тракторда эшләргә мәҗбүр була ул. Яздан башлап кара көзгә кадәр кырда эшләсә, кышкы айларда - трактор ремонтлауда. 

- Ул тракторлар бүгенге кебек түгел. Хәтта фаралары да юк иде. Ягулык салучы фонарь кабызып яктыртып тора. Тракторны сүндерергә ярамый. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли идек. Сменалап эшләдек. Мин яшь булгач төнге сменага куймыйлар иде. Кояшлы матур көндә сөенеп эшләрсең. Ә яңгырлы, җилле, салкын көннәр дә бар бит әле. Менә андый чакта ачык кабиналы тимер тракторда эшләве иң авыры. Җиңү көнен көтеп эшләдек. Шул өмет яшәтте дә, эшләтте дә. Көтүебез юкка булмады. Җиңү көнен Шырдан авылы кырында каршыладым. Әле дә Шырдан егетләренең "Сугыш бетте. Безнекеләр җиңде" дип килеп әйтүләрен хәтерлим. Ышануы авыр иде. Ниһаять бу авыр хезмәттән арынам икән дип шатландым. Тик сугыштан соң да җиңел булмады. Ныклап аякка басарга да шактый вакыт кирәк булды әле, - ди күз яшьләрен сөртеп әбиебез. 

Ничек кенә авыр булса да, яшьлек белән ул авырлыклар онытыла билгеле. Зөлхия әбиебез авыл егете Фәйзрахман белән гаилә корып яши башлый. Бер-бер артлы балалары туа. Өч малай: Фирдүс, Фоат, Илфат, өч кыз - Фәрдия, Әлфия, Равиләгә гомер биргән ул. Кайнанасы Сәхипкамал балаларны карарга булыша. 18 ел бергә дус-тату гомер кичергәннәр. Бала тапкач хәзерге кебек декрет ялында утыру булмаган. Бер-ике айдан колхоз эшенә чыгасың .

- Күрше Козловкага сөт сатырга йөрдек. Паратскийга да йөри идек. Сөтне бараклар арасында стаканлап сатып йөргән чаклар булды. Шул саткан акчага ризык алып, аллап-артлап асып, төялеп авылга җәяүләп тә кайта идек. Сыер, сарык асрадык. Аларны ашатырга печән җыеп өлгереп булмый иде. Авылда кеше күп, бөтенесе дә терлек асрый. Ә печән җирләре җитми. Көтүлек җирләрендә печән чабып булмый. Кырлардан эт эчәгесе, билчән йолкырга йөрдек. Әле аны йолкыйсы бер михнәт, көянтәләргә салып алып кайтуы - икенче. Иии, без күргәннәр... Балаларга киертергә ни киеме, ашатырга ни ризыгы җитмәгән вакыт. Хәзерге тормышыбыз җәннәт кебек. Табын тулы ризык, инештән су ташыйсы юк... - дип фикерләре белән бүлешә  әңгәмәдәшем. 

Бу авырлыкларга да түзәрсең, матур киләчәккә өмет яшәтә әле адәм баласын. Тик югалтулар гына янган йөрәкне яралый. 1982 елда ирен югалтса, 1988 елда Илфатын югалта ана. Сынаулар моның белән генә бетми икән шул әле. Әҗәл 2011 елда Фирдүс улын да тартып ала. Бу яралардан аз гына терелдем дигәндә, 2020 елда бер ай арасы белән ике баласын җир куенына сала ана. Башта улы Фоат китеп бара. Аның кырыгын гына уздырган көннән соң, олы кызы Фәрдия дә күзләрен мәңгегә йома. 

- Фоатны җирләгәч, Фәрдия кызым Казаннан ун көнгә авылга кайтып торды. Гадәттә, киткәндә капка төбеннән генә машинага кул болгап озатып кала идем. Бу юлы, машинасы янына барып, тәрәзәсе янына ук килеп озатып калганмын. Соңгы күрешүебез шул булды. Ана күңеле сизгәндер мөгаен, саубуллашуыбыз булгандыр... Озак та тормады Фәрдиям китеп барды, - диде күз яшьләрен сөртеп Ак әби. 

Ике елдан тагын кайгы аның капкасын шакый. Бу юлы төпчек кызы Равилә вафат була. 

- Әти мине сөеп туя алмадым дигән кебек, мин дә балаларым белән туйганчы сөйләшеп туя алмадым. Бала югалтуны сүз белән генә аңлатып булмый шул. Күңелдәге хисләрне җиңә алмыйча, сулыгып-сулыгып елаган чакларым күп булды. 98 яшемдә бит. Уйларга да вакыт җитәрлек. Тирә-юньдә 5 баласын җир куенына салган кем бар? Эх, бер утырып сөйләшәсе иде... Бишесе дә йөрәк түремдә... Яралы йөрәгемне тырнап тора, аларны уйламаган көнем-сәгатем юк... Уйласам тамагыма төер утыра. Кулдагы кайсы бармакны тешләсәң дә, бертигез авырта бит. Барысы да үземнекеләр... Хәзер бар ышанычым, өметем Әлфия кызымда. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен дип көн дә Раббымнан сорыйм. Бала караган кебек карый мине, балакаем - дип үзе сөйли, үзе яулык чите белән күзләрен сөртә...

9 ай йөрәк түрендә йөрткән, төннәр буе баккан 5 баласын җир куенына салган Ананың күңелендә нинди уйлар, нинди хисләр, нинди давыл-бураннар икән? Анысы бер Аллаһка гына мәгълүмдер... Бүгенге көндә адәм баласы берәр авырлык килсә я психологка чаба, я булмаса, тагын да яманы күрәзәче-багучыга... Ә безнең әбиләребез нинди генә сынау, авырлык килсә дә сыгылып төшмәгәннәр. Хәер, аларның уфтанып утырырга вакытлары да булмагандыр. Хезмәт белән йөрәк ярсуларын басканар. Итәк тулы бала-чагага ничек кием җиткерү, нәрсә ашату кебек дөнья мәшакатьләре белән янып хәсрәтләр дә онытылгандыр мөгаен...

Бүгенге көндә әбиебез бердәнбер кызы Әлфия апа тәрбиясендә гомер кичерә! Җан тынычлыгын догалардан ала ул. Тәсбихе кулыннан төшми. 17 оныгы, 17 оныкчыгы, 1 оныкчыгының баласы – дүрт буын оныклары өчен дога кыла. Әлфия апабызга Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм көч бирсен. Аның да язмышы җиңелләрдән түгел. Аны да Раббыбыз сабырлыгын ныгытырдай сынаулар белән сынап тора. Хәер, аның язмышы да башкаларга гыйбрәт алырлык аерым язма язарлык.…
 

Зөлхия әби авыл мәктәбе укучылары белән. Ул авылның иң өлкән кешесе. Бәйрәмнәрдә аны котламый калмыйлар. 
Оныкчыклары белән

Руфия Мөхетдинова-Ишметова


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading