16+

Әти хатынын миңа калдырып китте...

Тормыштагы хәлләргә карыйсың да, кинодан бер дә ким түгел, дип уйлап куясың. Минем язмышны кешегә сөйләсәң, күпләр аңламас, сүгәр. Бер яктан, шулай. Әмма...

Әти хатынын миңа калдырып китте...

Тормыштагы хәлләргә карыйсың да, кинодан бер дә ким түгел, дип уйлап куясың. Минем язмышны кешегә сөйләсәң, күпләр аңламас, сүгәр. Бер яктан, шулай. Әмма...

Миңа 13 яшь булганда, әти 18 яшьлек кызга өйләнде. Алар бергә эшләде, өстәвенә ул параллель рәвештә институтта белем алды. Әтинең яшь хатыны миңа ошый иде. Ул да миңа гел яхшы мөнәсәбәттә булды. Үсә төшкәч, аны хәтта үбәргә тели идем. Үсмер чакта кем генә олы кызлар турында хыялланмый...

Матур гаилә тормышы алты ел дәвам итте. Һәм барысы да бер мизгелдә үзгәрде. Узган ел көз көне әти яман чирдән үлеп китте. Начар чир икәнен соң белдек, әти кинәт китеп барды. Әтисез алга таба ничек яшәрбез дип бик борчылдым. Әмма тормыш дәвам итте.

Әтинең хатыны белән беренче тапкыр туган көнемдә йокладым. Шәраб эчтек тә, үбештек. Калганын начар хәтерлим. Иртә белән бер түшәктә уяндык. “Мин сине бик яратам”, – дип әйткәнемне үзем дә аңламый калдым. Ә ул җавап итеп иренемнән үпте. 

Шул көннән бирле без бергә, әмма бу турыда беркем дә белми. Кеше янында үзебезне гадәттәгечә тотабыз. Икәүдән икәү калгач, бар да үзгәрә. Миңа оят, әтинең рухы алдында оят. Ул бик кырыс, әмма киң күңелле кеше иде. Бу гамәлем өчен мине мәңге кичермәс иде. Ләкин үткәннәргә кире кайтып булмый. Хәер, үзем дә булган хәлләргә үкенмим сыман...

Исемем редакция өчен генә.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading