16+

Алдакчылар көне игълан итәбезме соң?

«Шәһри Казан» газетасын алу белән, «Фирдәвес Зариф баганасы»н укуымны яшереп тормыйм. Гыйбарәләре шулкадәр дә тирән мәгънәле аның. Искиткеч күзәтүчән, аналитик акылга ия бу шәхес бик тә үзенчәлекле фикерли, көтелмәгән ачышлары белән тетрәндереп тә җибәрә: гади генә дип уйланган нәрсәләрнең хикмәтенә төртеп күрсәтә, сер ишекләрен ачып җибәрә. Укырга җиңел, камил рифма-ритмга...

Алдакчылар көне игълан итәбезме соң?

«Шәһри Казан» газетасын алу белән, «Фирдәвес Зариф баганасы»н укуымны яшереп тормыйм. Гыйбарәләре шулкадәр дә тирән мәгънәле аның. Искиткеч күзәтүчән, аналитик акылга ия бу шәхес бик тә үзенчәлекле фикерли, көтелмәгән ачышлары белән тетрәндереп тә җибәрә: гади генә дип уйланган нәрсәләрнең хикмәтенә төртеп күрсәтә, сер ишекләрен ачып җибәрә. Укырга җиңел, камил рифма-ритмга...

Күңелемнән, бу канатлы сүзләр кайчан китап булып чыгар икән, дип уйлап кына йөргәндә, менә сиңа мә - «Шәһри Казан»ның февраль саны килде. Гадәтемчә, «Фирдәвес Зариф баганасы»на күз салдым бит инде һәм... җанымда давыл купты. Никме? Менә бу җөмләсенә каршы: «Мәхәббәт юк ул, яратам дигән булып аны үз максатларында корал итеп файдаланган алдакчы хатын-кызлар һәм ир-атлар гына бар».
Йа Хода! Мәхәббәтсез бу дөньяда яшәүләрнең бер мәгьнәсе дә, яме дә калмый лабаса! Без бу дөньяга Мәхәббәттән яралганбыз, безнең яшәешебезне Мәхәббәт ямьле дә, гамьле дә итә. Җирдә яшәүнең бар мәгънәсе Мәхәббәтнең көчен исбатлауда! Шул ук Мәхәббәтебез безне киләчәккә алып бара. Ул булганда, яратканда гына җыр языла. Җанда иҗат ялкыны кабына. Ә иҗатсыз яшәеш - төшсез чикләвек, сусыз ярлар... тагы әллә нинди бушлыкларга тиңдер ул. Ничек инде бар яраткан, гашыйк җаннарны... «мәхәббәтне үз максатларында корал итеп файдаланган алдакчылар» дип атарга мөмкин?!
Нишләдең син, Фирдәвес? Әллә үз гомереңдә бер генә тапкыр да гашыйк булмадыңмы? Әллә Ләйлә белән Мәҗнүнне дә, Хөсрәү белән Ширинне дә, Шәхсенем белән Гаребне дә, Тристан белән Изольданы да, Таһир белән Зөһрәне дә, Сөһәил белән Гөлдерсенне дә, Йосыф белән Зөләйханы да алдакчылар дип атар идеңме? Синеңчә, шагыйрьләр шигырьләрендә алдашалар булып чыга. Юк инде, чын шагыйрь - ихласлык ул һәм алар бервакытта да шигырьләрендә алдашмыйлар! Чын шигырь - җаннан түгелгән ихласлык ул! Чын шагыйрь җаныннан ялган түгелми!
Фирдәвес! Болай булгач, син утлы сугыш кырларыннан ир-егетләрне сөйгәннәренең җаннары тартып кайтарганына да, чатнама салкыннарда туңып үлеп барган мизгелләрендә сөйгәннәренең җылы сүзе, җылы карашларының зәррә җылысы коткарып калганына да ышанмыйсың булып чыга түгелме? Ә ачлык елларында соңгы тәгамнәрен сөйгән җаннары өчен саклап, үзләре ачтан үлгәннәр кем, синеңчә? Алар да алдакчымы?
Болай тулысы белән бер генә җөмләңне дә инкяр иткәнем юк иде. Бу «җөмлә»ңне тулаем инкяр итәм генә түгел, кешелек рухына каршы, зыянлы, агулы, дошман җөмлә дип атыйм. Хата җөмлә бу! Син яратып карамау, гыйшык утында януның ни икәнен белмәү һич кенә дә мәхәббәт юк дигән сүз түгел әле! Әйе, синең өчен ул юктыр бәлки? Бәлки... бәлки, син бу җөмләне укучыларыңны тикшереп карау өчен махсус кына кертеп җибәргәнсеңдер әлеге гыйбарәләр арасына? Минем шуңа бик тә ышанасым килә! Андый максат куйган булып, аны «үз максатыңда корал итеп файдаланган» булсаң, син максатыңа ирештең. Әле минемчәрәк уйлаучы «Шәһри Казан»ны укучылар, бигрәк тә яшьләр күпмедер! Күптер дөрләп мәхәббәт утында янучылар!
Мәхәббәт - иң бөек хис! Аны инкяр итү хисабына акыллы булып буламы икән соң? Кешелек дөньясын таң калдырган генийлар да ничек көчле яратканнар! Чамасыз һәм чарасыз яратканнар лабаса!
Алло, яшьләр! Тиздән, без уйлап чыгармаган көн булса да, Гашыйклар көне якынлаша. Шул көнне Алдакчылар көне дип игълан итик алай булса. Тик моның белән кем генә килешер икән соң?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading