"Ике ел эчендә сәхнәнең ялтыравык ягын да, пәрдә артын да күрдем. Минем өчен бу мәгълүмат ташкыны артык күп иде. Яхшысын да, начарын да күреп туйдым, арыдым. Аннары гастрольләргә чыгып киткәндә, Әлфия үзе генә кала иде. Йә интернатта калдырырга, йә бала караучы ялларга туры килде. Аның белән аз аралашуым күңелне кырды, сеңлемә якынрак буласым килде.
Тамакны туйдырырлык һөнәр үзләштерергә тиешмен дип, үз көчем белән икътисад факультетына укырга кердем. Уку белән беррәттән кирпеч заводына икътисадчы булып эшкә урнаштым. Әлфия белән бергә яшәгәнгә ул да, мин дә куанып бетә алмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм, төннәрен елап уздырган чаклар еш булды. Тик җырламаска дип карар иткәнсең икән, түз, эшлә, алга бар. Беркайда чыгыш ясамадым, бер генә банкетка да бармадым. Бермәлне банкетта җырлар өчен 120 мең сум тәкъдим иттеләр. Ә мин ул вакытта заводта 2200 сумга эшләдем. Ризалашмадым. Авыр иде. Сигез ай хезмәт хакын алмаган чаклар да булды, концертлар белән эшләгән акчаны кысып тоттык. Кешеләр дә күп булышты", - дип сөйләгән иде Вәсилә.
Аллаһ рәхмәте белән, авырлыклар аша узып, үз бәхетемне таптым. Илгиз белән танышуыбыз тормышымны үзгәртте, - дип, мәхәббәт тарихын сөйләп утырган иде безгә. - Әткәй-әнкәйле булдым, улым Кәрим белән өйдә утыру, аны тәрбияләү шундый ләззәтле, кызлар!"
Бәхетенә сөенеп, башкаларга да шуны тели иде. Ул бик бәхетле иде гаилә коргач... Кәримнән соң кыз бала алып кайту турында хыялланган. Аллаһ Тәгалә баланы якты дөньяга китергән, тик аны сөеп-назлап кына үстерергә насыйп булмаган Вәсиләгә. Бик кыска булды шул үзен бәхетле итеп тойган тормышы...
Комментарийлар