16+

Бәйгедән канәгать калдык

Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗат үзәгендә шушы көннәрдә Совет районы мәктәпләре арасында игълан ителгән «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесе булып узды. Бәйге 5 этаптан торды, чарада 10 мәктәптән килгән әниләр көч сынашты.

Бәйгедән канәгать калдык

Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗат үзәгендә шушы көннәрдә Совет районы мәктәпләре арасында игълан ителгән «Әни, әнкәй, әнием» бәйгесе булып узды. Бәйге 5 этаптан торды, чарада 10 мәктәптән килгән әниләр көч сынашты.

Алар үз-үзләрен, аш-суга осталыкларын, яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр, йөрәк җылысы белән сугарылган җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Әниләргә бәяне милләтебезгә хезмәт итүче күренекле шәхесләребез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев, Татарстанның атказанган артисты Фәйрүзә Мәсхүт, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева, Совет районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Гүзәлия Ибәтуллина бирде. Безне - катнашучыларны ана телебезгә мәхәббәт, рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга - балаларыбызга өйрәтү кебек уртак максатлар дуслык җепләре белән бәйләде. Бу бәйгедә үзебез генә түгел, ә сабыйларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз белән бергә кайнап, аңа янып-көеп әзерләнүебездән дә бик канәгать калдык, үзебезгә көч-дәрт алдык. Хәзерге заманда туган телебезне саклап калуда һәм үстерүдә мондый чараларның үткәрелүе бик мөһим дип саныйм. Ни дисәң дә, тамашачылар бәйгене үз күзләре белән күреп, шатланып, җан атып утырдылар.
«Әни, әнкәй, әнием» бәйгесен оештыручыларга, бигрәк тә Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәге директоры Флюзә Гомәровага, милли бүлек мөдире Ләйсән Антоновага, һәрбер катнашучыны дипломнар һәм бүләкләре белән сөендергән район мәгариф бүлегенә, вакытларын кызганмыйча килгән гадел хөкемдарларга рәхмәтләремне белдерәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading