- Котлыйм, кызыңның уңышлары белән! - дип сәламләвемә танышым Лилия:
- Рәхмәт. Тик ул уңышның бик кыйммәткә төшүен күз алдына да китерә алмассың, - ди.
- Нигә? - дим аптырап.
- Кесә тулы акчаң, таныш-белешләрең һәм тасма телең булмаса, конкурста катнашам дип йөрисе дә юк. Моңа кадәр әле үз көчебез...
- Котлыйм, кызыңның уңышлары белән! - дип сәламләвемә танышым Лилия:
- Рәхмәт. Тик ул уңышның бик кыйммәткә төшүен күз алдына да китерә алмассың, - ди.
- Нигә? - дим аптырап.
- Кесә тулы акчаң, таныш-белешләрең һәм тасма телең булмаса, конкурста катнашам дип йөрисе дә юк. Моңа кадәр әле үз көчебез белән уңышларга ирешеп килә идек, хәзер торган саен катлаулана, гаделсезлекне күреп йөрәк әрни. Сабый чактан ук балалар өлкәннәрнең пычрак уеннарында кулланыла торган уенчык икәнлеген күреп ачу килә. Кызымны нәфис гимнастиканы ташлатып, биюгә генә йөртә башлармын, ахрысы, чөнки бала өчен әлеге стрессларның ничек тәэсир иткәнен аңлыйсыңдыр инде, - дигән иде ул.
Гөлфиянең шуңа охшаш зары күңелемә тиде. Безнең кызларыбыз яшьтәшләр. Аның кызы кечкенәдән рәсем ясарга бик сәләтле. Бездә дә, аларның мәктәбендә дә төрле тематикага караган рәсем конкурслары гел булып тора. «Үзе тырышып, бик матур итеп ясады. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Кемнәр җиңде дип беләсең? Рәсемнәрен ата-анасы ясап биргән балалар. Минекенең бик күңеле тулып кайтты. Озакламый тагын яңа конкурс игълан иткәннәр иде. «Кызым, бәлки катнашырсың?» - диюемә, ул: «Юк, әти-әниләр белән ярышырлык ясый алмыйм шул әле мин», - диде.
Аның ул жюридагылары ни карый торгандыр инде: бала белән өлкәннәр ясаганны аерырлык та булмагач...» - дип сукранган иде Гөлфия.
Әле күптән түгел үземә дә шуңа охшаш вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Кызым йөргән бию студиясендә ел саен конкурс уздыралар. Әллә ни әһәмияткә ия булмаса да, әлеге конкурсның нәтиҗәләре күп кенә ата-аналарда ризасызлык тудырмый калмады. Әллә жюри дигәнең буталды, әллә алдан барысы да шулай планлаштырылган булган, кем белсен? Моңа кадәр җиңү, җиңелү турында авызын да ачып карамаган кызым да: «Нигә аңа булды, ул бит юньләп бии белми, аның дәрескә йөргәне дә булмады», - димәсенме! Аңа кушылып башка кызлар да әниләрен сорау арты сорау белән аптыратты. Ахырда: «Кызым, аларның әниләре актив, булышалар, мин дә икенчесендә активрак булырмын», - диюемә: «Юк, миңа алай кирәк түгел! Ә гадел юл белән кирәк!» - дип үрсәләнде сабый.
Булмаган дөреслекне эзләп, хәлен бетерә бит бу бала! Мәктәптә, институтта укыганда да, эшли башлагач та ничә тапкыр андый гаделсезлекләр шаһиты булуымны санап барсам, бөтенесен йөрәгемә алып үртәлсәм, мин бүген яшәмәгән булыр идем инде. Тик нишләтәсең, дөньясы шундый бит. Шулай дөреслек эзләп тыпырчынып, бәргәләнеп карыйсың да, бернәрсәне дә үзгәртә алмавыңны аңлап, халәтең белән килешеп, яшәвеңне дәвам итәсең.
Олимпиада, конкурс урыннарының бүген һәрберсенең үз бәясе бар. Акчаң, азрак сәләтең, әрсезлегең, танышларың булса - рәхим ит! Ә болай ясалмаланып, артистланып үткәрелгән гаделсез әлеге тамаша-шоуларның нигә һәм кемгә кирәге бар икән соң? Нигә бүгеннән үк өлкәннәрне тыкшындырмый гына, балаларның үз көчләрен күрсәтеп, дөрес бәя алырга мөмкинлек бирмәскә? Бәлки менә шул гаделсезлекне күреп кул селтәгән яшьләребез арасында бозылып беткән дөньяны дөрес итеп төзерлек көчләр бардыр? Шулай булса, балалар да: «Дөреслек кайда, әни?» - дип йөрәкләрне телгәләүче җавап бирә алмаслык сораулары белән тинтерәтмәсләр иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар