16+

Гөберчәгем, Кесмәс буйларым...

Татар авылларында хәзер милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары елдан-ел күбрәк үтәлә: Ураза, Корбан гаетләре дисеңме, Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре дисеңме... Гөберчәк авылында да язны каршылауга багышлап Карга боткасы пешергәннәр.

Гөберчәгем, Кесмәс буйларым...

Татар авылларында хәзер милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары елдан-ел күбрәк үтәлә: Ураза, Корбан гаетләре дисеңме, Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре дисеңме... Гөберчәк авылында да язны каршылауга багышлап Карга боткасы пешергәннәр.

Гөберчәктә язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз инде өченче ел рәттән уңышлы оештырыла. Якшәмбе көнне күренекле авылдашым, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музее каршындагы мәйданда кышны озатуга багышланган театральләштерелгән концерт шаулап-гөрләп узды. Бәйрәмгә килгән олысы-кечесе: әбиләр, апалар, оныклар, оныкчалар, эскәмиягә утырып, клуб мөдире Халидә Әхмәдиева һәм музей директоры Халидә Габидуллина әзерләгән эчтәлекле, мәгънәле концертны зур канәгатьлек хисе белән карадылар.
Менә кары көрәлгән мәйданга киенеп-ясанып чибәр Нәүрүзбикә (Х.Әхмәдиева) килеп керде. Бераздан таякка таянган Кыш бабай да (Нияз Шәфыйков) күренде. Кыш белән яз арасында көрәш кызганнан-кыза барды: агач кашыкка күкәй куеп йөгерештеләр, татарча биеделәр, аркан тартыштылар. Ләкин Кыш бабай картайган шул, һәр сынауда җиңелде.
Аннары авылыбыз мәчетенең имам хатибы Мәүлит мулла Җиһаншин җыелган дин кардәшләрне Аллаһ сәламе белән кайнар сәламләп, Нәүрүз бәйрәме, халкыбызның Карга боткасы дигән йоласы турында вәгазь сөйләде.
Концерт дәвам итте, мәйдан яңадан җыр-моңга күмелде. Күркәм тавышлы Алия Ногманова ике җыр башкарды. Ул Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә белем ала, шул ук вакытта сәнгать мәктәбендә дә укый. Алия әле кышын танылган җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров оештырган «Пошалым чаналары» җыр фестивалендә дипломат булуга ирешкән, ә 15 мартта Йошкар-Олада узган «Чулпан» IV төбәкара җыр бәйгесендә беренче дәрәҗәле лауреат исемен яулаган. Арча төбәгендә шундый сәләтле яшьләр үсеп килүгә бик сөенәм, чөнки алар - татар милләтенең якты өмете.
Мөхәммәт Мәһдиев музеен ачылганнан бирле армый-талмый җитәкләүче, әдәби кичәләр оештыручы Халидә Габидуллина язгы ташу турында «Гөберчәгем, Кесмәс буйларым»ны гаять оста җырлады.
Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» кебек повестьләрендә шулхәтле җылы тасвирлап, әдәби сүздән һәйкәл куйган Гөберчәк, Аллаһка шөкер, бүген дә гөрли, матур гына яшәп ята.
2014 ел Россиядә, шул исәптән Татарстанда, Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәният елы кысаларында, Гөберчәк авылы клубына да яңа музыкаль аппаратура сатып алу мәсьәләсе уңай хәл ителер, дип ышанам.
Концерттан соң авылдашлар, кунаклар тәмле Карга боткасы белән сыйландылар, майлы коймактан авыз иттеләр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading