16+

Хатының булдыклы икән – сөен генә!

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә соң? Әлеге сорау хезмәт юлында күп һәм уңышлы эшләгән ханымнарны да җитди уйланырга мәҗбүр итә. Аларның кайберләре гомер буе карьера ясау һәм булдыклы әни-хатын булырга омтылыш арасында компромисс табарга тырышса, икенчеләре, уйлап та тормыйча, бөтен көчен «ике куян»ның койрыгын берьюлы тотуга сарыф итә. Өченчеләре бар булмышын икенең...

Хатының булдыклы икән – сөен генә!

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә соң? Әлеге сорау хезмәт юлында күп һәм уңышлы эшләгән ханымнарны да җитди уйланырга мәҗбүр итә. Аларның кайберләре гомер буе карьера ясау һәм булдыклы әни-хатын булырга омтылыш арасында компромисс табарга тырышса, икенчеләре, уйлап та тормыйча, бөтен көчен «ике куян»ның койрыгын берьюлы тотуга сарыф итә. Өченчеләре бар булмышын икенең...

- Люция, эшлекле ханым һәм шул ук вакытта кайгыртучан хуҗабикә булырга теләгәннәргә алтын урталыкны ничек табарга?
- Социологлар, психологлар алып барган тикшеренүләр шуны күрсәтә: бер яктан, үз-үзе белән канәгать булып яшәү өчен хатын-кыз дүрт юнәлештә үзен табарга, мөмкинлекләрен тормышка ашырырга тиеш. Ул - гаилә, эш, дуслар белән аралашу һәм үз-үзен үстерү, камилләштерү. Әмма икенче яктан, тагын бер ачыш: психика белән бәйле авырулар социаль рольләр башкарудан арыган хатын-кызларда күбрәк очрый. Мин үзем, психолог буларак, беренче карашны яклыйм. Гаиләдә гармониягә һәм эштә уңышка ирешкән кеше генә үз-үзеннән канәгать булып яши. Монда иң мөһиме: кеше нинди генә эштә эшләсә дә, нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, аннан борчу-мәшәкать түгел, ә шатлык-куаныч, канәгатьлек хисе алу.
- Карьераны ничә яшьтә башлау дөрес соң?
- Карьераны яшь белән бәйләү шактый кыен. Уңышка ирешү өчен кирәкле сыйфатларны үзеңдә иртәрәк тәрбияләсәң яисә уку елларында ук билгеле бер максат куеп, шуңа омтылсаң, тырышлыгыңны, мөмкинлегеңне иртәрәк күрәчәкләр. Кызганыч ки, бүгенге шартларда танышлык яисә акча ярдәмендә карьера ясау очракларын да беләбез. Әмма киләчәктә белем һәм булдыклылык барыбер өстен чыгачак.
- Карьерада уңышка ирешкән хатын-кызның ире үзен ничек тотарга тиеш? Ул үзендә кимсенү сизмәсен өчен, көчсез заттан нәрсә таләп ителә?
- Бу сорау, минемчә, зур бәхәсләр тудырмый. Ник дигәндә, хатын-кыз уңышлы карьера ясаган икән, бердән, ул үзенең мөмкинлекләрен-сәләтен күрсәтә алган, икенчедән, иренең ярдәм, теләктәшлегеннән башка моңа ирешү шулай ук кыен. Хатын-кыз карьера ясый икән, димәк, күңеле белән теләмәсә дә, гаилә мәшәкатьләренең шактый өлешен иренә тапшырырга тиеш була. Синең хатының акыллы һәм булдыклы икән, моның өчен нигә кимсенергә?
- Бала белән декрет ялында утырган кайбер хатын-кызлар эшләрен дә тулысынча игътибардан читтә калдырырга теләми. Мондый вакытта ике куянның койрыгын берьюлы тотар өчен нинди киңәш бирер идегез? Ике баланы бер-бер артлы алып кайту карьера үсешенә чик куймыймы?
- Табигать тарафыннан бирелгән вазифа хатын-кыз алдына кыенлыкларны күбрәк куя. Чыннан да, эшендә уңышка ирешкән, үзен күрсәтә алган хатын-кыз декрет ялына китеп 3 елга төп эшеннән аерыла, ике бала тапкан очракта, бөтенләй 5-6 елга коллективтан читләшә. Минемчә, «ике куян»ның койрыгын тотарга кирәкми. Бала ана җылысын, назын, тәрбиясен мөмкин кадәр күбрәк алырга тиеш. Эш дип, 6 айдан баланы өйдә (кешедә) калдыручылар күбрәк мәшәкать күрә - баласы еш авырый. Булдыклы, максатчан хатын-кыз, эшеннән озак аерылып торса да, тиз арада үзен күрсәтә ала.

Ә без болай уйлыйбыз
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе:
- Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хатыны Хәдичә абыстай да бизнес-леди булган, сәүдә эшләрен алып барган. Әгәр хатын-кыз үзендә әни булу белән беррәттән, җәмгыятькә файда китерә торган башка эшләрне дә алып бара алырдай көч барлыгын сизә икән, бу гамәл хуплана. Бала табу да, бизнес белән шөгыльләнү дә әйбәт, кирәкле эш. Һәр җирдә дә актив булу ике дөнья өчен дә файдага гына.
Резидә ХӨСӘЕНОВА, аш-су остасы, «Тәмле булсын!» тапшыруын алып баручы, шул исемдәге ресторан хуҗасы:
- Бик тырышсаң, карьера белән гаиләгә тигез дәрәҗәдә игътибар биреп була. Хатын-кыз эш турында гына уйлап яши алмый. Иң беренче урында барыбер гаилә һәм балалар тора. Аларны күздән ычкындырырга ярамый. Яхшы ирләрне бик тиз алып китәләр. Иргә аңа хатынының карьера баскычыннан үрмәләве бернигә дә кирәкми. Балаларга да ана назы кирәк. Олыгайгач, яшь вакытта ни чәчкән булсак, шуны урабыз бит.
Гөлназ СӘФӘРОВА, ди-джей, концертлар алып баручы:
- Элек мин, карьера белән гаиләне тигез дәрәҗәдә алып барып була, дип уйлыйм идем. Әмма хәзер балам булгач һәм аны 1 яшь тә дүрт айда өйдә калдырып, тулы эш көненә чыккач, моның алай түгеллеген аңладым. Эштән арылып кайтыла, анда күп көч түгелә. Баламны саф һавага алып чыгарга, ирем белән бергә кинога барырга вакытым җитми. Өй җыештыру, иркенләп ашарга пешереп ашау да эләкми. Гаиләм, бигрәк тә улым каршында үземне гаепле сизәм, әмма башкача да булдыра алмыйм. Шоу-бизнеста конкурентлык көчле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading