16+

Кала акыллылары авыл «дивана»ларыннан бәхетлерәкме?

Риясызлык геннардан килмидер ул. Юктыр, юкса ул сыйфат бүгенге заманда шуның кадәр тансыкка, сирәккә әверелмәс иде. Кайда күргәнегез бар риясызлыкның үрчеп ятканын? Ертлачлык, әрсезлек, пошмаслык - анысы адым саен. Аеруча бүгенге заман балаларына карыйсың да кайберсенең «ник тудым» булып яшәвенә имәнеп китәсең. Ата-анасы да яхшы, тәрбияле кешеләр юкса, дип тел...

Кала акыллылары авыл «дивана»ларыннан бәхетлерәкме?

Риясызлык геннардан килмидер ул. Юктыр, юкса ул сыйфат бүгенге заманда шуның кадәр тансыкка, сирәккә әверелмәс иде. Кайда күргәнегез бар риясызлыкның үрчеп ятканын? Ертлачлык, әрсезлек, пошмаслык - анысы адым саен. Аеруча бүгенге заман балаларына карыйсың да кайберсенең «ник тудым» булып яшәвенә имәнеп китәсең. Ата-анасы да яхшы, тәрбияле кешеләр юкса, дип тел...

Кызы да, малае да...
Күптән түгел генә газетада басылган «Йөрсә йөрсен, әмма башка хатынга бирмим» дигән язмамның герое янына баргач, әлеге фикер тагын бер кат кабыргасы белән калкып чыккан иде. Герой теленнән генә ишетсәм, үстергән ике кызының шуның кадәр битараф, каткан җан булуына ышанмас идем әле, бәлки. Үз күзләрем белән әниләренә, «туйдырдың инде», дип баккан ике яшүсмерне күргәч, ул хатынкайның сүзләренә инандым - кыз бала әнигә якынрак була, диюләре һәрвакытта дөрескә чыкмый икән шул. Бүгенге балалар эгоист, артык акыллы булып үсә. Сөенергәме-көенергәме - бүген шәхси мөнәсәбәтләргә, изге булып саналган ата-ана һәм бала арасына да базар мөнәсәбәтләре үтеп керә. Ул ханымның кызларына да аталарының каядыр алып барып сыйлап кайтулары, кулларына тоттырылган акча күләме бәһалерәк. Кечкенә вакытларында аналарының йокысыз төннәре, авырган чакларында елый-елый кулларында күтәреп йөрүләре берни түгел. Китерелгән корбаннар да чүп - авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында гына түгел, балаң алдында да төкерәсе түгел икән! Син тугыз ай буе күтәреп йөргән йөрәк парәң, җан сердәшең булырга тиешле кызың авызыннан шундый сүзләр яңгырасын әле. Аллам сакласын!..
Күрсә, хатын-кыз күрә
Саклый күрсен инде Ходай Тәгалә андый афәт-балалардан. Берәү дә баласына начар тәрбия бирим дими. Бөтенебез дә ата-ана камыты кию белән шулар дип яши башлыйбыз. Тапканыбыз - балаларга, тырышканыбыз - шулар өчен. Үзебез кимәгәнне кидерергә, үзебез күрмәгәнне күрсәтергә тырышабыз. Кайвакытта нәкъ әнә шул пунктта хата җибәрмибезме икән, дип тә уйлап куйгалаган бар. «Юк» сүзен белмәгән баладан үсә дә бит инде үз-үзен генә сөяр бәндә, чын эгоист. Башта бала, аннан бала, аннан тагын бала, дип яшәгәнебезне күргән йөрәк парәләребездән ата-анасы тырышканнарны рәхмәт белән кабул итәрлек игелек ияләре үсеп җитә күрсен иде дә бит!
Иптәш кызым әйтә әле: «Ипотеканы түләп бетерергә дә, балаларның икесенә бер булса да бүлмә алып, «доля»ларын шунда чыгарып куярга кирәк, алайса үсеп җитеп, чыгып кит, бу минем мәйдан дип әйтмәсләренә гарантия юк». Шул шул - үзең үстергән балаңа да гарантия юк. Баласы гына түгел, җәмгыяте, дөньясы шундый булгач, алар гына башка төрле була алмас, дип аклансак кына.
Аннан, күрсә, шул хатын-кыз күрә инде ул. Авырлык та күбрәк әниләргә төшә, йокысыз төннәр дә - аларныкы, ачуланучы да - шул ук әни. Тавыш күтәрми, сораганын алып биреп кенә торучы әтиләр ничек начар булсын? Әнисенең күргән авырлыгын чамаламый ул бала, әтисенең бүләкләр белән күпертелгән мәхәббәте таудан да зур булып күренә.
Чөгендер басуы кирәк
Шәһәр балаларына кайвакыт анысы да җитенкерәми. Авыл баласы төсле иңе-буе күренмәгән чөгендер, бәрәңге бакчаларында эшләп үссәләр, бәлки, алар да башка камырдан әвәләнерләр иде дә бит... Түгәрәкләр, диван, телевизор, айфон-айпадлар, моданың соңгы тенденцияләрен күзәтүдән тыш авырлык күрмәгән, елга бер тапкыр каядыр ялга барып кайту традициягә әйләнгән шәһәр ялкаулары өчен каян килсен ул тырышлык, кадер белү дигән нәрсә? Ике кызының тиң уфылдап әниләре белән сөйләшүләрен күреп кайткач та, шул ук уйлар колачлап алды - и мәгънәсез дә инде бу шәһәр акыллылары! Авыл диванасы булса, әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен тырышыр, булышыр иде инде. Башта әнине уйлау, аңа җиңеллек китерер өчен, көчең җитмәсә дә, бүрәнәнең юан башына ябышу булыр иде... Монда исә «давай»дан кала бер нәрсә дә юк, кая ул игътибар, наз, җылылык, риясызлык. Әзергә бәзер, бернинди авырлык күрми үскәннәр шундый буламы икән әллә? Ул таныш хатынкай да: «Хет бәреп үтер инде, хәзер аларны төзәтеп була торган түгел», - диде.
Үзеңне ярату... әллә яраттырумы?
Балаңны үзеңнән артык яратырга кирәкми диләр дә соң, әмма кайсыбыз шул алтын кагыйдәгә буйсынып яши ала? «Алла биргәнем» дип сөйсәк тә, бөтен нәрсәдән кадерле, иң яраткан, иң-иң итеп үстерәбез бит инде балаларны. «Алла биргәннәребез»гә Ходай Тәгалә игелек, аң, миһербанлык кына бирә күрсен, дип телисе кала. Риясызлык булмаса да, мөнәсәбәтләрдә алыпсатарлык була күрмәсен иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading