16+

“Кешеләр болай үләргә тиеш түгел иде бит...”

Узган атнаның шимбәсе ил халкы өчен кара шимбәгә әйләнде - "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты, Шарм-әл-Шәйхтан Санкт-Петербургка очканда, Синай ярымутравында һәлакәткә юлыкты.

“Кешеләр болай үләргә тиеш түгел иде бит...”

Узган атнаның шимбәсе ил халкы өчен кара шимбәгә әйләнде - "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты, Шарм-әл-Шәйхтан Санкт-Петербургка очканда, Синай ярымутравында һәлакәткә юлыкты.

Борттагы 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды. Аларның күбесе - Россия туристлары, араларында 25 бала да булган.

«Сәлам, Питер! Хуш, Мисыр! Без өйгә кайтабыз»

Социаль челтәрләрдә сәгате белән таралып өлгергән ун айлык Дарина Громованың кечкенә кулары белән терминал тәрәзәсенә таянып очыш полосасына карап торган фотосы коточкыч һәлакәтнең символына әйләнде дияргә була. Кызының Инстаграмга урнаштырылган соңгы фотосы астына әнисе, борттагы иң кечкенә бала булганлыктан, "төп пассажир" дип тә язып куйган. Дарина Мисырга әти-әнисе - Татьяна һәм Алексей Громовлар белән барган. Күрәчәк булгангадыр инде: әбисенең Даринаны һич кенә дә Мисырга җибәрәсе килмәгән, үзем алып калам дип тә әйткән була, әмма әти-әнисенең кызларын үзләре белән аласы килгән.

Лайнер пассажирлары арасында Ольга белән Юрий Шеиннар да булган. Алар Мисырга өйләнешүләренә ун ел тулуны билгеләп үтәргә барган. Үзләре белән өч балаларын да алганнар. Соңгы фотода гаилә башлыгы Юрий өч яшьлек кызы Настяны күтәреп, самолетка кереп бара. Ольга фото астына: «Сәлам, Питер, хуш, Мисыр. Без өйгә кайтабыз», - дип язган.

Псков шәһәре башлыгы урынбасары Александр Копылов хатыны Елена Мельникованың туган көненә Мисырга юллама бүләк иткән. Алар да сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайтып килә торган була.
Беломорскидан Семаковлар гаиләсе дә Оксананың 40 яшьлеген Мисырда уздырган. Елена Родина белән Александр Кротов өйләнешүләренә бер ел булуны шулай ук Мисырда бигеләп үткән. A-321 самолеты бортпроводнигы - 22 яшьлек Ирина Олару шул ук "Когалымавиа" авиакомпаниясе хезмәткәренә кияүгә чыгарга тиеш булган... Социаль челтәрләрдә әлеге һәм башка бик күп матур, бәхетле гаиләләр, якты кешеләр турында якыннары җылы истәлекләр язып куйган.

Алар барысы да истә...

TMTV каналының пиар җитәкчесе, режиссеры Лилия Кадыйрова да шул ук көнне, бер сәгать аерма белән генә, Шарм-әл-Шәйхтан Казанга очкан.
- Ял итәргә гаиләбез белән бардык, үзебез белән ике яшьлек кечкенә кызыбызны да алдык. Казанга 31 октябрь көнне кич белән очарга тиеш идек. Төнлә җайлырак булыр, кызыбыз да йоклап кайтыр, дидек. Әмма кешеләр җыелып бетмисе булдымы, әллә очкычның берәр проблемасы чыктымы, безнең рейсны иртәнге алтыга күчерделәр. Аэропортта һәлакәткә очрыячак пассажирлар белән аралаштык. Петербургтан бер гаилә белән таныштык. Аларга без үзебезнең Казаннан булуыбызны әйткәч, шәһәребезне күрү теләкләре барлыгын әйттеләр. Без исә Петербургка сәяхәткә барасыбыз килүне әйттек. Шунда ук телефон номерларыбызны алыштык. Светланаларның гаиләләрен Казан белән генә түгел, Болгар, Зөя белән дә таныштырырбыз, дидек. Без Казанга очтык, алар үз рейсларын көтеп калды. Казанга килеп төшкәч, телефоныбызны кабыздык, туганнар, якыннарыбыздан сез ни хәлдә дигән бик күп хәбәрләр килде. Без һәлакәт турында бөтенләй ишетмәгән идек. Баштарак рейсыбызны ярты көнгә иртәрәк күчергәннәренә күңелебездән генә канәгатьсезлек белдерсәк тә, ярый әле иртәрәк очтык дип сөенеп туймыйбыз. Бу коточкыч хәлне ишеткәннән соң, самолетка утырырга да курыккан булыр идек. Күңелле сәяхәттән яхшы кәеф белән кайтучы яңа танышларыбызны авиаһәлакәткә очравын ишеткәч, бик авыр булды. Казанны күрәсебез килә, дигәннәр иде бит... - дип сөйләде безгә Лилия.

Йошкар-Ола кызы Юлия Гыйззәтуллина да ул көнне Шарм-әл-Шәйхтан Казанга очкан. Социаль челтәрдәге битенә ул Петербургка очарга тиеш булган берничә пассажир турында язган.
- Пицца ашап утыручы өч егет өстәл артында көлеп, шаяртышып, кочаклашып утырды. Яхшы ял итүләре, тиздән өйләрендә булачакларын әйттеләр. Шул ук лайнерда очарга тиеш булган өч кыз киләчәккә планнары турында сөйләшеп утырды. Алар барысы да истә калды. Барысы да яшьләр, матурлар иде... Коточкыч һәлакәт. Бер тапкыр бирелгән гомерне югалту ничек тиз икән. Шунысы кызганыч, гомерләре өчен алар хәтта көрәшә дә алмаган. Кешеләр болай үләргә тиеш түгел иде бит... Исән-сау кайтуыбыз, безнең белән бернәрсә дә булмаганы өчен Ходайга рәхмәтемне әйтәм, - дип язган ул.

Ә менә "Когалымавиа"ның элеккеге бортпроводнигы Олег Ермаков һәлакәт булырга бер атна кала эшеннән киткән. Аның әтисе төшендә нәкъ менә шул очкычта малаеның һәлакәткә очравын күргән була. Шуннан соң Олег эштән китә. Ул "Когалымавиа" ике ел ярым эшли. Экипаж членнарының барысын да белгән. Алар бик тәҗрибәле пилотлар иде, ди ул.

Тикшерү дәвам итә

Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының 130дан артык җәсәде һәм 40тан артык тән калдыгы Санкт-Петербургка кайтты. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы үткәрелә. Икенче самолет белән һәлак булучы пассажирларның шәхси әйберләре һәм 118 кешенең паспорты кайтарылды.
Лайнерның һәлакәткә очрау сәбәпләрен әлегә беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Башта ул җиргә бәрелеп шартлаган дисәләр, кайбер экспертлар очкыч һавада чакта ук шартлаган дигән версияне алга сөрә, ни өчен дигәндә, самолет фрагментлары 20 квадрат чакрымга кадәр үк чәчелгән.

"Когалымавиа" авиакомпаниясе генераль директоры лайнерга тышкы механик тәэсирләр йогынты ясаган дисә дә, "кара тартма"ларны расшифровкалауның беренче нәтиҗәләре аның хаксыз булуын күрсәтә. Радардан югалыр алдыннан пилотлар да нишләптер диспетчерларга җитешсезлекләр турында хәбәр итмәгән.

Самолет шартлауны Россиядә тыелган ИГИЛ оешмасы үз өстенә алган иде, әмма аның дөрес булуын раслаган хәбәр әлегә юк.

Пилотларның рейс алдыннан очкычның двигательләрендә ниндидер чатаклыклар булуын да әйткән дигән хәбәр дә бар. Вакыт күрсәтер, хәзер Мисырда тикшерү эшләре дәвам итә.

Әлеге сәгатьләргә иң соңгы хәбәр - Stratfor разведка-аналитик компаниясе самолетның һәлакәткә очрау сәбәбе дип борт эчендә бомба шартлауны әйтә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading