16+

ОДН үзәккә үтте

Счет-фактураны февраль аеныкын алып сөенербез дип уйлаган идек, юк, җәмәгать, «Уңайлы йорт» тагын ОДН өчен өстәп «шатландырды». Сентябрь аеннан шулай килә инде. Совет елларын сагына башладык. Ул вакытта чиновникларны райкомнар бик тиз урыннарына куялар иде. Безнең йортта түләмәүчеләр шактый. Йортка куелган гомуми хисаплагычлар аша санап чыгаралар да, 5-6 вагон су...

«Молодежный» исәп-хисап үзәгенә барган идем, үзәк башлыгы мине бүлмәсеннән төртеп чыгарды. Дөресен әйтү ярамады. Мәсхәрәнең мәсхәрәсе бит. Россия Президенты В.Путин ТКХ министрына бер атнада Россиядә тәртип урнаштырырга кушкан иде. Ике атна вакыт узды, компанияләр Президент сүзенә төкереп тә бирмәделәр. В.Путин бер чыгышында, чиновникларны бер урында күп утыртырга ярамый, алыштырырга кирәк дип тә белдергән иде.
Казан мэры адресына язылган шикаятьләрдән дә халыкны иң борчыган нәрсәнең ОДН булуы күренә. Мэр күрсәтмәсе нигезендә, Казандагы күпфатирлы йортларда аның хисапланышы тикшерелә. Әйбәт эш. Комиссия 368 йортны караган. Ә бит йортларның саны бихисап, бу эш биш елга сузылмасмы икән? Илсур Метшин күптән түгел Казан шәһәр Думасы сессиясендә торак-коммуналь хуҗалык проблемасына да тукталып, биредә торак инспекциясе һәм прокуратура белән эш алып барырга кирәклегенә басым ясады. Гади кешенең акчасын урлау бара, диде ул. Хак сүзләр. Менә бу турыда республика җитәкчелеге нәрсә уйлый икән?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 мартта Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә ясаган чыгышында Универсиададан соң республика һәм Казан җитәкчелегенең тырышлыгын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны чишүгә юнәлтергә кирәк икәнлеген басым ясап әйтеп үткән. Бу озак вакыт, идарәче компанияләр безне бөлгенлеккә төшермәсләрме? Киңәшергә кирәк. Халыкның түземлеге җитәрме соң?
Шул ук вакытта Чаллыда ОДН сүзен белмиләр дә. Казанда исә түрәләр халык белән эшләргә теләмиләр. Хезмәт хакы алалар, ә нәти­җә юк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading