16+

Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин: «Эшчән кешене дуамал диярләр инде ул»

- Тудырган бәлабезгә төрле сәбәп табарга өйрәндек. Читтән гаеплене тиз табабыз, ләкин без генә түгел! Татарча сөйләшә, укый белмәгән татар балаларының барлыкка килүендә Мәскәү гаеплеме? Путин килеп, балаңны татарча өйрәтмә, дип йодрык яныймы? Казанда татарча язулар булмауда Русиянең Дәүләт Думасы гаеплеме, моны алар хәл итәргә тиешме? - Булдыра торган халык...

- Тудырган бәлабезгә төрле сәбәп табарга өйрәндек. Читтән гаеплене тиз табабыз, ләкин без генә түгел! Татарча сөйләшә, укый белмәгән татар балаларының барлыкка килүендә Мәскәү гаеплеме? Путин килеп, балаңны татарча өйрәтмә, дип йодрык яныймы? Казанда татарча язулар булмауда Русиянең Дәүләт Думасы гаеплеме, моны алар хәл итәргә тиешме?
- Булдыра торган халык без. Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр! Татар үзен яратмаганга шундый хәлдә.
- Нигә кирәк авылда татарча укыту? Алар (балалар) аны болай да белә бит!
- Имтиханны (БДИ) урысча бирә алмыймы безнең татар? Акылга зәгыйфь мәллә?
- Татар мәктәбенең кирәге дә юк. Ачыйкмы, дип сорадым, кирәкми, диделәр. Татар гимназиясе ачылса, анда наданнар укыячак, дип ачыктан-ачык әйттеләр. Яхшы укый торган, сәләтле балаларның ата-аналары, татар мәктәбенә якын да килмибез, диделәр. Ихтыяҗ булмагач, ник ачарга аны?!
- Татарның аз укый башлавына гаҗәпләнәм. АКШта укыйлар. Иранда егылып китеп укыйлар, капчык-капчык китап сатып алалар! Әле аларны артта калган ил дип күз алдына китерәбез. Татар укымышлы булган, йә инде, кая югалды бу сыйфат?!
- Аракы эчәбез, кайчак урыстан да уздырабыз. Эчүче кеше татар була аламы инде? Хәмер аркылы безгә рус мәдәнияте, тормышка караш үтеп керә.
- Санын әйтмим, ләкин Татарстанда иң күп балалы әти икәнемне төгәл беләм!
- Путин миннән үрнәк алды. Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мөхәммәд Пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.
- Минме дуамал? Бу юньле кеше авызыннан чыккан сүз түгел, бу кеше йә ялкау, йә вакчыл, йә эчкече. Гомеремдә хаксызга кешене орышканым да, кыйнаганым да булмады. Эшчән кешене дуамал диярләр инде ул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading