Бер минутка тын кысылды, хисләр дулкыны күзләргә яшь булып бәреп чыкты. Мондый халәт, гадәттә, биек тауга менеп җилләр әсирлегендә калганда була.
Монысында исә Түбән Кама шәһәренең... Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә ишеген ачып керүгә, сихерләнгәндәй булдым.
15 елдан артык китапханәче булып эшләдем, тик мондый китапханә күргәнем юк иде әле. Чын мәгънәсендә илаһи дөньяга килеп кергәндәй булдым. Бер яктан, биек кыя кебек китаплар киштәсе, икенче яклап тоташ тәрәзәләр, алар ничектер эреп юкка чыга да каршыдагы Тукай паркы белән китапханә бербөтен кебек тоела. Кая карама, китап, альбомнар - аларның һәркайсы зәвык белән урнаштырылган. Барысын да ачып карыйсы, алып укыйсы килә. Шунда ук йомшак кәнәфиләр, мендәрләр. Телисең икән - ятып укы, теләсәң, аягыңны бөклә, тәрәзә төбендәге мендәрләргә менеп утыр. Күпләр китапны тәрәзә төбенә утырып укырга ярата, монда хәтта шундый нечкәлекләрне дә истә тотканнар (сүз уңаеннан, тәрәзә төбендә ятып укучылар да шактый, диделәр). Каһвә эчеп, газета-журнал укырга теләсәң дә, рәхим ит - монысы өчен аерым урын бар.
Бу - Россиядәге мондый типтагы китапханәләрнең дүртенчесе. Моңарчы Мәскәүдә, Петербургта, Владивостокта булган һәм менә Түбән Камада ачылган. Бу китапханәнең ачылышын Россиядә Әдәбият елы кысаларында башкарылган икенче зур вакыйга, диләр (беренче зур чара - Мәскәүдә Кызыл мәйданда үткән китап ярминкәсе).
- Мәскәүгә баргач, Достоевский исемендәге китапханәдә булырга туры килгән иде. Бу урын нинди булырга тиешлеген шунда күрдем: уңайлы җиһаз, китап фонды, укучылар өчен ачык, якты зур заллар. Мәскәүдән үзебезнең Түбән Кама китапханәсен дә үзгәртеп кору теләге белән янып кайттым, - ди китапханә директоры Гөлназ Арсланова.
Иң куанычлысы - биредә эшләүчеләр китапханәнең бөтен мөмкинлекләрен кулланып, шәһәр халкына хезмәт күрсәтәләр. Анда барма, монда утырма дигән кеше юк биредә. Балалар белән нинди генә мастер-класслар үткәрмиләр, төрледән-төрле очрашулар атнаның һәр көнендә булып тора. Китапханәгә беркетелгән һәрбер укучы ЛитРес фондындагы 750 000 электрон һәм 5000 аудиокитапны бушка кереп укый ала. (ЛитРес - лицензияле электрон һәм аудиокитапларның төп маркеты.) Моның өчен логин һәм пароль бирелә, ике атнадан аны кабат китапханәгә килеп яңартасың. Үзәк китапханәгә көн саен китап алырга 200ләп кеше килә, ә экскурсияләрне дә исәпләсәң, килүчеләр саны 400гә үк җитә.
Каршыдагы Тукай паркы да китапханәнең дәвамы кебек. Анда әкият геройлары каршы ала, сәхнә дә бар, җәй көне китапханәчеләр шунда төрле чаралар үткәрәләр. Түбәнкамалылар шәхси китаплары белән бик теләп алмашалар. Моның өчен шәһәр уртасында зуррак сыерчык оячы кебек күчмә китапханә дә булдырганнар. Проект «Сәяхәтче китап» дип атала. Теләгән һәр кеше өеннән китап алып килеп калдыра, башкаларныкын алып китеп укый. Шәһәр хастаханәсендә дә шундый ук эш оештырылган. Киләсе җәйгә паркта китап укый торган җәйге чатыр да корырга уйлыйлар.
Моннан берәр ел элек бер әңгәмәдә халык шагыйре депутат Разил Вәлиев: «Кешеләрнең яшәү рәвеше хәзер нык үзгәрде. Халык китапханәләргә күбрәк килсен дибез икән, без аларны замана шартларына туры китереп үзгәртергә тиешбез. Якты матур өендә йомшак кәнәфиенә утырып газета-журнал, китап уку мөмкинлеге бар икән, нигә кеше урындыклары җимерелгән, өстәлләре кыршылган китапханәгә килсен ди?! Китапханәләрдә компьютер, интернет, сканер да булсын, теләгән кеше чәй, каһвә дә эчә алсын», - дигән иде. Түбән Камада ул теләгән китапханәне күреп кайттым. Чыннан да, бу - һәр кем килергә ашкынып тора торган сихри урын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар