16+

Социаль челтәрдә әбиләр, яки яшьләр ник Онегин белән Анна Каренинаны белми?!

Ачык калган телевизордан дикторның тавышы ишетелә:

Социаль челтәрдә әбиләр, яки яшьләр ник Онегин белән Анна Каренинаны белми?!

Ачык калган телевизордан дикторның тавышы ишетелә:

- Интернет һәм төрле социаль челтәрләрдә утыручыларның яше үзгәрә, алар арасында күбесенчә өлкәннәр. Ничек кенә сәер тоелмасын, соңгы елларда интернетта утыручы мәктәп балаларының сирәгәюе күзәтелә. Хәзер яшүсмерләр, нигездә, футбол, хоккей белән кызыксына, кичләрен тренажер залларына, спорт мәйданчыкларына йөрүне хуп күрә...

Интернет кулланучыларының уртача яше өлкәнәю хакында тагын кайдадыр күреп калган идем. Яхшы хәл бит инде. Югыйсә, яшьләр утыргычка берегеп үсә башлаган иде. Шулай сөенергә маташып торганда, ишегалдында гына спорт мәйданчыгы бар икәнен искә төшереп, тәрәзәгә күз салам. Чынлап та. Биш-алты үсмер җыелган. Кулларында - калай банкалар, авыздан - төтен чыга... Хәер, төтен түгел бугай ла...

Мин аз гына аптырап калам. Урамга атлыйм.
И-и, бигрәк юньсез инде хәзерге яшьләр. Ачыган алкашлар да шулкадәр ачыктан-ачык сыра эчеп, тәмәке тартып басып тормый, бераз ышыграк урын сайлый иде.

Ахирәтем сөйләгән иде бугай. Бер көллияттә әллә кайдан гына «Дәресләр вакытында керергә ярамый» дигән табличка табып алганнар да шуны бер юньсезе туалет ишегенә элеп киткән. Ә быел гына эшкә килгән яшь укытучы, тәнәфескә кыңгырау шалтыраганчы, шул ишек төбендә басып торган. Шулай ярыймыни инде. Һәм бернәрсә дә белмиләр хәзерге яшьләр. Бер дәрестә укытучы сорый икән:

- Евгений Онегин кем ул?
- Белмим.
- Ә Анна Каренина?
- Белмим.

- Кемне генә беләсең син, ә?
- Шварценеггер, Чак Норрис, Сталлоне, Джексон...
- Һәм син шул белемең белән Россиядә яшәргә уйлыйсыңмы?
- Нәрсә соң ул Россия?
Монысы анекдот кынадыр инде аның, шулкадәр үк надан түгелләрдер.

...Спорт мәйданчыгы янына якынаюга, үсмерләрнең кулындагы калай банканың сыра түгел, ә тәмле су икәнен күрәм. Авызларыннан төтен дә чыкмый. Тирә-­якта тәмәке төпчекләре дә юк.
- Исәнмесез! - дип сәламли берсе. - берәр кемне эзлисезме әллә?
Аңа башкалар кушыла:
- Ярдәм-фәлән кирәкмидер бит?
Мин аптырап калам.
- Юк, юк... Кирәкми... Рәхмәт!
Өйгә атлыйм. И әйбәт инде хәзерге яшьләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading