16+

«Әтине дә шулай яратып була икән...»

«Зөлпүш, зинһар, бара гына күр. Эшләвен үзебез эшләрбез», - дип, җиде яше тулар-тулмас сеңелләре Зөлфияне икесе ике яктан юкка гына үгетләми абыйлары. Чөгендер эшкәрткән өчен түләү ызан башыннан икәнен беләләр чөнки. Ул да барса, йортка тагын азмы‑күпме акча кайтачак дигән сүз. Бара, бармый кая китсен...

«Әтине дә шулай яратып була икән...»

«Зөлпүш, зинһар, бара гына күр. Эшләвен үзебез эшләрбез», - дип, җиде яше тулар-тулмас сеңелләре Зөлфияне икесе ике яктан юкка гына үгетләми абыйлары. Чөгендер эшкәрткән өчен түләү ызан башыннан икәнен беләләр чөнки. Ул да барса, йортка тагын азмы‑күпме акча кайтачак дигән сүз. Бара, бармый кая китсен...

Рафис белән Харис алдан килешкәнчә, сеңелләре Зөлфияне урталарына бастырып, аның өлешенә тигән рәтне дә «эх» тә итми икесе ике яктан эшкәртеп бара. Күр дә тор: авыру әниләре дә сөенәчәк... Нишлисең, тормыш дигәне Саниянекеләрне яшьли тәртә арасына кертә шул. Зөлфия дә «шулай кирәк», «мин тиеш» дигәнне яшьтән күңеленә беркетеп куя. Казахстанда чирәм җирләр күтәрүдә эшләгән әтиләре трактор астында калып үлгәндә, биш баланың иң кечкенәсе Зөлфиягә нибары яшь ярым була. Казах далаларыннан мең газаплар белән туган авылы Арборга кайтып егылганда, Саниянең үз өлешенә тигән каккан казыгы да булмый анда. Шуңа да кешедән калган ташландык өйгә урнашып, табигатьнең кыш белән яз тартышкан мәлендә яңабаштан тормыш башларга туры килә. «Без килмешәк түгел, тамырларыбыз шу­шы туфрактан», - дип ис­батлап яши алар. Юкса, Ходай биргән һәр көнгә сөенеп яшәүче икенче группа инвалид хатын тормыштан әллә ни күпне өмет тә итми. Ходайдан гомерне дә әнә шушы сабыйлары хакына, «Балаларымның буе өстәлгә җиткәнче генә, үз куллары белән ипи кисеп ашый белә башлаганчы гына», - дия‑дия генә сорый ул.

Балалары, шөкер, тырыш булып үсә. Каникул вакытында ук амбар алдында үлчәүдә эшләгән Зөлфиясе, мәктәпне тәмамлауга, фермага эшкә чыга. Берүзенә бер группа бирәләр. 16 сыер. Моңа кадәр бер-берсенә ярдәмләшеп эшләргә гадәтләнгән ферма кызлары нәкъ шул көнне, үч иткәндәй, эшләре бетүгә, күз ачып йомганчы таралышып бе­тә. Зөлфияне өнәмәгәнгә түгел, әлбәттә, кызның аларга үпкәсе юк. Кич клубта һинд киносы буласы икән. Соң, Зөлфия эшкә чыкты дип, әлләнигә бер булган «индийскины» калдырыр хәлләре юк бит инде. Алай да, Ходай бар. Бер башта үзе, икенче баштан каравылчы Газинур чиләк алып сыер саварга утыра... Сер бирәсе түгел. Мәктәпне тәмамлаган 12 кызның бишесе фермада. Авылда калучы яшьләрнең I республика съезды делегатлары үзләре җитмәсә. Шулай бер ел үткәне сизелми дә кала. Аннан соңгы ике елы ясалма орлыкландыру технигы буларак үтә Зөлфиянең. Уйга килгән алга килә диләр: нәкъ менә шушы эш буенча колхоз Казанга ике айлык курсларга җибәргәч, мәдәният институтына каршы яшәргә туры килә аңа. Кичләрен шунда барып, аудитория ишек төбенә басып, студентларның җырлаганнарын тыңлап торырга ярата кыз. «Бар бәхетле кешеләр, менә бит кайларда укыйлар», - дип кайта аннан. Озак та үтми гомере буе китапханәче булып эшләгән Сания Гыйниятуллина, һич уйламаганда, кызга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына библиография факультетына укырга керергә киңәш итә. Җитмәсә, аның исәбе буенча, Зөлфия укып бетерүгә, үзе пенсиягә чыгасы икән. Менә дигән алмаш булачак. Җан биргәнгә җүн бирә, диләрме әле. Моңарчы: «Авыру әнине ташламыйм», - дип яшәгән кызга юл ачыла: Харис абыйсы гаилә корып, авылга әнисе янына яшәргә кайта.

Институттагы дүрт ел төш кебек сизелми дә уза. Төркемдә староста кызның студент тормышын чамаларга була. Ул арада Арбор егете Фәрит Хәлиуллинга кияүгә чыгып, бәби табарга да өлгерә әле ул. Шуңа да институтны тәмамлауга, туп‑туры Арборына ашыга Зөлфия. 15 ел эшли анда китапханәче булып. Авылда узган күп кенә чараларның үзәгендә кайнап кына калмый, башкаларны да үз артыннан иярер­гә мәҗбүр итә, күп кенә изге гамәлләргә «баш сабучы»ларның берсе була. Сугышта һәлак булганнарга һәйкәл торгызу, аны коймалап алу, балалар мәйданчыгы булдыру, «Тау бәйрәме» уздыру, «Туган авылым бизәкләре» дигән китап чыгару... - болары әле без белгәне генә. Соңгы елларда Казанда яшәсә дә, әле булса авыл дип җан атуы аның. Җае чыккан саен, Арбордагыларны мактардаен бөтен дөньясы ишетерлек итеп мактый, дәшмәстәен йота белә Зөлфия Гаян кызы. Казахстанның Семипалатинск өлкәсендә туган бу ханымның тормыш үлчәвенең бер башында, сүз дә юк, моннан соң да үзенең Арборы торачак.

Тормышны яшьли төптән тарткан, кешеләрне карашларыннан танырга өйрәнгән хезмәттәшебез «Шәһри Казан»да да үз урынын тиз тапты. Коммерция буенча мөхәррир урынбасары буларак, аңа көн дәвамында кырыкмаса кырык төрле кеше белән аралашырга, аңлашырга туры килә. Эше, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Әмма бер белмәгән җиде ятка да: «Әйдә, шулай эшлик әле, туган», - дип сүз ката торган ханымның сынатырга уенда да юк. 50 яшен тутыручы хезмәттәшебезнең бер генә нәрсәне башына сыйдыра алмый азаплануы. Әни‑әни дип яшәгән, аннан башка дөньяны күз алдына да китерә алмаган бер кеше буларак, кызлары Алия белән Әлфиягә карый да, ис-акыллары китә кайчак: әтине дә шуның кадәр яратып була икән югыйсә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading