Шәһри Казан
16+

27 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 27 ноябрь 2012 - 07:47
    Казанга яшь режиссерлар җыела
    Казанда 10-15 декабрь көннәрендә «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә.
    782
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:43
    Йөк машиналары төнлә генә йөриячәк
    Казанда, 15 декабрьдән киләсе елның 15 апреленә кадәр, көндезге сәгатьләрдә йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә.
    782
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:40
    Социаль ипотекага җир беткән?!
    Казанда социаль ипотека алымындагы төзелешләрне алга таба да дәвам итү өчен, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, шулай ук авария хәлендәге торак фондка һәм шәхси секторга караган җирләрне файдалану күздә тотыла.
    813
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:38
    Шрайбикус Феликс дөньяны агач утыртырга өйрәтә
    Казан Ратушасында 23 ноябрьдә, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, быелгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Анда, мэр Илсур Метшин чакыруы буенча, Бавариядән (Германия) килгән дөньякүләм танылган яшь эколог Феликс Финкбайнер да катнашты.
    755
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:35
    БУШ ВАКЫТ БУШКА ТҮГЕЛ
    Дустың белән берәр җиргә барырга җыенсаң, башта акча янчыгыңны капшыйсың, аннан соң гына барыр урын эзлисең. Чөнки бар нәрсә акчага килеп төртелә. Кафега бардыңмы - акча, берәр чарага - акча, хәтта кайвакыт урындыкка утырсаң да, тизрәк «озата» башлыйлар, янәсе, без аларга табыш китермибез. Казанда яшьләргә буш вакытын акча түләмичә уздыру...
    1080
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:33
    Атеросклероз белән нәрсә көрәшә?
    Атеросклероз - кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела да, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру шунысы белән куркыныч: аның нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин. Бу авыруны кисәтергә берничә продукт ярдәмгә килә.
    890
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:31
    ШИКӘР АВЫРУЫ – яшәү рәвеше
    Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Республикабызда гына да 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е балалар булуы бигрәк тә аяныч.
    1601
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:24
    ТӘМ
    Совет заманындагы байтак ризыкларны һәм эчемлекләрне торган саен отыры сагынам. Ул тәгамнәр бигрәкләр дә тәмле иде шул. Кая китте соң ул ризыклар, эчемлекләр? Юк, юк, алар бер кая да китмәделәр. Шөкер, хәзер дә бар. Тик менә... тәмнәре генә башка.
    842
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:22
    БЕРЕБЕЗ ДӘ ЮГАЛЫП КАЛМАДЫ
    Укытучым Михаил Николаевич Гладков турында истәлекләр язарга утыргач, аптырап калдым: нәрсә язарга?!. Бик күп еллар үткән бит инде, хәтта искә төшерү дә шактый авыр. Хәзер инде мин укыган елларымны төштә күргән кебек кенә булам. Кызык бит, мондый вакыйганы гомеремдә дә онытмам, дип уйлыйсың, әмма еллар барыбер үзенекен итә икән, барысы...
    660
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:20
    Данлы үткәнебезгә лаек буласы иде
    «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында сүз чыкканда, без еш кына анда укыган татар зыялылары Г.Камал, К.Тинчурин, Ф.Әмирхан, С.Сәйдәшев, Б.Урманче һәм башкаларны искә алабыз.
    1068
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:16
    Галәм күргәзмәсе Гиннессның рекордлар китабына кергән?!
    Ул продюсер да, астроном да, хәтта ки киләчәгеңне йолдызларга карап, фал ачкандай әйтеп бирүче астролог та түгел. Иллә мәгәр архитектор, Татарстанның халык рәссамы (2009), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия Сәнгать академиясенең академигы (2012), Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы (2008), Халыкара меценатлык академиясе академигы (2011) Ильяс Сайяр улы АЙДАРОВ...
    836
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:14
    «Иделем акчарлагы» талантларны ача
    «Барыбыз да туган җирләренә кайтып китәр, гадәти көннәр белән яши башлар. Ләкин ярты җаныбыз биредә калыр, күңелләребез белән һаман саен рухи мәркәзебезгә тартылып торырбыз. Сезнең белән уздырылган өч көн - гомердә истә калырлык көннәр. Монда алган тәэсирләр, иң якты хатирә булып, безне ел әйләнәсенә озата килер. Шушындый бәйгеләрне оештыручыларга, безне...
    1275
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:12
    Театрлар булган җирдә милләтебез югалмас
    Тамашачы театрлар фестивален һәр елны көтеп ала. Ул быел уникенче тапкыр узды. Үзләренең талантларын күрсәтергә башкалабызга унбиш театр коллективы килде. Болардан тыш, быел чит өлкәләрдән дә фестивальдә катнашучылар артты. Свердловск өлкәсендә, Воркута, Владивосток һ.б. шәһәрләрдә эшләгән режиссерлар үз спектакльләрен кассеталарга яздырып җибәрде. Быел һәр коллектив үзләренең театр шәҗәрәсен дә төзеп...
    780
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:08
    Минем блат – Мәскәүдә
    Балаларны күзәтергә яратам мин. Үземнең балам кечкенә булуданмы, әллә ул бәләкәй кешеләрнең гөнаһсыз уй-фикерләре үзенә тартамы - белмәссең...
    838
    0
    0
  • 27 ноябрь 2012 - 07:03
    Консерваториядә яхшы түлиләр
    Россия дәүләт инновацияле технологияләр һәм эшмәкәрлек университетында мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы 92,6 мең сум. Татарстан вузлары арасында беренчелек Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә. Биредә укытучылар уртача 50,7 мең сум алалар.
    688
    0
    0
Реклама