Шәһри Казан
16+

20 декабрь 2012 яңалыклары

  • 20 декабрь 2012 - 07:52
    ТӘМ ЧЫГАРУ
    Казанда күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае булып узды. Шунда Кытайдан килгән делегат Рифкать Фәхретдиновның мөнбәрдән әйткән сүзләре истә калган. «Без - Кытайда иң аз халык, шулай да ашка салынган тоз сыман, үз тәмебезне гел чыгарып торабыз», - дигән иде ул.
    615
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:50
    Татар кызлары булдыра!
    «Беренче канал»да бара торган «Голос» музыкаль проектында Татарстаннан ике татар кызы - Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина - илнең иң яхшы тавышы булып танылу өчен көч сынаша. Алар икесе дә җыр конкурсының дүртенче этабын уңышлы гына үтте.
    1371
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:48
    Тәүге салкыннарның тәүге корбаннары
    Тәрәзә пыялаларын бәс каплап киткән, ишекне ачуга, идән буйлап ак сакаллы салкын йөгерә, термометрларның уклары 30 градустан да түбән тәгәрәгән… Болар - чын кыш башлануның билгеләре. Тәхетне үзәкләрне өшетерлек кыш алды, чанасына проблемаларын да төяп алып килде.
    893
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:45
    БЕРДЫЕВсыз «Рубин»ны нәрсә көтә?
    «Рубин» футбол клубының ярымсакчысы Бибарс Натхоның Казанда калу-калмавы өлкән тренер Корбан Бердыевка бәйле. Әлеге тәҗрибәле уенчы башка тренер булган очракта Казанда калмавын белдергән.
    868
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:41
    Акыл белән аңлап та, аршын белән үлчәп тә булмый
    Узган атнада Казанда кышкы инвестиция форумында катнашкан Канада вәкиле, бизнес мәсьәләләре буенча аналитик Ральф Сильва безнең табигый шартлар шулкадәр охшаган, очкычтан төшүгә үземне шунда ук туган илемдәге кебек хис иттем дигән иде. Ул үзе өчен мөһим ике фактор - Россиядәге һава торышы һәм инвестицион климат турында хәбәрдар, аңа шунысы җитә....
    940
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:37
    Яшьләр көрәшкә ташлана
    26 декабрьдә Уфада Россиянең хоккей буенча яшьләр җыелма командасы дөнья чемпионы исемен яулау өчен көрәш башлый. Уеннарның хәлиткеч этабына узу өчен, россиялеләргә шактый көч түгәргә туры киләчәк. Безне төркем этабында принципиаль көндәшләр - Канада, АКШ, Германия һәм Словакия командалары көтә. Михаил Варнаков җитәкләгән дружина төркем этабында беренче уенын Словакия җыелмасына...
    996
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:34
    ЧАМАСЫН БЕЛМӘСӘҢ...
    Дөньяның хатын-кыз теннисчылар ассоциациясе рейтингында 10 нчы баскычта баручы Каролин Возняцкиның шаярып кына кылган гамәле җәнҗалга әверелмәгәе. Рәсми теннис сезоны тәмамланды, спортчылар бу көннәрдә төрле илләрдә коммерцияле, күрсәтмә турнирларда мәшгуль. Киеренке рухта узган тоташ бер сезоннан соң бераз булса да ял итәселәре килә, билгеле. Шуңа күрә теннисчылар күрсәтмә турнирларда үзләрен...
    666
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:31
    Яшьләй киттең, балам...
    Кызым Альмираның 36 яшендә гомере өзелде. Гарип улы калды. Әтисе белән яши. Без дә бергәләп баланы карашабыз. Кызыма багышлап бәет яздым.
    1801
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:26
    Ана җылысы күрмәсә дә...
    Ире Саниянең вафаты турында хәбәр иткәч тә, аның безгә килгән чагын исемә төшердем мин. Бездән ерак түгел генә торучы абзые алып килгән иде аны. Үстергән әбисе вафат булгач, әнисе исән булып та ятим кызны туганнары авылдан Казанга алып килеп, олы тормыш юлына чыгарырга булганнар бугай. Әниемнең йомшак күңелле булуын белгән...
    713
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:23
    Ялгышлык бәласе
    Язмыш дигәнең ничек кенә сынамый адәм баласын. Бу дөньяда кемнеңдер гаебе белән гомергә авыру булып калудан да аянычлысы юктыр ул. Бу бит гомергә төзәлмәс яра... Кукмара районының Купка авылында яшәүче Сәлимә һәм Мидхәт Ситдыйковлар гаиләсенә килеп кергәч тә, күңелне нәкъ шундый уйлар өермәсе биләп алды.
    749
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:19
    ТАБЫШ
    (Аңлатмалы сүзлек язуга тәҗрибә) Табыш! Яңа табылдык! Әпкәлинең гаять бай архивыннан әдәбиятыбыз өчен бик тә кыйммәтле булган кулъязма - Әпкәли үзе исән чакта тәмамлый алмый калган аңлатмалы сүзлек табылды. Сүзлекнең төзелү принцибы кызыклы. Әпкәли беренче компонент итеп әдәбият белемендә, әдәби тәнкыйтьтә һәм язучыларның рәсми чыгышларында кулланыла торган сүзләрне һәм төшенчәләрне...
    725
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:14
    «МИН ТЫЙНАК ТҮГЕЛ»
    Хәзер эстрадада яшьләрнең күплегенә ияләндек инде. Бөтенесе дә яшь, бөтенесенең дә җырлыйсы килә, бөтенесе дә кабатланмас булырга омтыла. Карт түгел түгеллеккә, әмма мин дә, зур күпчелек кебек, кемнең кем булуын чамалап бетерә алмыйм. Ким дигәндә җырлаучының йөз-кыяфәтен күрү мәҗбүри. Тавышыннан ук Хәния, Салават, Габделфәт икәнен аера торган заманнар артта калып...
    1001
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:11
    Бүләгең үзеңә кире кайтырлык булмасын
    Яңа елга да күп калмады. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ун гына көн калып бара. Ә аңарчы чыршы бизисе, салатлар ясарга, тәм-томнар пешерергә продуктлар алып куясы һәм иң мөһиме - якыннарыбызны сөендерерлек бүләкләр әзерлисе бар. Бүләк дигәннән, бәйрәм алдыннан күп кешенең уенда бер сорау - «Нәрсә бүләк итәргә?» Укучыларыбызга җайлы булсын өчен...
    709
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:08
    Аерылмагыз, аерылмагыз...
    2012 елда Татарстанда никахлашучылар саны кимегән, аерылышучылар саны арткан.
    810
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 07:04
    Автобусларның яңа маршрутлары
    Казанда җәмәгать транспорт схемасында 2013 елдан автобусларның тагын 3 яңа маршруты гамәлгә керәчәк.
    712
    0
    0
Реклама