Шәһри Казан
16+

18 июль 2013 яңалыклары

  • 18 июль 2013 - 08:11
    Өстәл тулы сый-нигъмәт – җәйнең безгә бүләге
    Җәйнең кыл уртасы - бу көннәрдә хуҗабикәләр бер генә дә тик тормый. Бакча җиләгеннән кайнатма ясап, компотлар ябып куйдык. Карлыганны, чияне җыеп кына кердек, крыжовник өлгерә башлады. Җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләп өлгермисең, яшелчәләр өлгерә. Вакыт аз, ә кышка базлар тутырырлык запас ясап калдырасы килә. Бүгенге сәхифәбездә кышка кайнатмалар кайнату, салатлар-кабымлыклар ясауның...
    1463
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 08:09
    Бер сенсация тарихы (Фәнни-фантастик хикәя)
    Дистәләгән еллар буе куәтле локаторлар, үтә сизгер колакларын иксез-чиксез галәм киңлекләренә таба борып, чүлләрдә дым көткән гөлләр кебек ерак дөньялардагы адәми затлардан бер аваз, бер сәлам, бер хәбәр көтәләр иде. Шылт иткән тавыш та юк. Ничәмә-ничә симпозиумнар, фәнни конференцияләр, каты бәхәсләр булды, ялкынлы фәнни нотыклар сөйләнде. Син трибунада, авыздан ут...
    887
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 08:08
    Данисның өметләре – Сочида
    «Ак Барс»ның элекке һөҗүмчесе Данис Зарипов яңа сезонга әзерлекне Магнитогорск «Металлург»ы составында башлады. Данис, кырыс дисциплинасы өчен Тимер Майк кушаматын алган баш тренер Майк Кинэн белән аңлашып эшләрбез дип ышана: «Ул алай ук кырыс тренер димәс идем. Аның турында күбрәк гайбәтләр йөри дип уйлыйм. Һәр белгеч таләпчән була. Аңлашып эшләрбез...
    759
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 08:06
    В.Балахничев: «Универсиада уенчыларны дөнья беренчелегенә сайлап алу ягыннан мөһим старт булды»
    Казан Универсиадасы Россия җиңел атлетлары өчен гаять уңдырышлы узды. Студентлар спорты уеннарының әлеге турнирында безнең команда барлыгы 49 медаль яулап (22 алтын, 18 көмеш, 9 бронза), рәсми булмаган зачетта җиңеп чыкты. Икенче баскычны шактыйга калышып, ЮАР командасы (5-2-4), өченчене Украина җыелмасы (4-5) биләде. Моннан ике ел элек Кытайның Шеньчжэнь шәһәрендә...
    769
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 08:02
    Ковальчук Россиягә кайтты, әмма океан артына капкаларны бөтенләйгә япмады
    Океан артында, дөньяның иң көчле лигасында уздырган 11 елдан артык вакыт һәм тагын 12 еллык гамәлдәге контракт. Бу бик күп яшь хоккейчыларның төшләренә генә керә торган мөмкинлек. Шундый мөмкинлектән карьераң чәчәк аткан вакытта үз теләгең белән баш тарту гади акылга аңлашылып бетә торган әйбер түгел. Шуңа да НХЛ «йолдызлары»ның берсе...
    788
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 08:00
    Бәхетле булырсыңмы?!
    Зөһрәнең эше якында, шуңа күрә төшке ашка өйгә кайта. Шул арада өйгә килгән газеталарны да укып ала, иренең эштән кайтуына дип, кичке ашны өлгертеп куя, фатирын да җыештыра. Беркөнне шулай эшеннән кайткач, почта әрҗәсен ачып, газеталарны алыйм дисә, бер хат килеп чыкты. Кыям исеменә язылган хатның адресы юк. Зөһрә аны...
    662
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:58
    Азгынлыгы хур итте
    Салиха апа белән Кәбир абзыйның 8 баласы да укып кеше булып, үз тормышларын корып яшиләр. Балалары сау-сәламәт булса, кеше арасында йөзгә кызыллык китермәсә, әти-әнинең дә халык арасында дәрәҗәсе була. Мәктәптә укыганда да тәртипле булды, яхшы укыды алар. Балалар, оныклар кайгысы күрмәдек, шөкер, дип яшәгәндә килде алар башына хурлыкның да иң...
    803
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:56
    «Мин барыбер китәм...»
    Аның социаль челтәрдәге шәхси «бит»е «яратабыз, сагынабыз» кебек сүзләр белән тулган. Шуның кадәр кешенең үзенә карата җылы мөнәсәбәтен белсә, бик сөенер иде ул, мөгаен. Ни кызганыч, якын кешеләре яшь аралаш язган бу сүзләрне Рүзәл Хәйруллин беркайчан да күрмәячәк. Гәүдәсен су төбеннән алып, балчык астына салып куйсалар, җаны кайтмый торган җиргә...
    855
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:53
    «Социаль ипотека программасы тукталмый»
    Соңгы вакытта халык арасында, социаль ипотека программасы беткән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Әлеге программада катнашырга теләүчеләрнең документлары да кабул ителми, аны ике ел элек тапшырганнар белән дә чиратка бастыру турында килешү төзелгәне юк ише хәбәрләр шундый нәтиҗә ясарга этәргәндер, бәлки. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тагын нинди программага өмет итә ала? Болар турында без Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директорының киңәшчесе Мидхәт Газиз улы Шәрифуллиннан сораштык.
    1084
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:51
    Җәйге кампус ачыла
    18-25 июль көннәрендә «Казан» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе» дип аталган II Халыкара белем бирү форумы узачак. Гариза юллаган 5000нән артык студентның 300енә генә чарада катнашу насыйп булачак.
    757
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:49
    Казан автобуслары Сочига китәчәк
    Казанда барган Студентларның халыкара җәйге Уеннарында Россия җыелма командасы, медальләр саны буенча, ил тарихында СССР җыелма командасы ирешкән үрне узып китте. Казандагы халыкара Уеннарда Универсиадаларның 59 рекорды куелды.
    753
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:48
    Хуш, Универсиада...
    Гадәттә, туган көнне яки Яңа ел бәйрәмен ел буена диярлек көтеп аласың, аңа бик дулкынланып әзерләнәсең, ә ул исә бер көндә уза да китә. Бәйрәмнән соң ничектер күңелсезләнеп тә каласың. Казаныбызда ике атнага якын барган Универсиада уеннарыннан соң да күбебез шул халәтне кичерер, мөгаен. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарының...
    741
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:46
    Игеннең күләме узган елдагы кебек
    Чып-чын урак өсте килеп җитте. Иң җаваплы һәм иң көтеп алынган вакыт. Барыбыз да иген уңышы өчен борчыла, чөнки һава торышы быел ул яктан бер дә юлдаш булмады шул. Иң кирәк вакытта яңгырлар явып сөендермәде. Шулай да артык борчылырга кирәкми: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татар-информ»га әйткәнчә, көндез сугып...
    663
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:42
    Дагалардан очкын чәчелә...
    Атлар чабышы... Милли бәйрәмебез - Сабан туеның асыл бизәге. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып карамаган малай-шалай бармы икән?! Булса да, бик сирәктер. Балачакта атка менеп чапканнар аның тәмен гомеренең соңгы көненә кадәр онытмый. Әйе, ул татлы мизгелләрне оныту мөмкинме соң?!
    852
    0
    0
  • 18 июль 2013 - 07:41
    Авыл халкын да аңлап була
    Соңгы берничә ел эчендә авылда шәхси хуҗалыкларда мал-туарның кимүе күзәтелә башлады. Ни кызганыч, элегрәк бишәр баш терлек асраган гаиләләр бар иде, хәзер кайсына кермә, йә бер баш сыер, йә мөгезле эре терлекне бөтенләй бетерәләр. Артык чыгым сорагангамы, күп шәхси хуҗалыкларның терлекне асрауга карашы да үзгәрә төшә. Авыл халкының да хәлен...
    1057
    0
    0
Реклама