30 апрель 2014 яңалыклары
-
30 апрель 2014 - 09:33«Петровский» «Казан-Арена»ны җиңдеТатарстан футбол сөючеләре, «Казан-Арена»га килеп, Россия-Словакия матчын карау бәхетеннән мәхрүм калды. Белгәнебезчә, Россия футбол берлеге карары белән, 45 мең тамашачы сыйдырышлы бу яңа стадион әлеге командаларның 26 майдагы иптәшләрчә очрашуын кабул итәргә тиеш иде. Тик «Казан-Арена»ның газоны белән проблемалар чыгу аның матчны кабул итү шансларын киметте. Шушы көннәрдә матчның Татарстан...
-
30 апрель 2014 - 09:30Гаеплеләр җәзасын алырга тиеш!«Рубин» - «Спартак» матчы алдыннан Мәскәү фанатларының Татарстан башкаласында кылган кыргый гамәлләре үз җәзасын алырга тиеш!
-
30 апрель 2014 - 09:28Миңгол абый олысын да, кечесен дә җырлатаТатарстанның халык артисты Миңгол Галиев, диюгә, танылган җырчылар Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов кебек күренекле җырчылар күз алдына килеп баса. Бүген педагогның укучыларын санап бетерерлек түгел.
-
30 апрель 2014 - 09:24Сәхнәдә дә, тормышта да аңа бәхет елмайдыТарих тәгәрмәче берөзлексез алга чаба. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның К.Станиславский һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Алсу Гайнуллинаның тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуына да 40 ел вакыт узып киткән.
-
30 апрель 2014 - 09:21Ну, бу татарны!Үзенең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә кылмаган бу татарыбыз! Мисаллармы? Рәхим итегез... Шахматны Һиндстанда уйлап тапканнар, дип башны катырдылар заманында. Пүчтәк! Борынгы дәүләтебезнең иң атаклы патшасы Фирзә атлы булган, ди кайбер чыганаклар. Халыкара «ферзь» сүзе, шулай үзгәртелеп, менә шуңардан килеп чыккан да инде. Җырчы-композитор Фирзәр Мортазин...
-
30 апрель 2014 - 09:18«Син – сәхнә ханбикәсе»Камал театрының легендар шәхесе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың «Театр кунакханәсе»ндә булуында әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә юк та кебек.
-
30 апрель 2014 - 09:15Үз бәрәңгеңне ашыйм дисәң...Соңгы елларда юньле бәрәңге уңышы ала алмаган авыл халкы быел бу эшкә җиң сызганып кереште. Халык бәрәңге уңышының иң элек орлыкның нинди булуына бәйле икәнлегенә төшенде. Авыру бәрәңге утыртып, яхшы уңыш алып булмый. Шуңа да бу сезонда авылларда әйбәт орлыклары булмаганнар утыртыр өчен яхшы бәрәңгене аерым сатып ала.
-
30 апрель 2014 - 09:12«Сине сайлаганнар икән, димәк, син моңа лаек!»«Яңалыклар алып баручының яхшы реакциясе, йокысы туйган булырга һәм эфирга чыкканда бернинди проблемасы да булмаска тиеш!» - ди Гөлүсә Исмәгыйлева.
-
30 апрель 2014 - 09:08Татар акылы – төштән соңЯз җитү белән, күпләр, бакча эшләреннән кала, өйдә ремонт ясау уе белән яна башлый. Әйтүләренчә, ремонт-төзелеш эшләренең иң югары ноктасы июль-августка туры килә икән. Ремонтны үзең ясамыйча, махсус эшчеләрне җәлеп иткән очракта бу чорда аларның заказлары күп булуны, аннан да бигрәк, бәяләрне дә күтәреп куюларын истә тотарга кирәк. Шуңа да...
-
30 апрель 2014 - 09:03«Менә сиңа могҗиза!»Шулай бервакыт икәүләп мәчеткә йөрүче бабай белән өйгә кайтып килүебез иде. Юлда күрше Илгиз абыйны очраттык та, аның янында тукталасы иттек. Аны моңа кадәр дә берничә тапкыр җомга намазына дәшеп караганыбыз булды, тик ул йә кул селтәп, йә борын астыннан килбәтсез генә мыгырданып, яныбыздан үтеп китү ягын карый иде. Бу...
-
30 апрель 2014 - 08:49Тагын бер «чәйнек»кә артты яки машина йөртү таныклыгын ничек алдым...Элегрәк машина йөртү теләгем бөтенләй юк иде минем. Гомумән, машина хатын-кыз өчен түгел, дип саный идем. Ләкин һәркемнең дә машина сатып алырга үз сәбәпләре килеп чыга, күрәсең. Вакытны янга калдыру, җайлылык ягыннан да үз автомобилең булу әйбәт инде ул... Кыскасы, мин дә руль артына утырырга булдым... Шактый икеләндем анысы, тәҗрибәләре...
-
30 апрель 2014 - 08:32Лицензиясе алынмаганмы?«БТА-Казан» банкының лицензиясе алына, диләр. Бу дөресме? Фәрит ШӘЙХЕТДИНОВ, Балтач» - Социаль челтәрләрдә шул хакта таралган хәбәрне Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев кире какты, ягъни банкның лицензиясе калачак. «БТА-Казан»ның үзеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген банкны финанс ягыннан савыктыру чаралары (санация) әзерләнә. Бу эш Россия Үзәк банкы һәм Вкладларны иминиятләштерү...
-
30 апрель 2014 - 08:29Нинди виза кирәк?«Быел Төркиягә бару тәртибен һич аңлап бетерә алмыйм. Башта ниндидер электрон виза кирәк диделәр, хәзер паспортларның срогы чыгу вакыты үзгәргән диләр. Кайсы дөрес? Әлфирә ХИСАМОВА, Казан» - «Ростуризм» агентлыгы раславынча, электрон виза озак вакытка Төркиягә барырга җыенучылар өчен генә кирәк. Калганнар өчен 2011 елда гамәлгә кертелгән гадиләштерелгән виза режимы сакланып...
-
30 апрель 2014 - 08:27Салымны ничек түлим?«Казанда ике бүлмәле торагыбыз бар иде, малай үсеп килә, дип, мөмкинлек булгач, быел тагын бер фатир алып куйдык. Хәзер безгә милек салымын ничек түләргә? Берничә фатиры булучылар аны башкачарак түли, дип ишеткән идек. Илдус НАСЫЙБУЛЛИН, Казан» - Федераль салым хезмәте ТР идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наталья Мельникова...
-
30 апрель 2014 - 08:24Чын май ашыйсы киләҖәмәгать, сезнең кайсыгыз чын май ашаганын хәтерли? Мәсәлән, мин үзем аның тәмен инде күптән оныттым. Кайвакыт хәтта шикләндерә үк башлый: атланмайны хәзер солидолдан ясамыйлармы икән? Чөнки аны ипигә ягарга тотынгач, гел теге арба күчәрен майлый торган солидол күз алдына килә.