Шәһри Казан
16+

23 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2015 - 15:07
    Татар теле еракка илтә
    Тел Төмәнгә илтә, диләрме әле? Татар теле белән исә аннан да ары китеп була. Казан федераль университетында Тукай телен бушлай укытачаклар.
    657
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 13:42
    Корбан гаете вәгазе
    Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә - бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Кешелек дөньясының табигый максаты бер: дөнья вә ахирәт сәгадәтенә, Аллаһының ризалыгына ирешү. Аллаһы Тәгалә хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Корбан чалу - шул олы максатыбызның бер изге гамәле. Корбан сүзе - гарәп...
    3791
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 13:33
    Татар филармониясе яңа сезонын ача
    2015 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты белән Татар филармониясе 78 нче сезонын ача. Әлеге вакыйга уңаеннан 22 сентябрьдә Филармониядә матбугат очрашуы булды. Татар филармониясендә быел беренче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале узачак. Фестивальне 1 ноябрьдә СССРның халык артисткасы, романслар остасы Нани Бригвадзе...
    830
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 13:04
    Владимир Путин: “Җәмигъ мәчете мөселманнарының рухи үзәгенә әйләнер”
    Бүген, ун еллык төзекләндерүдән соң, Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылды.
    724
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 12:34
    Төшемме, өнемме?
    Әбү Хәнифәнең шәкерте - Әбү Йосыф, өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә. Күргән төшен юрап бирүне өмет итеп, хәзрәте Әбү Хәнифә янына килә:
    430
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 12:14
    Радиоэлектроника өлкәсендәге яңалыклар карала
    24-25 сентябрь көннәрендә "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында, Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы химаясендә, "Россия радиоэлектроникасы: яңа чакырулар һәм перспективалар" XIV фәнни-техник конференциясе узачак.
    600
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 11:41
    Психиатрлар Казанга җыелды
    Татарстанда ел саен 8 меңнән артык кешедә психик тайпылышлар ачыклана, 7 меңгә якын кеше алкоголизм һәм наркоманиядән интегә. Статистика буенча, алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 20-30 проценты психиатрлар ярдәменә мохтаҗ. Хәзерге заман шартларындагы киеренкелек, стресслар, депрессияләргә бирелү кешенең күңел халәтенә йогынты ясамый калмый. Психиатрия тармагында нинди проблемалар бар, бу өлкәгә кагылышлы...
    560
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 11:02
    Кем күбрәк хинкали ашый... шул җиңүче
    15 октябрьдә Казанда грузиннарның милли ризыгы - хинкали ашау буенча чемпионат үткәрелә.
    800
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:59
    «Ак чәчәкләр» фильмы районнарга чыга
    Режиссер Ринат Әюповның «Ак чәчәкләр» исемле кинокартинасы XI Казан Халыкара мөселман фестиваленең төп вакыйгаларының берсенә әверелде.
    934
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:50
    Кеше эзлим!
    Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый.
    765
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:32
    Суыткыч озак хезмәт итсен дисәң
    аның туңдыру бүлегендәге бозның калынлыгы 0,5 сантиметрдан узса, эретергә ашыгыгыз. һава йөрсен өчен, туңдыру бүлеген дыңгычлап тутырмагыз. термостатның эшләү режимын дөрес куегыз, суыту камерасы өчен ул +4, туңдыру бүлеге өчен -18 градус булырга тиеш. суыткычны җылыту чыганаклары, әйтик, җылыту батарейлары яки мич янында урнаштырмагыз. Туры кояш нурлары төшә торган урында...
    802
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:25
    Минем Йолдызым... абзарда
    Колхоз таркатылгач, ат көтүләре дә бетте. Шөкер, Балык Бистәсе районының Күки авылында дүрт кеше үзләренең шәхси хуҗалыкларында унбишләп ат асрый әле. Шуларның берсе - Гыйльметдин Шиһапов. - Һее, энекәш, атта кеше акыллары бар бит анда. Пенсиягә чыккач, бер эш булыр дип, ат асрый башладым. Бишенче ат инде бу минем. Монысы...
    761
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:00
    ТНВ кая югалды?
    Казанның Фатих Әмирхан урамында яшәүче укучыбыз Әлфия Гарифуллина "Шәһри Казан"ның "кайнар элемтә"сенә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының телевизордан юкка чыгуына борчылып шалтыратты.
    692
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 09:47
    Казанда Теннис фестивале уза
    27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан теннис академиясе үз тарихында бишенче тапкыр теннис буенча Россия чемпионатын кабул итә.
    621
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 09:35
    Кабан күлендә Таһир белән Зөһрә йөзә
    Кабан күлендә йөзеп йөргән аккошлар турында сайтыбызда бер хәбәр иткән идек. Күптән түгел, «Аккошка исем тап» дигән бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча, бу аккошларга исем куштылар. Беренче парны Таһир белән Зөһрә дип йөртәчәкләр, икенче парны Руслан белән Людмила дип атаганнар, өченчесенә Спортның су төрләре буенча Олимпиада уңаеннан...
    598
    0
    0
Реклама