16+

Гөлназ Асаеваның ире Вилли Мәскәүне яулаган!

Андрей Малахов тапшыруында бөтен ил алдында җырлаган.

Гөлназ Асаеваның ире Вилли Мәскәүне яулаган!

Андрей Малахов тапшыруында бөтен ил алдында җырлаган.

Гөлназ Асаеваның ире Вилли (Вильдан Шәмсетдинов) Мәскәүдә Андрей Малахов тапшыруында чыгыш ясаган!

Җырчы Гөлназ Асаеваның тормыш иптәше Вилли зур сәхнәдә үзен сынап караган. Ул Мәскәүдә танылган алып баручы Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашкан һәм үз җырын башкарган.

Вилли әлеге мизгелләр белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Аның сүзләренчә, бөтен ил алдында зур сәхнәдә чыгыш ясау онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән.

«Минем өчен бу гади чыгыш кына түгел, ә музыка, күңел һәм хыял берләшкән аерым бер мизгел», – дип язган ул.

Җырчы Андрей Малаховка һәм тапшыруның иҗат төркеменә җылы кабул итүләре, үз иҗатын киң аудиториягә тәкъдим итү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдергән.

Вилли катнашындагы тапшыру 22 ноябрьдә, 17:00 сәгатьтә эфирга чыккан.

Шул ук темага: Вилли: “Мин хатыным – Гөлназ барын, ә Гөлназ ире – Вильдан барын белә”

Гөлназ Асаева: «Мин дә кеше, минем дә йөрәгем бар»

Гөлназ Асаева: “Ирем каршы”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading