“Петербургская политика” фонды президенты Михаил Виноградов Татарстанда сайлауга килүчеләрнең саны күп булуы һәм тыныч узуы билгеләп, бүген республиканың тискәре яктан искә алынмавын ассызыклап үтте.
– Моның берничә сәбәбе бар. Ул сайлау алдыннан була торган атмосфера белән дә бәйле. Бер яктан пандемия җәмгыятьне таркатмады, киресенчә берләштерде генә. Икенче сәбәп – ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү. Мондый чаралар социаль оптимизмны күтәрә, гадәттә, бу вакытта халык белән киләчәккә планна корыла, төзелеш объектлары кулланылышка тапшырыла, – диде ул.
Быел республикада сайлауларда күзәтүче буларак блогерлар да эшли.
Әлеге яңалык турында спикер, бу тәҗрибә яшәргә хаклы, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар