
Мин бервакытта да президент хатыны булырмын дип уйламадым. Һәм бервакытта да беренчелеккә омтылмадым. Хикмәт минем холкымдадыр, мөгаен. Хәер, бу милли үзенчәлекләргә дә бәйле. Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын милли тәрбия системасы билгели дип уйлыйм. Татарларда гадәт шундый: хатын иренең күләгәсендә торырга тиеш. (...) Мин тыйнак яшим. Үз чәчтарашым да, өй җыештыручым да юк. Миңа президент хатыны буларак ниндидер өстәмә хезмәт күрсәтү каралмаган да һәм кирәкми дә. Дәүләти дәрәҗәбез буенча, безнең өйдә хезмәтчеләр булырга тиеш. Миңтимер, ярымшаярып, болай ди: «Синең холкың белән бу мөмкин түгел. Чөнки алар сине түгел, син аларны карый башлаячаксың». Ул хаклы, чөнки холкым шундый. Мин бер эштән дә җирәнмим: юам да, себерәм дә, җирдә дә казынам. Базарга үзем йөрим. Бу миңа кыен түгел, киресенчә, кешеләр белән аралашу – үзе бер рәхәт. Тагын бер хикмәтем бар: кухняма берәүне дә кертмим. Гомерем буе ашарга үзем әзерлим, берәүгә дә ышанмыйм. Аш-суга бик остамын дип мактана алмыйм. Әмма ирен, гаиләсен, өен яратучы хатын-кызга хас булганча, тәмле итеп пешерергә тырышам, ризыкка мәхәббәт хисләремне дә кушып җибәрәм. Без күбесенчә кысыр ашлар, вегетариан ризыклар ашыйбыз. Икебез дә бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый яратабыз.
Миңтимер – республика җитәкчесе. Әмма минем өчен ул һәрвакыт – гаилә башлыгы, улларымның атасы, сөйгән ярым, гомерлек тормыш юлдашым. Кайгысын да, шатлыгын да бергә кичерәбез, халык әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак. Ул минем янымда дәүләт мәшәкатьләреннән ял итә. Ә гаилә сәясәте – минем кулда. Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән иремне мин, яратып, гади итеп, «әтисе» дип йөртәм. Миңтимер минем юбилеемда: «Яратмаска сине мөмкин түгел», – диде. Хатын-кыз өчен моннан да кадерлерәк сүз була микән? Миңа моны ишетү бик рәхәт, чөнки Миңтимер тыйнак кеше, мондый ягымлы сүзләр миңа сирәк эләгә. Мин – бәхетле хатын-кыз.
Чын дөресен әйткәндә, мин игътибар үзәгендә булырга яратмыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да йә болай гына йөрергә чыксам да, мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да, мин күзгә бик ташланып тормаска тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде: «Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре – барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. Җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә».
Мин әлеге югары бәя өчен иремә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль.
Хатын-кызны, бизәктән дә бигрәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән безнең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рәвешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшләреннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә кысылмыйм, тыңлыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.
Туебыз алдыннан, 1961 елда, Миңтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!» – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...» – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Миңтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!...
Иң кыены – табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз табигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа «беренче леди» ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз. Миңа Миңтимернең күңел күгендә йолдыз булып яшәү рәхәт. Үз-үзем булып кала алуым белән бәхетлемен. Һәм барыгызга да бәхет теләп калам!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар