16+

Беренче тапкыр күреп исем китте, шулкадәр күңелемә кереп утырды

21 апреля 2025, 14:03
713
0
1
Уку өчен 3 минут

Әлеге биюне башкаручы Алсу Хәйбуллова белән элемтәгә чыгып, үзе белән дә таныштык.

Беренче тапкыр күреп исем китте, шулкадәр күңелемә кереп утырды

Әлеге биюне башкаручы Алсу Хәйбуллова белән элемтәгә чыгып, үзе белән дә таныштык.

“Бию көен ишетүгә биисе генә килеп тора”, – ди Алсу Хәйбуллова. 

“Шәһри Казан” газетасының “Вконтакте” төркеменә “Чабата” биюен куйган идек. Безнең халыкта “Чабата” биюе шулкадәр популяр икән, әлеге видеога 200дән артык комментария язылды, 70 кеше үз битенә күчереп алды, бүгенгесе көнгә 19 меңнән карау булды. Иң кызыгы шул, хәтта популяр артистлар турында язганда да бу кадәр кызыксыну, кайтавазлар булмый. “Чабата” бик күпләрнең күңелен кузгалтты, һәркем үзенең туган ягын, кемнәр биюен исенә төшерде.  

Әлеге биюне башкаручы Алсу Хәйбуллова белән элемтәгә чыгып, үзе белән дә таныштык. Үзен белә башлаганнан бирле кече яшьтән бии икән ул. Аның әнисе Буа районының Толымбай авылында балалар бакчасында мөдир булып эшләгән. Балалар кайтып беткәч, балалар бакчасында эшләүчеләр калып, пластинка тәлинкәсе куеп, татарча бию көйләренә бии торган булганнар.  Кечкенә Алсу да алар белән бергә бию хәрәкәтен кабатлаган. Менә шул вакытта аның канына бию көйләренә мәхәббәт сеңеп кала.

– Минем әни дә биергә яратты, – дип сөйли Алсу. – Өстәвенә гармунда да уйнады. Ул әле дә бию көйләрен ишетсә аякларын тыпырдатып ала. Элеккеге кебек баскан өстенә басып бии алмый инде хәзер. Аның янында кайнашып үсеп, үзем дә бию белән сихерләнгәнемне сизми дә калдым. Мәктәптә укыган вакытта да гел биюдә булдым. Кызлар белән төрле биюләр өйрәнеп, сәхнәләргә чыга идек.

Әнисе юлыннан китә. Алсу бүгенгесе көндә Буада балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.  

“Чабата” биюе турында ул соңгы елларда күреп ала. “Безнең авылда “Чабата” биюен биимиләр иде. “Ярмәк вагына” да биючеләрне күргәнем бар иде, ләкин чабата белән алар аерыла. Гармунчылар төркеме белән очрашуга баргач, беренче тапкыр күреп исем китте, шулкадәр күңелемә кереп утырды. Үземнең дә өйрәнәсем килде. Мин бу биюне өйрәнергә тиеш дип максат куйдым. Видеолардан карап, үзлегемнән өйрәндем. Чын “Чабата” биюенең ни икәнен дә белмим,” – дип сөйли Алсу.  

Интернет челтәренә таралган әлеге видео юбилей вакытында төшерелгән булган. Кунаклар Алсудан “Чабата” биюләрен сораган. Көйне ишеткән башкалар да түзми, Алсуга кушылып бии. Нәтиҗәдә бернинди репетициясез дүрт кешедән торган нинди матур бию килеп чыга. “Биисемне һәм биюем бөтен татар халкына таралуын белгән булсам чабатамны, милли күлмәкләремне күтәреп алып барган булыр идем”, – дип көлә Алсу. Чөнки үкчәле туфли белән бу биюне бию авыр, бөтен элементларын да җиренә җиткереп эшләп бетереп булмый икән. 

Чабатаны биегән  һәр кешегә сокланып карый Алсу. Төрле кеше төрлечә биегәч, ул һәркемнең нинда бию элементлары куллануына, тыпырдауларына игътибар итә.  Актаныш районына “Авылларда гармун моңы”  III төбәкара гармунчылар фестиваль конкурсына баргач, “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруын алып баручы баянчы Наил Сәгъдиевнең гармунчылар “Чабата” көен уйнап җибәргәч, җилдәй җитез итеп биеп китүе аның күңелен әсир иткән.  

– Без бит аның баянда уйнавын күреп кенә гадәтләнгән. Шулкадәр оста, җиңел итеп “Чабата”ны да бии икән. Шулкадәр сокланып кайттым. Мин биегән “Чабата” биюе кайберәүләрдә бәлкем бөтенләй башка тәэсирләр калдырадыр. Балачактан бию элементлары кайберәүләрнең канына сеңгән, белеп, күреп үскәннәр. Мин исә күңелем ничек куша шулай гына биим, – ди Алсу. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading