16+

Авыл агайлары баш кашый...

Узган шимбә-якшәмбе көннәренең җылы торуы авылда әле шушы көнгәчә кымшанмыйча яткан карларга да җан кертте: челтер-челтер гөрләвекләр ага башлады, туган якларына очып кайткан кара каргаларның һәм чәүкәләрнең шау-гөр килүләре күңелләрне күтәреп җибәрде.

Авыл агайлары баш кашый...

Узган шимбә-якшәмбе көннәренең җылы торуы авылда әле шушы көнгәчә кымшанмыйча яткан карларга да җан кертте: челтер-челтер гөрләвекләр ага башлады, туган якларына очып кайткан кара каргаларның һәм чәүкәләрнең шау-гөр килүләре күңелләрне күтәреп җибәрде.

Абзарларга бәреп кергән яз сулышын сизеп, мал-туар тавыш бирә башлады, кышкы тоткынлыкта яткан тавыклар ишегалдындагы иркенлеккә чыккач, бераз аптырашып тордылар да биләмәләре буйлап таралыштылар... Күңелле шул яз башы! Башлана инде хәзер эшләр...
Яз шәһәр кешесенең тормыш ритмын бик үзгәртмәсә дә, авылда бу вакытта яңа тормыш башлана. Һәрбер гаилә җәйгә үзенең эш планын төзи: кайда нәрсә утыртырга, мал-туарны арттырыргамы-юкмы, тырышуларының нәтиҗәсе булырмы?
Быелгы язда авыл агайларына уйланырга сәбәпләр дә бар. Иткә дип үстергән малларын сатарга теләүчеләр аптырап калдылар бит әле, чөнки ит бәяләре шактый төште. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү йогынтысында булды бу. Көз, кыш башында дуңгыз итен 190 сумга саткан булсалар, хәзер 120 сумга да урнаштыра алмый йөрүчеләр бар. Сыер һәм бозау итен көздән 210, 230 сумнан сатып җибәрүчеләр отты, ә кыш буе мал тәрбияләп күпме печән, фураж, тамыразык ашатып симерткән тана, бозау итләренең бәяләре күпкә кимеде шул. Әле сатып алучылары да чират тормый. Киткән чыгымнарны каплап, үзеңә файдасы да калырлык булмагач, артык мал асрау кирәкме икән соң?!
Халык утсыз калды
Яз килде дигәннән, һава торышы бер көнне куандырса, икенче көнне гел киресен ясап куя быел. Сишәмбе көнне табигатьне гомумән аңлап булмады: урамда әллә яз, әллә кыш, әллә көз шунда. Һава торышына бәйле рәвештә халык арасында таралган, быел язда кыш әйбәт килде, дигән гыйбарә дә юкка гына популярлашып китмәде инде. Әмма яз халык авыз иҗатын тудырырга булышса да, узган көннәрдә бозлы яңгыр яву һәм көчле җил исү аркасында республикабыз районнарындагы 88 торак пункт утсыз утырырга мәҗбүр булды - барлыгы 38 мең кеше. Чыбыклар бер-берсенә бәрелеп, кыска ялганыш барлыкка килгән. Мамадыш, Әгерҗе Кайбыч, Нурлат, Арча, Чистай, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Алабуга районнары зыян күрде. Мамадыш, Питрәч һәм Алабуга районнарында хәл аеруча да катлаулы булган. Барлык төзексезлекләрне бетерү өчен махсус штаб эшләгән.
Алдагы көннәрдә исә республикада һава торышының салкынайтуы көтелә. Төнлә - 6-11, аязганда 16 градуска кадәр салкынайтса, көндезге якта 5-10 градус салкын булачак, болытлы һава саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading