Шәһри Казан

21 март 2013 яңалыклары

  • 21 март 2013 - 10:17
    «Тормышым очраклы хәлләрдән һәм шатлыклы мизгелләрдән тора»
    Татар халкында скрипканың ХVIII гасырда гына кулланыла башлавы мәгълүм. Элек аңарда уйнаган танылган шәхесләребезнең күбесе ир-атлар булуын ишетеп беләбез. Соңгы елларда әлеге уен коралы белән хатын-кызлар да мавыга башлады. Шундыйларның берсе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының музыканты Динә Закирова.
    548
    0
    0
  • 21 март 2013 - 10:15
    Кагылмагыз балаларга!..
    «Алла боерса, язлар җиткәч, кош баласын очырырга өйрәткән шикелле, без дә кызларыбызны мөстә­кыйльлеккә өйрәтә башларбыз. Үзләре генә мәктәптән кайтырлар, йорт ачкычын да ышанып тапшыра башларбыз, эшкә чыкканчы, бераз мөстәкыйльлеккә өйрәтербез», - дип хыялланып утырган идек көзен дустым Альмира белән. Тик кызларыбызның яшьтәшләре булган балаларның фаҗигале язмышы хыялларны үзгәртте дә куйды.
    522
    0
    0
  • 21 март 2013 - 10:12
    Нинди гөнаһың өчен үтерелдең, дип сорасалар...
    XXI гасырда яшибез. Шөкер, илебез сугыш, ачлык афәтеннән имин. Ләкин ел саен илдә 50 мең кеше үтерелә. Җинаятьченең милләте дә, дине дә юк. Рус - русны, татар татарны үтерә, үзен «мин мөселман» дип йөрүче үз мөселманына пычак күтәрә, муенына хач таккан икенче берәү үзе шикелле хач тагучының канын түгә. Шунысы...
    485
    0
    0
  • 21 март 2013 - 10:10
    Иске бәядән язылып калыйк!
    Апрель аеннан почта барлык газета-журналларга да язылу бәяләрен арттыра. Кызганычка, бәя арту мәсьәләсе редакциягә генә бәйле түгел. Без, үз чиратыбызда, март ахырына хәтле иске бәяләр белән язылып калырга киңәш кенә итә алабыз. Тиен сумны саклый, диләр, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 54126 индексы белән (атнага өч тапкыр чыга) язылу бәясе - 393...
    482
    0
    0
  • 21 март 2013 - 10:06
    Миңа ярый, мин – Президент
    Узган атнада «Рубин» белән «Терек» футбол командалары матчы тәмамланып килгәндә, уенның арбитры Михаил Вилков Грозный шәһәре клубының капитаны Ризван Уциевка, «Рубин» уенчысына аяк чалганы өчен, сары карточка күрсәтте. Шул мизгелдә микрофоннан, бөтен стадионга ачык итеп: «Сатлык хөкемдар! Кәҗә син!» - дигән сүзләр яңгырады. Андый ямьсез сүзләр кем авызыннан чыкканын баш...
    578
    0
    0
  • 21 март 2013 - 09:09
    Индира кояштай балкып торуы белән отты
    «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм» (Разил Вәлиев). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган «Татар кызы» бәйгесендә әлеге юллар шигарь итеп алынган иде.
    555
    0
    0
  • 21 март 2013 - 09:06
    Кунакханәләр әзер, теплоходлар көйләнгән...
    Студентларның җәйге уеннары көннән-көн якыная. Июльдә Казанга бик күп илләрдән спортчылар, волонтерлар, кунаклар килергә тиеш. Ә аларның барысын да урнаштырырга, яшәү өчен тиешле шартлар да тудырырга кирәк бит әле.
    521
    0
    0
  • 21 март 2013 - 09:03
    Картаймас өчен, эчәргә кирәк!
    Кемнең генә яшь булып каласы килми икән. Кызганыч, аның өчен әлегә бернинди дару да уйлап табылмаган. Ә шулай да, бик тырышканда, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешеп була анысы. Моның өчен яратыгыз, тормышка сөенегез һәм... эчегез. Бактың исә гап-гади эчемлекләр эчәсе килүне генә басмый, картаю процессын да акрынайта икән.
    548
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:59
    Яз килде, витаминнар эреде...
    Ниһаять, кышкы салкыннар артта калды. Урамда яз исе. Табигатьтә үзенә күрә бер җанлану сизелә. Кәефләр күтәренке, кояш та керфекләрен ачты. Кыскасы, сөен дә яшә. Тик кайберәүләрнең әлеге матурлыкка әллә ни исе китми шул, елмаясылары да килеп тормый. Табигать уяна уянуын, әмма алар - юк, кышкы йокыдан уяна алмый интегәләр. Сәбәбе...
    768
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:56
    Сәхнәви киңәшләре
    Җырлап азапланучы яшь җилкенчәкләргә Тавышым юк, нота белмим, дип уфтанма. Селкенә белсәң, шул җиткән. Сәхнәгә чыкканда халыкка күрсәтердәй нәрсәләреңне кием-салым белән томаламау хәерле. Хәзерге тамашачы җырны күз белән тыңларга яратучан - шуны һәрчак исеңдә тот. Көйгә туры киләме, юкмы, әмма авызың тиешле вакытта ачылып-ябылып торсын - җырчы өчен иң мөһиме...
    662
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:52
    Бал кортлары капканы да саклый
    Бразилиянең «Понте Прета» һәм «Атлетико Сорокаба» командалары арасындагы футбол матчы чак кына бал кортлары гаебе белән өзелми кала. Бал кортлары өере капканың аркылы борысына җыелып, капкачыга үз урынына басарга комачаулык итә. Килеп туган вазгыять бары махсус хезмәтләр чакырылгач кына уңай хәл ителә. Коткаручыларга бал кортларының бер өлешен капчыкка тутырырга, калганнарын...
    582
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:49
    Ярты алка голга әйләнә аламы?
    Капкага кергән ярты алканы голга санап буламы? Күптән түгел Швейцария хоккей арбитрлары шундый четерекле хәлдә калган. Бу гайре табигый вакыйга плей-офф матчларының берсендә була. «Фрибург-Геттерон» клубы һөҗүмчесе Седрик Боттер, капкага кертәм дип кәшәкәсе белән сугып, алканы икегә яра. Дөресрәге, алка штангага бәрелеп ярыла. Нәтиҗәдә аның бер яртысы капкага керә, калган...
    548
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:44
    Усал, әмма кыйммәтле баш тренер Жозе Моуриньо
    Моуриньо France Football версиясе буенча узган елда дөньяның иң кыйммәтле тренеры дип табылды. Португалия белгеченең 2012 елда кереме 14 млн евро булган.
    506
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:43
    Ни эшләсәң дә килешә безнең ише егеткә
    «Рубин» Россия чемпионаты кысаларындагы икенче уенын рәттән Грозныйда уздырды. Бу юлы казанлыларны мәйдан хуҗасы «Терек» кабул итте. Уенда трибуналардагы җанатарлар теге яки бу як капкасына кертелгән бер генә тупны да күрә алмады. Аның каравы Чечня башкаласындагы уен җәнҗал белән истә калды.
    546
    0
    0
  • 21 март 2013 - 08:39
    «Рассрочкага хәрби хезмәт»
    Бүгенге заман егетләренең иң курыккан нәрсәсе - хәрби хезмәт. Бу курку юктан гына да түгел, җирле хәрби комиссариат башлыкларыннан алып, оборона министрына кадәр, армиядә күптән тәртип урнашты, яхшы шартлар, казарма саен видеокамералар, дустанә мөнәсәбәт һ.б. дип күпме такысалар да, чакырылыш яше тулып килгән егетләр хезмәт итеп кайткан дусларының сөйләгәннәреннән, телевизион...
    561
    0
    0
Реклама