16+

Башкортстанның татар эшмәкәре: “Халыкның рәхмәтен ишетеп яшибез”

Авылның киләчәге – эшмәкәрләр кулында. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенда чыгыш ясаган һәр делегат авыл кешеләрен эшле итеп кенә калмаган, авылның социаль тормышында да зур роль уйныйлар. Әти-әниләре, балалары һәм оныклары белән тулы бер династия булып, үз эшләрен үстереп, бизнесларын буыннан-буынга күчереп баралар.

Башкортстанның татар эшмәкәре: “Халыкның рәхмәтен ишетеп яшибез”

Авылның киләчәге – эшмәкәрләр кулында. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенда чыгыш ясаган һәр делегат авыл кешеләрен эшле итеп кенә калмаган, авылның социаль тормышында да зур роль уйныйлар. Әти-әниләре, балалары һәм оныклары белән тулы бер династия булып, үз эшләрен үстереп, бизнесларын буыннан-буынга күчереп баралар.

Башкортстанның Борай районыннан килгән Рамил Зарипов та шундый буын вәкиле. Әти-әниләре башлаган фермерлык эшен ул сеңлесе белән дәвам итә. Зариповлар мал үрчетү белән генә шөгыльләнеп калмый, ит эшкәртү цехы да тоталар, үз кибетләре дә бар.  

– Җир эшкәртү, мал үрчетү – борынгыдан килгән кәсеп. Без ата-бабаларыбыздан әманәт булып калган шул һөнәр белән шөгыльләнәбез. Үзгәреш елларында колхозлар таркалып, иген иккән басулар, фермалар ташландык хәлдә калды. Әтием, туган ягына битараф кала алмыйча, шәһәрдәге фатирын сатып, үз авылына кайтты. Кайтуга, фермер хуҗалыгын булдырып, үз эшен ул 150 гектар җирдән башлады. Бу вакытта мин юридик институтта,  сеңлем мәктәптә укый иде. Җәебез авылда печән әзерләп, көтү көтеп үтте. Әти-әнинең тырышлыгы белән малларыбыз ишәйде. Йорт алды гына тар була башлагач, колхоздан калган ярым җимерек ферманы төзекләндердек. Башкортстан мөфтияте белән килешеп, 15 ел дәвамында сарыкларны корбан гаетенә алып барып саттык. Мин дә, институтны тәмамлагач, авылга кайтып, әтиемнең эшенә кушылдым. Бүген без республика күләмендә үсеш алган хуҗалыкка әверелдек. 1100 гектар җирдә ашлык, печән үстерәбез. 6 мең кв метр мәйданда ферма-амбарларыбыз бар. 250 баш сарык, 450 сарык, 60 баштан артык ат асрыйбыз. Ит эшкәртү цехын ачтык, анда иллегә якын төрдә хәләл продукция әзерләнә. Болардан тыш, биш кибетебез эшли. Грант акчаларына маллар, авыл хуҗалыгы техникасын алдык. Зур горурлык белән әйтә алабыз. Республика күләмендә үз эшебезне тулы цикл белән алып бара торган беренче крестьян-фермер хуҗалык без. Басудан алып сатып алучының өстәленә кадәр әзер продукция җитештерәбез, – дип сөйләде ул.

Авыл тормышында да актив катнаша Зариповлар. Авылдашлары өчен илледән артык эш урыны булдырганнар. Мәчет, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен обелиск төзүдә, юл, чишмә, зират төзекләндерүдә, сабан туйлары, Ураза һәм Корбан гаетләре уздыруда булышып торалар.  
– Халыкның рәхмәтен ишетеп яшибез. Үзем дә, сеңлем дә авылда калып гаилә кордык. Әти-әнинең башлаган эшләренә күпме көч куюларын күреп үстек һәм бу эшне зур теләк белән дәвам итәбез, – диде “Борай ите” кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Зарипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading