16+

«Чеби сораучылар күп, әмма без алар сораган күләмдә җитештерә алмыйбыз»

Каз-үрдәк бәпкәсе, чебешләр сатып ала торган чорга кердек. Бөтен нәрсәгә бәяләр арту кошчылык тармагына да кагылмый калмаган, әлбәттә. Чебешләргә генә түгел, катнаш азыкка да бәяләр арткан. 

«Чеби сораучылар күп, әмма без алар сораган күләмдә җитештерә алмыйбыз»

Каз-үрдәк бәпкәсе, чебешләр сатып ала торган чорга кердек. Бөтен нәрсәгә бәяләр арту кошчылык тармагына да кагылмый калмаган, әлбәттә. Чебешләргә генә түгел, катнаш азыкка да бәяләр арткан. 

Каз-үрдәк бәбкәсе, чебешләр сатып ала торган чорга кердек. Бөтен нәрсәгә бәяләр арту кошчылык тармагына да кагылмый калмаган, әлбәттә. Чебешләргә генә түгел, катнаш азыкка да бәяләр арткан.

Монысы бер проблема булса, икенчесе – инкубатор йомыркаларын хәзер Европа илләреннән кайтартып булмый. Токымлы тавык, каз, үрдәк, күркәләрне чыгару өчен йомыркаларны кошчылык фабрикалары һәм фермерлар башка илләрдән дә сатып ала. Россия кошчылык берлеге мәгълүматлары буенча, чит ил инкубация йомыркалары өлеше ил базарында 20 процентны тәшкил итә. Алар Нидерландтан (41 процент), Чехия (15,5 процент) һәм Германиядән (9,8 процент) кертелгән. 
Инкубация йомыркаларын чит илдән кертү белән бәйле проблемалар яңа гына барлыкка килмәгән анысы. Узган ел азагында ук Россельхознадзор, кош гриппы аркасында, кайбер Европа илләреннән йомырка кертүне тыйган булган. Шуннан соң чеби, үрдәк, каз чыгару өчен кулланыла торган йомыркалар дефицитка әйләнгән, бәяләре дә ике тапкырга арткан. Элек 20 сум торган йомырка хәзер 40 сум булган.  

Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә елына 4 миллиард инкубация йомыркасы җитештерелә. Башка илләрдән якынча 600-700 миллион йомырка сатып алына. Әмма кош ите җитештерүчеләр чит илдән кайтартылганына өстенлек бирә. “Аларның чеби чыгарылышы проценты да югары, тиз үсәләр дә, ә үзебезнең кош фабрикаларыннан алынганнарында буш йомыркалар күп була”, – ди Буа районы фермеры Наил Гыйльметдинов.

Ул Европадан кайтарыла торган йомыркаларга ноябрь аенда ук заявка биргән булган. Гыйнвар аенда, йомыркалар әлегә юк, дип хәбәр иткәннәр. 
– Проблемалар ел башында ук башланды. Миңа инкубатор йомыркалары 1 февральгә үк кирәк иде инде. Кабат өметләнерлек хәбәрләр алмагач, район башлыгы Ранис Камартдиновка мөрәҗәгать иттем, ул үзебездәге бер кошчылык фабрикасы белән сөйләшеп, чит илдән кайткан тавыкларның йомыркаларын бирергә булышты. Алдагы елларда фәкать Чехиянекен куллана идек, чөнки аларның чыгышы да яхшы, әйбәт үсәләр дә. Ә бездә әле селекция алай ук көчле түгел. Белгород, Башкортстаннан да алып кайтканым бар, аларның чыгышы бөтенләй түбән. Кошчылык фабрикалары үзләре дә йомырка сала торган чебиләрне чит илдән ала иде. Безгә сатарга түгел, үзләренә дә йомырка җитмәскә мөмкин әле. Чеби сораучылар күп, әмма без алар сораган күләмдә җитештерә алмыйбыз. Йомырка да җитми, булганының чыгышы да аз, – ди ул. 

Арча районының “Якты көн” кошчылык фермасы хуҗасы Рәзимә Бариева да, быел кош-корт бәяләре бик тешли, дип белдерде. Бариевлар 2005 елда халыкка чебиләр алып кайтып сату белән шөгыльләнә башлаган. 2018 елда фермер булып теркәлеп, кош-кортны үзләре үстереп сатарга керешкән. Хәзер аларның өч фермалары бар. Узган ел 150 меңгә якын тавык, каз, үрдәк үстергәннәр. Бер көнлек кош-кортны халыкка да алып кайтып саталар. 
Чеби, каз, үрдәк бәпкәләрен Самара инкубаторыннан алып кайталар. Анда инкубатор йомыркалары Төркиядән кайтарыла икән. 

Алдагы елларда Чехиянекен алып кайтып сата идек. Аны халык әле дә мактап искә ала. Бик тиз үсәләр, андый чеби күргәнебез юк иде, диләр. Быел алары юк. Төркиянеке белән канәгатьләнергә кала. Узган ел белән чагыштырганда, бер көнлек кош-кортның бәясе 15-20 сумга артты. Халык безне аңлый, бөтен әйбергә бәя артканда, сездә генә артмый тормас инде, диләр. Ә менә катнашазыкның бәясенә аптырыйлар. Элек килограммы 40 сум иде, аннары 50 сумга менде. Хәзер 52-55 сум тора икән дип тә ишеттек. Бер чебине көнлек ашату 7 сумга төшә, былтыр 5 сум иде. Әмма халык ала, ашарга ит кирәк бит, диләр. Бу көннәрдә бройлерга сорау артты, – ди Рәзимә ханым. 

“Атабай” агрофирмасы “Линда” токымлы казлар үрчетү белән шөгыльләнә. Үзебезнең Россия токымы алар, чит илләргә бәйле түгел без, диде агрофирма директоры Илшат Мусин. 

Хуҗалык халыкка бер көнлек каз бибиләре дә сата. Әлегә аларның бәяләре узган елдагыча – 220 сум. Май аена бәяләр артырга да мөмкин икән. Моны җитәкче сезон башлану һәм илнең күп кенә төбәкләрендә казларның баш саны кимү белән аңлата.   

Кошчылык белән шөгыльләнә торган “Мусабай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова сүзләренчә, бездә нәсел тудыручы кошлар белән бройлер инкубатор йомыркалары җитми. Йомырка сала торган тавык белән үрдәкләр бар әле, ә менә бройлер җитеп бетми, ди ул. 

Хуҗалык башлыгы сүзләренчә, бәяләр югары булганлыктан, кош-корт сатып алучыларның саны кимегән.
Элек үзләре өчен 50 чеби алган булсалар, хәзер 20 белән генә чикләнәчәкләр. Узган ел тавыкны 180 сумнан сатсак, быел инде 260 сум тора. Алардан кала азыкка да, электр энергиясенә дә, ягулыкка да бәяләр артты. Ә халыкның кереме артмый, – ди ул. 
Ничек кенә авырга туры килсә дә, авыл халкы сыната торганнардан түгел. Тешен кысып булса да, хуҗалыгында кош-корт үстерергә тырышачак ул. Аннары үзең үстергән ит барыбер тәмлерәк, ышанычлырак та.  

“Рамай” фермер хуҗалыгы токымлы яшь үрдәкләрне узган елның сентябрендә Франциядән кайтарткан булган.  Аның әйтүенчә, бу үрдәкләрнең ит һәм май структурасы башкачарак, ите майсыз һәм тәмлерәк тә, тиз үсәләр дә. 
– Киләсе елның май аена кадәр хуҗалык ана үрдәкләр белән тәэмин ителгән, алар әле бер ел йомырка салачак. Аныңча вазгыять тә, бәлки, үзгәрер, үзгәрмәсә дә, бу проблемадан чыгу юлын таптым инде мин. Әмма анысы әлегә сер,- ди “Кәүсәр” кооперативы һәм “Рамай” хуҗалыгы директоры Фәрит Хәйретдинов.

Саннар
Узган ел илнең кошчылык тармагы 6,72 миллион тонна кош ите җитештергән. 
2020 елда Россиядә бер кеше 31 килограмм кош ите ашаган. 

 


Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында шәхси хуҗалыгында чеби, каз, үрдәк үстереп сатучы Булат Мингазов та, инкубатор йомыркаларының бәяләре ике тапкырга артты, ди. Ул халыкка бер көнлек кош-кортны да, ике атналыгын да, бер айлыгын да сата. Үзе үстереп, эшкәртеп тә сатып бирә.
– Әле көннәр суыграк, халык чебеш, каз-үрдәк бәпкәләрен алырга ашыкмый. Аннары бер көнлекләрен үстерү өчен аерым шартлар да кирәк. Халык күбесенчә бераз үскән кош-кортны ала, – ди Булат. 

Бер көнлек чебешләрнең бәясе – 100 сум. Ун көнлеге 200 сумга якын булачак. Бер айлыкның бәясен әлегә әйтә алмыйм, аныңча үстерәсе бар әле, дип кенә куйды ул.      
Аның әйтүенчә, бәяләрнең артуы халыкны куркытмый. Итсез яшәп булмый, кибеттән сатып алганчы, үзләре үстерәләр, ди.

Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында яшәүче Дөрия апа Яруллина чебешләрне үзләре ясаган инкубаторда чыгара. Индоутка белән тавык йомыркалары үзләренеке, ә каз белән бройлер йомыркаларын сатып алалар. 
– Узган ел каз йомыркасын 100әр сумнан алган идек. Быел 200 сумга китерәләр. 120 сумга да бар дип ишеттек, анысы барып алырга ераграк. Бройлер йомыркасы 61 сум, диделәр. Былтыр анысын күпмегә алганымны хәтерләмим. Аның бәясе дә артмый калмагандыр. Каз йомыркасын быелга 25не генә алырга булдык. Узган елны 47не үстергән идек. Үзебезнең казлар бастырып чыгарыр дип өметләнеп, балалар 5әр мең сумга ана һәм ата каз да алып кайткан иде. Алардан уңмадык, әнкә каз авырды, бер генә йомырка сала алды. Йомырка бәясеннән тыш, катнаш азыкка да, икмәккә дә бәяләр күтәрелде, авырга туры киләчәк. Сыерыбыз да, бозау белән ике сарыгыбыз да бар. Утыздан артык өй чебиләре дә чыгарга тора. Булганы җитәр, – ди ул. 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вакытлыча гына проблемалар бу.Үзебезнең селекционерларга эшләргә бирмәделәр бит, чит илләрне баеттык. Менә хәзер үзебезнекеләрне күтәрергә, аларга хәр яктан ярдәм итәргә кирәк.

    Мөһим

    loading