16+

Экофермадан туристлар өзелми, ә кергән акчаны эшмәкәрләр нәрсәгә тота соң?

Алексеевск районындагы Биләрдә яшәүче Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар бу эш белән 2,5 ел элек кызыксына башлый. Төгәлрәге, Наталья безнең якларда әлегә сирәгрәк очрый торган тәвә кошлары хакында интернеттан өйрәнеп, караштырганнан соң, үзләренә дә алырга тәвәкәллиләр!

Экофермадан туристлар өзелми, ә кергән акчаны эшмәкәрләр нәрсәгә тота соң?

Алексеевск районындагы Биләрдә яшәүче Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар бу эш белән 2,5 ел элек кызыксына башлый. Төгәлрәге, Наталья безнең якларда әлегә сирәгрәк очрый торган тәвә кошлары хакында интернеттан өйрәнеп, караштырганнан соң, үзләренә дә алырга тәвәкәллиләр!

Тәвә кошы бройлер тавыгы гына түгел. Аны башкача карарга, тәрбияләргә кирәк. Әле үсеп җиткәннән соң да тиз генә керем алам димә. Дөрес, әлеге кошның ите дә, тиресе дә, йомыркасы да бик кыйммәт бәяләнә. “Әмма бездә халык андый акчага страус ите ашарга әзер түгел әле”, – ди Наталья. Андый акча дигәндә, килосы 2,5-3 мең сум хакында бара.

– Безгә җир бүлеп бирделәр. Шунда эко ферма төзергә булдык. Хәзерге вакытта бездә Австралиянең – 2, Африканың 3 страусы яши. Аларга инде 2,5 яшь. Әмма әле йомыркалар юк, чөнки ана страуслар өч яшьтән соң гына йомырка сала башлый. Ә ата страуслар җенси яктан бөтенләй дә дүрт яшь тулгач кына җитлегә, – ди Наталья.

Австралия страусларының җенесен тавышларыннан аерырга мөмкин. Ә менә Африка страусларын тәмам үсеп беткәч, ике яшьтән соң гына төсләре буенча аерып була икән.

Зиннәтуллиннар Австралия страусларын сатып алганда бер яшьлек, ә Африка страусларын бер айлык вакытта Самарадан кадәр барып алганнар.
– Тәвә кошы – бик нәзберек кош. Сатып алганнан соң, алар белән генә утырдым диярлек. Аларны бала караган кебек карарга кирәк. Сәгать саен ашатырга, рационнарын карап торырга. Йомырка да пешерәсең, комбикорм да бирергә, эремчек, ашкайнату системасы өчен биологик өстәмәләр кулланырга, суларын һәрвакыт чиста тоту мөһим, – дип тәвә кошы үстерү нечкәлекләре белән уртаклашты Наталья Зиннәтуллина.

Экофермада тәвә кошларыннан тыш “кызыл колаклы” ташбакалар яши. Алар фермага килеп кергән җирдә үк урнашкан. Без, олыларның тәвә кошларына исе китсә, балаларга тотып карап була торган хайваннар, шул исәптән әлеге ташбакалар якынрак икән. Наталья да шуны искәртә. Килгән кунак балалар әлеге ташбакалар белән уйнарга, аларны сыйпарга ярата. Бу җәнлекләр карау ягыннан нәзберек түгел. Атнага бер тапкыр чи ит ашату, башка көннәрне киптерелгән личинкалар белән тукландыру, суларын чиста тоту да җитә.

Ә менә алар күршесендә әле күптән түгел генә яши башлаган “Сонечка” кушаматлы янут ашау ягыннан нәзберегрәк. Аңа йомырка пешереп ашатырга, бытбылдыкның чи йомыркаларын бирергә кирәк. Шулай ук бу җәнлек җиләк-җимеш, чикләвекләр белән туклана. Янутның бер кызыклы ягы бар: ул ризыкларны суда чәйкатып ашарга ярата. Шуның өчен аның алдына савыт белән су куялар. “Сонечка” төнлә активлык итә. Шуңа да без экофермага барганда иркәләнеп, сузылып ятып кына торды. Көннең эсселеге дә тәэсир итәдер. Ярый да ташбакалар суда, ә башка төрле хайваннар ышыкта булсалар да, эссе һава торышын авыррак кичерә.

Биредә тагын Алтай тиеннәрен күрергә була. Эсседән алар ояга кереп качкан иде. Шуңа да аларны тамаша кылып булмады.
Декоратив кроликлар, “алтын” балыклар – болар барысы да Зиннәтуллиннарның фермасында яши торган хайваннар. Хуҗалыкларында әле тагын күркәләр, казлар һәм башка төрле кошлар бар.

Экофермада игътибарны җәлеп иткән иң кызыклы җан ияләре – ул Кытай тавыклары булды.
– Аларның тәпиендә биш “бармагы” бар. Тәннәрен яртылаш йон, яртылаш каурый каплаган. Бу тавыкларның итләре дә, сөякләре дә бик үзенчәлекле: күмер сыман кара. Йомыркалары нәкъ гади тавыкларныкы сыман, – ди Наталья.

Кытай тавыклары күршесендә тәвә кошлары, сазаннар яши. Зиннәтуллиннар кош-кортларны бик кечкенә вакытта алып, үзләре тәрбияләп үстерүне кулайрак күрә. Беренчедән, бу арзангарак чыга. Мисал өчен, шул ук Кытай тавыклары гына да 1,5 мең, ә страуслар 15 мең сумнан башлана. Икенчедән, алар яшәү тирәлегенә җайлаша, өйрәнә. Тәвә кошы инде үзе йомырка салып, бала чыгарыга җыена.

Фермада тагын нубий кәҗә тәкәләре белән танышырга була. Мондый кәҗәләр дә арзанлы түгел. Кечкенә бәтиләрне интернетта 45-50 мең сумга саталар.
– Кәҗәләр бик шук. Кечерәк вакытта территориядә дә йөртә идек. Хәзер инде үстеләр, шуңа күрә тотып алынган җирдә торалар, – дип сөйләде фермада хуҗа да, экскурсовод та, хайваннарны караучы да булган Наталья.

Зиннәтуллиннарга җирле хакимият тә зур ярдәм күрсәтә икән. Аларның фермасына кадәр юл салганнар. Хәзер бирегә машиналарда, автобусларда килергә мөмкин. Мал-туар авырып китсә, Биләрдәге мал табибы да, райондагы да ярдәмгә килә.

– Эшне башлаганда югалтуларсыз булмады, әлбәттә. Әмма тырышырга, өйрәнергә кирәк. Башлап кына җибәргәндә, туристлар бу кадәр кызыксыныр дип уйламаган идем. Шимбә-якшәмбе бездән халык бер дә өзелми. Эш көннәрендә дә килүчеләр күп. Туристлардан кергән акчаны тулысынча әлегә фермага инвестициялибез. Яңа вольерлар ясыйбыз, территорияне акрынлап рәткә китерәбез, хайваннар сатып алабыз, – ди хуҗабикә. Киләчәктә экоферма тирәсендә матур куаклар утыртырга, чәчәк клумбалары ясарга да хыяллана ул.
Наталья ферманы тагын да үстерергә планлаштыра. Кунаклар якын арада лама кебек экзотик хайванны да күрергә мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading