Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Бүген яхшы уңыш алу өчен барысын да эшләү мөһим"

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм язгы кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, язгы кыр эшләре республиканың барлык районнарында да башланган. Бүгенге көндә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 606 мең га башкарылган – бу планның 68%ы. Тырмалауны 2,8 млн. га мәйданда башкарырга кирәк, бүгенге көнгә 1,1 млн.га  – 39%ы башкарылган.

Минераль ашламалар туплау дәвам итә. Шул ук вакытта Әгерҗе районы – 29,3 кг д.в./га, Баулы районы – 36,3 кг д. в./га, Чирмешән районы – 36,4 кг д. в./га, Марат Җәббаров минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын максатчан кулланырга өндәде.

Гомумән алганда, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 4,1 млрд. сум бюджет акчасы җиткерелгән. Шулардан 1,7 млрд. сумы - игенчелеккә, 1,4 млрд. – терлекчелеккә, 458,2 млн. – техникага, 252,6 млн. – кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, 257,1 млн. - башка юнәлешләр буенча.

Төньяк районнардан тыш, бөтен җирдә диярлек сабан культуралары чәчүгә керешкәннәр. Агымдагы елда 1,8 млн. га мәйданда чәчәргә кирәк. Республиканың 34 районында 86 мең га мәйданда (5%) чәчү эшләре башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген чәчү эшләрен сыйфатлы башкару өчен барлык кирәкле ресурслар бар. «Төп юнәлешләр буенча субсидияләр авыл хуҗалыгы предприятиеләренә максималь дәрәҗәдә җиткерелгән. Алар, барыннан да элек, минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары сатып алуга һәм механизмнар һәм агрегатларның әзерлегенә бәйле барлык нәрсәләргә юнәлдерелергә тиеш», - диде ул.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика агросәнәгать комплексы өчен барлык сезонлы эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкарырга кирәк булган чор җитте. «Бүген яхшы уңыш алу өчен барысын да эшләү мөһим. Әлегә перспектива начар түгел: дым, уҗымнарның торышы. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Бүген авыл җирлегендә 900 мең кеше яки республиканың һәр дүртенче кешесе яши. АСКда белгечләр белән тәэмин ителеш 71 мең кеше эшли, дәрәҗәсе төрле категорияләр буенча 81 дән 96%ка кадәр тәшкил итә. Зоотехникларга, агрономнарга һәм ветеринария табибларына йөкләнеш аеруча арткан. Республикада кадрларны әзерләү 2 аграр югары һәм 23 урта махсус уку йортында алып барыла. Ел саен алар 2 меңгә кадәр белгеч чыгара.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын авылда җәлеп итү һәм беркетү өчен кайбер ярдәм чаралары гамәлдә. Әйтик, узган елдан төзелгән шартнамәләр һәм максатчан белем алу турындагы шартнамәләр буенча предприятиеләрнең чыгымнарының 90%ы, шулай ук производство практикасын узган вакытта студентларның хезмәт өчен һәм яшәү өчен түләү чыгымнарының 90%ы субсидияләнә. Әмма бу эштә 98 предприятие генә катнашкан, 121 студент белән килешүләр төзелгән. Субсидия күләме 8,4 млн. сум тәшкил иткән. Чыгымнарны кайтаруга 35 студентка 8 предприятие гариза биргән, субсидия күләме якынча 700 мең сум тәшкил иткән.

Бу уңайдан урта мәктәпләр базасында агросыйныфлар булдыру юлы белән Казан аграр университетының башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча тәҗрибәсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә Актаныш, Балтач һәм Мамадыш районнарының 13 мәктәбендә 19 агросыйныф булдырылган. Министр бу юнәлешне республиканың барлык районнарында да таратырга өндәде.

Кайбер оешмалар, студентларны заманча югары технологияле җиһазларга өйрәтү максаты белән, производствода алган күнекмәләрне киләчәктә куллану өчен, аграр югары уку йортларында уку сыйныфларын җиһазландырдылар.

Реклама

Аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында авыл яшьләрен социаль челтәрләрдә мәгълүмати тәэмин итү системасын төзи алдык, аның ярдәмендә авыл яшьләренең 60%тан артыгы тармакка дәүләт ярдәме чаралары турында беләчәкләр. 3 ел эчендә агросәнәгать комплексының 40тан артык яшь белгече «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм чит илләрдә стажировка уздылар. Яшь эшкуар мәктәбен узган 300 яшь кеше авыл җирлегендә үз бизнесларын алып бара башлады.

Министр билгеләп үткәнчә, яшь белгечләрнең шулай ук, грант алу конкурсларында катнашып, фермер хуҗалыклары булдырып, авылда үз бизнесларын башлап җибәрү мөмкинлеге бар. Өч ел эчендә 91 яшь белгеч «Яшь фермер» һәм «Агростартап» программалары буенча грантка ия булганнар.

Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә төп проблемаларның берсе булып хезмәт хакы кала. Әмма барлык районнарда да уңай мисаллар бар. Әйтик, Тәтеш районының «Колос» агрофирмасында төп хезмәт хакыннан тыш, кызыксындыру характерындагы җитди өстәмә түләүләр дә кулланыла, бу агрономга 80 мең сумнан артык акча алырга мөмкинлек бирә.

Терлекчелек белгечләренә хезмәт хакы түләү өлешендә Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ үрнәк булып тора, анда зоотехникның хезмәт хакы сөт җитештерү, яшь терлекләрнең сакланышы, терлек азыгы әзерләү буенча планлы күрсәткечләргә ирешүгә бәйле. Моннан тыш, хуҗалыкта барлык белгечләргә дә ял итү чорына 2 матди ярдәм оклады һәм шифаханәгә юлламалар каралган.

«Август Агро» компаниясе төркеме предприятиеләрендә кадрлар сәясәтенә җитди игътибар бирелә. Биредә булачак белгечләрне җәлеп итү һәм әзерләү белән актив шөгыльләнәләр. Россиянең һәм Татарстанның алдынгы тармак югары уку йортлары белән хезмәттәшлек җайга салынган. Агымдагы ел дәвамында агрофирмалар төрле белгечлектәге 64 студентны практикага кабул итәчәк. Практика вакытында студентны остаз озатып йөри, белем һәм тәҗрибә биреп. Студентлар булачак белгечлек буенча эшләрне башкарып, 25 мең сум күләмендә хезмәт хакы алып, тулы канлы практика үтәләр. Һәр бишенче студент практика үткәннән соң предприятиедә эшләргә кала. Мөслим авылында үз белгечләре өчен коттедж бистәсен төзү мәсьәләсе карала.

Мамадыш районының «Продпрограмма» агросәнәгать комплексында студентларны гамәли әзерләү өчен уку-укыту үзәге оештырылган, анда узган ел 300ләп студент практика узган. Предприятие үз белгечләре өчен 2021 елда 5 йорт төзегән, бүгенге көндә 25 фатир төзелә.

Торак белән тәэмин итү – белгечләрне авыл җирендә беректеп калдыру өчен мөһим фактор. 2020 елдан башлап Россия Федерациясенең 2020-2025 еллар чорына «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы эшли.Торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 452 млн. сум бүлеп бирелгән, бу 348 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Торак бинаны найм шартнамәсе буенча торак төзүгә 104 гаилә өчен 230 млн. сум бүлеп бирелгән. 2022 елга дәүләт программасы кысаларында торак шартларын яхшырту чаралары буенча 149 млн. сум финанслау каралган.

2020 елдан торак шартларын яхшырту буенча гражданнарга ярдәм итүнең яңа механизмы барлыкка килгән - авыл территорияләрендә торак йортлар төзү, сатып алу өчен 3% ставкасы буенча ташламалы ипотека кредиты. Ике ел эчендә барлыгы 7,5 млрд. сумлык 3 меңнән артык кредит бирелгән.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: