Шәһри Казан

5 октябрь 2012 яңалыклары

  • 5 октябрь 2012 - 06:11
    Антирадар әлегә гамәлдә
    Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, министрлык, радар-детекторларны (антирадар) гамәлдән чыгартуны сорап, закон чыгару хокуклы субъектларга мөрәҗәгать итмәгән. Димәк, әлегә антирадарларны кулланырга мөмкин.
  • 5 октябрь 2012 - 06:09
    Рәхмәт сиңа, укытучы!
    5 октябрь - Укытучылар көне. Бу 1994 елдан бирле дөньяның йөздән артык илендә билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм көнне мәгариф хезмәткәрләренең уку-укыту, яшь буынны тәрбияләү дәрәҗәсе генә түгел, ә аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше дә бәяләнә.
  • 5 октябрь 2012 - 06:06
    Эчеп тә күрсәтәбез инде...
    Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, алкоголь продукциясе җитештерү һәм аны реализацияләү өлкәсендә тәртип бозу очраклары елдан-ел арта бара. Шулай ук ялган аракы белән агуланучылар саны да үсә.
  • 5 октябрь 2012 - 06:03
    Бәрәскәдә сыерлар да чәчәк арасыннан йөри
    Мәктәптә акча эшләп буламы? Бер ун-унбиш ел элек бу сорау бик сәер яңгырар иде, мөгаен. Ә бүген барыбыз да акча эшләргә өйрәнеп киләбез бугай. Авыл җирлегендәге мәдәният йортларына, китапханәләргә дә акча табу планы куелган. Мәдәният йортлары акчага дискотека ясый, концертлар куя, китапханәләр исә, ксерокүчермә ясап булса да, казнага акча кертергә...
  • 5 октябрь 2012 - 05:59
    Путин юбилеен кайда ничек үткәрәләр?
    7 октябрь көнне «иске-яңа» Президентыбыз Владимир Путинга 60 яшь тула. Ил башының юбилеен һәркем үзенчә уздырырга ниятли.
  • 5 октябрь 2012 - 05:56
    Укытучы, булма син үги әни!
    Минем кебек укытучылардан «уңганнар» бардырмы, юктырмы, белмим, әмма үземнең шундый булуым белән бәхетле. Чөнки әни - укытучы, алар туганнар арасында да шактый, дусларның яртысыннан артыгы шулай ук мөгаллим, танышларның туксан проценты, ә үзем - булмый калган укытучы.
  • 5 октябрь 2012 - 05:54
    Туңдырма – стресска каршы дару
    Бүген туңдырманың нинди генә төре сатылмый. Аның бездә барысы өч йөзләп төре бар. Италиядә хәтта туңдырманың исерткеч эчемлек исе килеп торганы да сатыла ди. Германиядә - сыра, Франциядә шампан шәрабе тәмнәре килгән туңдырма ясап саталар. Туңдырма нинди генә төрдә булса да, аларның барысы да бердәй файдалы дип әйтеп булмый.
  • 5 октябрь 2012 - 05:51
    Өстенә шкаф ауган
    Казанда балалар бакчасында бер сабый өстенә шкаф ауган.
  • 5 октябрь 2012 - 05:47
    Чираттагы җиңү безнеке булырмы?
    «Россия 1» телеканалында баручы «Битва хоров» проектында катнашучы якташларыбыз сезнең тавышка мохтаҗ.
  • 5 октябрь 2012 - 05:45
    Экология министрлыгы бинасы
    Павлюхин урамы буенча барганда, 75 нче йорт үзенчәлекле архитектурасы белән күңелне кузгатып җибәрә. Ул бер үк стильдәге торак йортлар арасында табигатьнең гүзәл почмагын хәтерләтә. Ак чыршы, кызыл миләш һәм тирәк агачлары, чәчәкләр үскән бакча-сквер һәм шул яшеллек кочагындагы 6 колонналы мәһабәт бина тирә-юньгә ямь тарата. Шулай булмый мөмкин дә түгел,...
  • 5 октябрь 2012 - 05:43
    Казан юлларын төнлә дә төзиләр
    Башкала мэриясе һәм «Татмедиа» ААҖ тарафыннан оештырылган төнге рейдта без Казан юлларының әкияттәгедәй көн үсәсен төн үсүен күрдек. Һәр урында эш кайный иде.
Реклама