Шәһри Казан

12 апрель 2013 яңалыклары

  • 12 апрель 2013 - 06:55
    Казанда ел саен 50 мең төп агач утыртылачак
    Казанда мэр Илсур Метшин башлангычында «Яшел рекорд» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу чараны хуплап, башкалада ел саен 50 мең төп агач утыртырга чакырды.
    603
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:53
    Камил хәзрәт – иң лаеклысы
    Тиздән Татарстаныбыз мөфтиен сайлар көн җитә. Безнең теләк - аның халыкка файдалы, бер үк вакытта заман белән бергә атлый ала торган акыллы кеше булуы. Бүгенге көндәге кандидатлар арасында бу таләпләргә җавап бирердәе, яшерен-батырын түгел, Камил Сәмигуллин инде. «Хәтер» мәчете имамы булган 85 яшьлек хәзрәтебез Харис Салихҗанга да хөрмәтебез зур, билгеле....
    528
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:52
    Буа суы болгана...
    Буада ЧП! Буа шикәр заводы сәнәгать калдыкларын районның Түбән Наратбаш авылы яныннан ага торган Каилка елгасына (ул исә Зөя елгасына коя) агызуда гаепләнә. Завод җитәкчелеге, язгы ташу вакытыннан бик оста гына файдаланып, бер уңайдан барлык калдык-постыклардан да котылырга уйлаган, күрәсең. Ә табигатьне пычратсаң да ярый, кешенең сәламәтлеге дә ул кадәр...
    725
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:47
    Спортның су төрләре сарае
    Яңа Савин районының Чистай урамында урнашкан Спортның су төрләре сарае - Россиядә иң зур һәм заманча камил корылмаларның берсе. SpeeCH, Ove Arup һәм Кучеренко исемендәге фәнни институт тарафыннан әзерләнгән проектка нигезләнеп, төзелешне «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башкарды. Зәңгәр төсләр өстенлек иткән бина Казансу елгасы ярларына ташып чыккан зур дулкынны хәтерләтә. 50х25...
    571
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:40
    Мамадышны кар басты...
    Кичә Мамадышны кар басты... «У-у-у, бездә кар явып күрсәтте дә соң кичә... Иртән торып урамга чыкканда, бөтен җир ап-ак иде: ишегалдына һәм түбәләргә кар явып тутырган. Әле көне буе да яуды ул, туктап та тормады. Кызык итте безне табигать: карлар менә-менә эреп бетә дип торганда, яңадан кыш килде дә куйды....
    710
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:39
    Әби-бабайлар да онлайнда
    Әби-бабайлар да тиздән интернетта утыра башлый. 15 апрельдә Казанда, «Әбиләр һәм бабайлар онлайнда» милли социаль программасы кысаларында, компьютер серләренә өйрәтә торган консультатив үзәк ачылачак. Биредә өлкән­нәрне бушка компьютерда эшләргә, электрон хөкү­мәттә дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтәчәкләр.
    538
    0
    0
  • 12 апрель 2013 - 06:37
    Ремонт күрмәгән юлларга да чират җитте
    Универсиадага әзерлек кысаларында, башкалада 46 урам юлы төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең шактый өлеше узган җәйдә үк үтәлде.
    525
    0
    0
Реклама