Вахитов районының Горький урамындагы «Динамо» спорт комплексы казанлыларга яхшы мәгълүм. Монда спортның волейбол, авыр атлетика, чирәмдәге хоккей, стендка ату төрләре буенча эшчәнлек алып барыла. Түләүле нигездә йога, пилатес, степ-аэробика, шәрык биюләре тәкъдим ителә.
Биредә республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы урнашкан. Әлеге оешма физкультура һәм спортны пропагандалауга, үстерүгә өлеш кертә....