Шәһри Казан

27 май 2014 яңалыклары

  • 27 май 2014 - 08:11
    Хыялларның чынга ашкан мәле
    Хыялланыгыз, хыяллар чынга ашучан диюләре юктан түгелдер. Әле узган ел гына Аида Гарифуллинаның иң мәртәбәле, кайберәүләрнең төшенә дә керә алмаслык «Operalia» конкурсында җиңүе хакында ишеткәннән соң, яшь җырчының гына түгел, ә Татарстан халкының да хыяллары тормышка ашачагын күз алдына да китермәгән идем.
    751
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:11
    Киев каласына нигез ташын кем салган соң?
    Дәвамы. Башы 20 май санында Бу храмның исеме дә тарихка кереп кала - Юмала. Бүген исә без шушы исем-атама аша талаучы викингларның тагын кайларда, нинди халыкларны талап-үтереп, богаулап, кол итеп төрле илләргә сатып йөрүләрен беләбез. Бу чорларда әрмән, гарәп һәм болгар сәүдәгәрләре дә Идел Буе Болгары аша Биармия базарларына йөргәннәр...
    1
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:08
    Килгәнсең икән, акланма!
    2008 елның 31 маенда күренекле галимебез, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Госмановка 75 яшь тулды. Миркасыйм ага бу юбилеен, нишләптер, бик үк шаулатып үткәреп тормады, югыйсә, аның бу гомер бәйрәмен Казанның затлы залларында дәрәҗәле кунаклар чакырып уздырырга мөмкинлеге дә, абруе да җитәрлек иде, фәкатъ үзе ул вакытта киңәшче булып эшләгән...
    526
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:07
    Салым инспекциясенә үзең хәбәр бир
    «Гарант» мәгълүмат-хокук порталында язылганча, Россия Федерациясенең Салым Кодексына кертелгән төзәтмәләр быелның 2 маеннан закон көче алды.
    634
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:06
    Сабыйларны имгәтү – коточкыч җинаять
    Казанда быелның 4 аенда балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 31 бала имгәнү алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия ШАҺОВАдан шушы хәлләргә карата фикерләрен уртаклашуын сорадык.
    442
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:05
    «Имин тәгәрмәч» тәгәрәде
    Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге ел саен «Имин тәгәрмәч» бәйгесе оештыра.
    596
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:04
    Биш секундлык вакыт – миллионлык гомер
    Аннан гына әллә ни дә булмас шикелле, Ходай Тәгалә үзе саклар әле, дигән ышаныч та бүксәгә төртә... Әмма ярамый! Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит әле ул: баласын юлда куркынычсызлык таләпләренә туры китермичә йөртүче ата-аналарны аңламадым һәм аңламаячакмын. Аларны бит әле, куркынычсызлык каешы эләктереп, махсус җайланмаларга утыртсаң да кәмитләре ташып тора....
    492
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:03
    Киләчәгебез өметле
    Авылда да, шәһәрдә дә балалар туу саны арта бара. Дәүләтебез бала туу сертификаты, җир дә бүлеп бирә. Казанда яшәүче Асия һәм Ришат Садыйковларның да өч бала - Луиза, Камал һәм Раминә. Дәүләт биргән ана капиталы акчасын да файдаланып, Садыйковлар дүрт бүлмәле фатир төзеткәннәр. Алар гаилә белән табигатькә ялга чыгалар, балаларның...
    603
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:02
    Исәннәрнең кадерен бел
    Бәйрәм артыннан бәйрәм көтеп кенә тора безне. Әле генә зурлап Бөек Тукаебызның туган көнен - Туган тел бәйрәмен үткәрдек. Аннан 1 Майны зурлап урамнарга-мәйданнарга чыгып, хөкүмәтне сүгеп-тамгалап уздык. Инде 9 Май - Җиңү бәйрәме дә үтте. Кемгә ничектер, ләкин ул минем өчен йөрәк әрнүләремне кабат кузгатучы борчулы бер көн.
    640
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:01
    Бал кортлары кебек
    Әле кичә генә булган кебек барысы да. Менә Риф, ерак юлга чыкканда йөртә торган портфелен тотып, Казаннан кайтып төшә. Авылдашлары якын итеп: «Бу юлы кайдан кайтышың, энекәш», - дип сорыйлар аңардан. «Обком пленумыннан», - ди Тымытыкның яшь веттабибы.
    531
    0
    0
  • 27 май 2014 - 08:00
    Эскәмияләр җитешми
    Яз килү белән, табигать кенә үзгәреп калмый, кеше күңеле дә үзгәрешләр кичерә. Яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә тәэсире зур аның. Күп кенә өлкәннәр язын үзләренең бакчаларына таралалар. Кыш буе авырып чыккан өлкән буын табигать кочагында, кояш нурлары астында әкрен генә хәрәкәтләнеп, дәва ала. Җәйге чорда шәһәр хастаханәләре бушап кала, табигать...
    724
    0
    0
  • 27 май 2014 - 07:59
    Шәүкәт Биктимеров каберенә һәйкәл-таш куелды
    Яңа татар бистәсендәге зиратта СССРның халык артисты, К.Станиславский исемендәге һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеров каберенә һәйкәл-таш куелды. Артистның елмаеп утырган фотосын ташка уеп ясаган скульптор Дмитрий Кузнецовка биредә рәхмәт сүзләре яңгырады. Анда Шәүкәт абыйның бергә эшләгән сәхнәдәшләре чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов: «Безнең Г.Камал...
    505
    0
    0
  • 27 май 2014 - 07:58
    Бүген шәрәлек модада түгел
    III халыкара мөселман модасы фестивале кысаларында Пирамидада узган түгәрәк өстәлгә барырга җыенганда ук, ирексездән, мода метры Васильевның ТВга биргән әңгәмәсе искә төште. Дөнья модасы тенденцияләре турында сөйләшкәндә: «Безне иртәгә ниләр көтә?» - дигән сорауга ул: «Бөтен фронтларда да мөселманнарның җиңүе, чөнки мин аларның күпме дә, үзебезнең күпме икәнлекне күреп торам....
    783
    0
    0
  • 27 май 2014 - 07:57
    Кунак ашы – кара-каршы
    Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залы «Тур карикатур» дип аталган төрек һәм татар катурачыларының уртак Халыкара күргәзмәсен кабул итте.
    0
    0
    0
  • 27 май 2014 - 07:56
    «Китапханәче заман белән бергә атларга тиеш»
    Бүген - Китапханәчеләр көне Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган...
    1537
    0
    0
Реклама