Шәһри Казан

10 март 2015 яңалыклары

  • 10 март 2015 - 13:31
    Казанда торакаль хирургия буенча IV Россия-Европа симпозиумы ачылды
    Узган атнада Казанда торакаль хирургия буенча Михаил Перельман исемендәге Россия-Европа симпозиумы ачылды. Шул уңайдан Татар-информ агентлыгында Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Россия Медицина Фәннәре академиясе әгъзасы Владимир Порханов, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге җитәкчесе Леонид Галинский, Торакаль хирурглар җәмгыяте әгъзасы Энрике Руффини катнашында...
    674
    0
    0
  • 10 март 2015 - 13:28
    Интернет аша наркотик сатучыларны эзәрлеклиләр
    Татарстанда мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен "NET контент" конкурсы игълан ителде. Аны Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия наркотикларга күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, "Яшь гвардия" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге оештыра. Конкурсның максаты - социаль челтәрләрдә наркотиклар сату белән шөгыльләнүче сайтларны фаш итү, шулай ук милләтара бәрелешкә,...
    1138
    0
    0
  • 10 март 2015 - 12:00
    Надежда Әюпова: "Хатын-кыз нур бөркергә, сөенергә, матур киенергә тиеш"
    Әниләребез, әбиләребезнең хатасын кабатламас өчен нишләргә? Халыкара танылу алган стилист Надежда Әюпова белән сүзебезне әнә шул хакта дәвам итәбез. Өлкән буынга тел-теш тигерәсе килмәсә дә, хакыйкәть үзенекен итә. Шуңа да сүзне бераз ераккарак китеп башларга туры килер күк...
    765
    0
    0
  • 10 март 2015 - 11:31
    Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә сәнәгать предприятиеләрендә булды
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды. Татарстан Президенты Тәбриз кафель плиткасы заводы эшчәнлеге белән танышты. «Tabriz Tile» заводы - дөньяда керамика плиткасын җитештерүче һәм экспортка җибәрүчеләрнең иң эреләренең берсе. Сатуның төп базары - Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре. Рөстәм Миңнеханов...
    620
    0
    0
  • 10 март 2015 - 10:18
    Яз алып килгән яңалыклар яки марттан нәрсә үзгәрәчәк?
    Марттан кредитны бары бурычлары булмаган кешеләргә генә бирәчәкләр, иң кирәкле дарулар исемлеген төзүне дәүләт үз контроленә ала, җир кодексына зур үзгәрешләр кертелә. Бу яңалыкларга тулырак тукталыйк.
    990
    0
    0
  • 10 март 2015 - 09:24
    Путин халык белән элемтәгә чыгачак
    Апрель ае урталарында Владимир Путинныӊ халык белән "туры элемтә"гә чыгуы көтелә. Теләгән кеше Интернет аша, телефоннан шалтыратып яки СМС хәбәр җибәреп сораулар бирә ала. Путин инде 13 нче тапкырын шулай халык белән "очраша".
    602
    0
    0
  • 10 март 2015 - 09:17
    Балтачта хәрби-спорт уеннары булып узды
    Балтач районының Чепья мәктәбендә "Идел буе аҗаганы - 2015" дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары булып узды. Ярыш күптөрлелеге белән аерылып торды. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм җитезлеген күрсәтте. Беренче урынны Субаш, икенче урынны Сосна, өченче урынны Пыжмара мәктәбе укучылары яулады, дип хәбәр итә районның "Хезмәт" басмасы.
    730
    0
    0
  • 10 март 2015 - 08:31
    «Манеж» күргәзмәләр залында затлы күргәзмә ачылды
    Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында гүзәл затларыбызның алтын кулларына мәдхия булып яңгыраган затлы күргәзмә ачылды. Аны «Сөембикә" журналы оештырды. Утыздан артык авторның эше тәкъдим ителә анда.
    572
    0
    0
  • 10 март 2015 - 08:25
    Гөлшат Әхмәтҗанова, студент
    Зәй каласыннан мин, Казанда югары уку йортында белем алам. Быел, боерган булса, бишенче курсны тәмамлыйм. Башкаланың кайнап торган тормышына ияләштем. Ялларда, каникулда Зәйне сагынып кайтам, анда бераз торгач, янә Казанны юксынам.
    618
    0
    0
  • 10 март 2015 - 08:09
    Кукмараның Вахит авылы егетләре зур чара оештырды
    Кукмараның Вахит Мәдәният йортында авылның талантлы ир-егетләре, үзешчән артистлары зур чара оештырдылар. Ир-егетләр, гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, быел җиденче тапкыр "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасын тәкъдим иттеләр. Артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде, дип хәбәр итә районның "Хезмәт даны" газетасы.
    722
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:56
    Лениногорскида яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды
    Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды. Чаңгы юлына барлыгы биш район - Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Ярышның беренче өлешендә...
    706
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:31
    91 яшьлек Ирина Пирогованың сугышта күргәннәре әле дә берәм-берәм күз алдыннан уза
    Сугыш елларында СССРның Эчке эшләр халык коммиссариаты (НКВД) системасында ирекле беренче һәм бердәнбер хатын-кыз укчылар бригадасы оеша. Бу төркемнең эшчәнлеге турындагы мәгълүмат бригада таркалганнан соң да 50 еллап сер булып саклана. Хәзер исә бу хакта аз-азлап сөйли башладылар. Шул бригадада хезмәт иткән кызларның берсе - Ирина Пирогова бүген Казанда яши.
    751
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:23
    Яшьләр гитарада уйнап көч сынашачаклар
    13нче марттан алып 15 нә кадәр Казанның Вахитов районындагы М.А.Балакирев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә гитарада уйнаучы яшьләр арасында I ачык республика конкурсы узачак. Иҗади ярышта Казан, Яр Чаллы һәм Мамадышның музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 46 солист һәм 15 ансамбль катнашачак. Конкурс программасында классик җырлардан тыш, эстрада әсәрләре дә, шулай ук...
    626
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:19
    Казанда хәзерге заман япон мәдәнияте һәм анимация фестивале була
    28-29 март көннәрендә Казанда IX Халыкара «FENIX-2015» хәзерге заман япон мәдәнияте һәм анимация фестивале була. Чарада Россия Федерациясендәге Япония илчелеге вәкилләре һәм атаклы каллиграфия остасы госпожа Исидзима Каори катнаша. «FENIX-2015» аниме-фестивале 9нчы тапкыр үткәрелә. Фестивальгә төрле илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан шәһәрләреннән 2 меңгә якын катнашучы җыелачак, дип хәбәр итә...
    661
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:13
    Чаллыда “Татар кызы – таң йолдызы” төбәкара бәйгесе үткәрелә
    Чаллыда 13 мартта яшүсмер-яшьләр үзәге "Татар кызы - таң йолдызы" төбәкара бәйгесе үткәрелә. Анда татар телендә аралашкан 15 -18 яшькәчә булган туташлар катнаша ала. Кызлар өч сынауны үтәргә бурычлы. "Йолдызлар балкышы" темасына җыр яки бию башкару. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан проза, хикәя формасында бабаларының сугыш чорында булган хәлләрен...
    780
    0
    0
Реклама