Шәһри Казан

17 март 2015 яңалыклары

  • 17 март 2015 - 12:56
    Рөстәм Миңнеханов: "Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез"
    Татарстанда территорияләрне үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча 30 социаль республика программасы финанслана. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты белән баргач әйтте. Кризис булуга карамастан, социаль программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Президент районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.
    560
    0
    0
  • 17 март 2015 - 10:38
    Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан 92 яшьлек Хаҗәр апа Гайнетдинова ил-көннәр тыныч булсын дип тели
    "Мин генә түгел, бөтен халык шул теләк белән яшәде", - дип искә ала авыр сугыш чорларын авылдашым Хаҗәр апа Гайнетдинова. Май аенда Хаҗәр апа 92 яшен тутырачак. Сугыш башланганда исә аңа 18 яшь кенә була.
    915
    0
    0
  • 17 март 2015 - 10:08
    Казанда беренче тапкыр Халыкара Аргентина тангосы фестивале узачак
    Казанда 15 нче октябрьдән алып 18 нә кадәр беренче тапкыр "Fuego de la noche Kazan" Халыкара Аргентина тангосы фестивале узачак. Фестиваль кунакларын дүрт бию кичәсе, остаханәләр һәм Аргентина тангосының дөньякүләм танылган йолдызлары чыгышлары көтә. Фестиваль кысаларында остаханәләр, төркем һәм персональ дәресләр булуы көтелә: техника, музыка өстендә эшләү, хореография, импровизация. Дәресләр...
    772
    0
    0
  • 17 март 2015 - 08:26
    “Калфаклы сандугач” беренче концертын куйды
    Гөлсирин Абдуллина - Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы табышы. Эстрадага тәүге адымнарын гына ясый башлаган җырчының узган атнада сольный концерты үтте. Халык һәр җырдан соң гөрләтеп кул чапты. Гөлсирин сәхнәне үзе генә түгел, бер төркем азу ярган җырчылар - Венера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов һәм баянчы...
    613
    0
    0
  • 17 март 2015 - 08:25
    "Шәһри Казан" 17 март 2015 №26
    635
    0
    0
  • 17 март 2015 - 07:46
    Элеккеге “Казан егетләре” яңа альбом тәкъдим итә
    Элеккеге "Казан егетләре" - инде елдан артык дуэт буларак чыгыш ясаучы Марат Галимов белән Артур Минһаҗевның бүген тамашачыга тәкъдим итәрлек шактый бай репертуары бар. Әлеге җырлар "А&М" альбомына тупланган һәм тиздән сатуга чыгачак.
    568
    0
    0
  • 17 март 2015 - 07:11
    “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын: Кем гаепле?
    11 март республика халкы өчен кара чәршәмбе көне буларак истә калды. Ул көнне Казандагы иң эре базарларның берсе - "Адмирал" янды. Бу хакта без 12,13 март саннарыбызда яздык инде. 16 мартка янгында һәлак булучылар саны 17 кеше иде. Бүгенге көндә фаҗигагә китергән сәбәпләрне, гаеплеләрне ачыклау эшләре бар. Татарстан Президенты Рөстәм...
    497
    0
    0
  • 17 март 2015 - 07:07
    Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы дәүләт бүләге - "Бурычка тугрылык өчен" ("За верность долгу") орденына лаек булган. Кырымның республика дәрәҗәсендәге "Бурычка тугрылык өчен" ордены быел гамәлгә кертелгән дәүләт бүләкләренең берсе булып тора. Ул ияләренә батырлык, ватанпәрвәрлек, актив сәяси позиция, Кырым Республикасының бердәмлеген ныгыту һәм үстерүгә керткән өлеш өчен тапшырыла....
    532
    0
    0
  • 17 март 2015 - 06:46
    “Шәһри Казан” газетасының күргәзмәләр залында Нәҗип Нәккаш мастер-класс уздырды
    "Шәһри Казан" газетасының күргәзмәләр залында айдан артык инде күренекле хаттат, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия каллиграфлары милли берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккаш) "Сүз онытылыр, язу калыр" дип аталган шәхси күргәзмәсе эшли. Шәмаиль, тугра, ләүхә - бу сүзләр күптән инде Нәҗип Нәккаш исеме белән янәшә йөри....
    789
    0
    0
  • 17 март 2015 - 06:26
    Чистай районы Каргалы авылы китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды
    Күптән түгел Чистай районы Каргалы авылының сугыш чоры балаларын китапханәгә чакырдык. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу.
    1264
    0
    0
  • 17 март 2015 - 06:11
    Халисә Фәйзрахманова, повар
    Россиянең башка төбәкләреннән килгән кешеләр, чит илләр туристлары татар милли ашлары белән кызыкcыналар. Бауман урамында, Иске Татар бистәсендә милли ашлар рестораннары, чәйханәләр бар. Мондый учреждениеләр күбрәк булсын. Чәк-чәкне бик яратып алалар.
    506
    0
    0
  • 17 март 2015 - 06:00
    Шәхси балалар бакчалары ябылырмы, калырмы?
    Моннан берничә ел элек балалар бакчаларына кытлык проблемасын шәхси учреждениеләр төзеп чишеп булачак дигән иде шәһәр мэры Илсур Метшин. Әмма, кризис белән бәйле рәвештә шәхси балалар бакчалары ябыла башламагае. Балалар оешмалары җитәкчеләре Ассоциациясе рәисе Мариэль Волкова якын киләчәктә ата-аналарның 60 проценты шәхси балалар бакчаларыннан баш тартырга мөмкин дип белдерә. Бу...
    735
    0
    0
  • 17 март 2015 - 05:58
    Казан һәм Кырым шагыйрьләренең уртак җыентыгы барлыкка килергә мөмкин
    "Россия сегодня" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары Мәскәү - Казан - Симферополь видеокүперә катнашучылар шундый фикер җиткерделәр. Видеокүпер "Илнең гуманитар контексты: рус теле һәм әдәбияты әйләнеп кайту" темасына багышланган иде.
    577
    0
    0
  • 17 март 2015 - 05:56
    Кырымның Россиягә кушылуына бер ел
    Март аенда Кырым Республикасының Россия составына керүенә бер ел булды. Шул уңайдан иртәгә, ягъни 18 март көнне кичке сәгать биштә Казанның Меңьеллык мәйданында "Без бергә!" дип аталган бәйрәм концерты узачак. Чарада республика иҗат коллективлары һәм җырчылары катнашачак.
    627
    0
    0
Реклама